-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
2 Май 2020, 13:23
Победа 1945-2020

Тылда да фронттагы кебек

Фронт һәм тыл бердәмлеге белән көчле булды, һәм без шуңа күрә җиңдек.1941 елның 22 июне илебез язмышында хәлиткеч көн булды. Сугышка кадәрге тыныч тормыш үзе турында истәлекләр генә калдырды. Шәхси борчу-мәшәкатьләр, хыяллар вак һәм мәгънәсез булып арткы планга күчтеләр. Кешеләрнең бөтен уйлары гомуми афәткә, аны ничек җиңеп чыгуга юнәлде. “Барысы да фронт өчен! Барысы да Җиңү өчен!” дигән лозунг бөтен халыкны бөек Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшкө берлөштерде.

Фронт һәм тыл бердәмлеге белән көчле булды, һәм без шуңа күрә җиңдек.

1941 елның 22 июне илебез язмышында хәлиткеч көн булды. Сугышка кадәрге тыныч тормыш үзе турында истәлекләр генә калдырды. Шәхси борчу-мәшәкатьләр, хыяллар вак һәм мәгънәсез булып арткы планга күчтеләр. Кешеләрнең бөтен уйлары гомуми афәткә, аны ничек җиңеп чыгуга юнәлде. “Барысы да фронт өчен! Барысы да Җиңү өчен!” дигән лозунг бөтен халыкны бөек Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшкө берлөштерде.

Кече туган илебез – Шаран районы һәм безнең Зирекле авылы да Җиңүгә зур өлеш кертте. Зирекле авыл Советыннан 705 кеше фронтка китә. Аларның 304е генә әйләнеп кайта, 149 кеше хәбәрсез югала, 252 кеше сугышта һәлак була.

Бөек Ватан сугышы елларында, һәм аннан соң да, Туган илебез халкына, шул исәптән авылдашларыма авыр була – ачлык, ялангачлык тыныч тормыштагы йөзләгән кешеләренең гомерен ала. Шуңа да карамастан, кешеләр “Барысы да фронт өчен! Барысы да Җиңү өчен!” девизы астында бер-берләренә ярдәм итеп хезмәт итәләр. Яшь кызларны Свердловск, Мәскәү һәм башка өлкәләргә торф эшләренә алалар. Алар илгә, фронтка торф кирәклеген аңлыйлар. Торф мичкә ягарга уңайлы, чөнки хатын-кызлар өчен утын әзерләү һәм утын ташу эшләре авыр була.

Мәктәбебездәге Сугыш һәм хезмәт даны музеенда Хәтер Китабы һәм педагогик хезмәт ветераны Ф. Г. Игдееваның “Мәңге халык хәтерендә” китабы бар, аларда тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш еллары балалары истәлекләре язылган. Әлеге язмамда Мәхтүмә апа Каһирова язмышы турында сөйлисем килә, ул тылда Свердловск өлкәсендә торф эшләрендә хезмәт куя. “Озын баракларда яшәдек, - дип сөйли ул, - чиратлашып плитәдә аш пешердек. Эштән арып, ачыгып кайтабыз, ашарга пешкәнне көтеп торырга туры килә. Нигездә, дус һәм тату яшәдек, бергәләп эшләдек, арабызда гармун уйнаучы кызлар да бар иде. Алар берәр моңлы көй уйнап җибәрәләр, ә без күтәреп алабыз, кушылабыз... арыганнар беткән кебек була. Безнең авылдан Рәшидә апа Гарипова да шундый гармунчы иде. Бервакыт мин бәлагә очрадым – ике сменада эшли идек, әмма мине алыштыручым авырып киткән. Бригадир үтенече буенча икенче сменага калдым. Ял иткән арада ипи ашап алдык та, барыбыз да үз участокларына 20 - 40 кг авырлыктагы юеш торф шакмакларын транспортерга ташырга киттек, икенче башта аларны штабельләргә кибәргә өяләр иде. Минем яныма килделәр, кычкыралар... Ә мин тора алмыйм: юеш штабельгә сөялгәнмен һәм туңып ябышканмын, арып йоклап киткәнмен. Дәваханәдә ярдәм итә алмадылар, Уфада да, соңга калган идем”. Шулай итеп, 18 яшьлек кыз сул як күзен югалта, хезмәт фронты инвалиды була.

Ә яңа өйләнешкән Факия апа белән Сәет абый Гафаровларны Мәскәү өлкәсенә торф эшләренә җибәрәләр. Әмма аларга Орехово-Зуевода торф эшләрендә генә эшләргә туры килми, дошман Мәскәүгә якынлаша. Көненә берничә мәртәбә радиодан Левитанның: “Барыгыз да сөекле Туган илебез башкаласын сакларга!” дигән сүзләре яңгырый. Олысы да, кечесе дә Мәскәүне саклыйлар. Факия апа һәм аның ахирәтләре “зажигалкаларны” сүндерү өчен өй түбәләрендә кизү торалар. Бомбаларга каршы челтәрләр сузалар, янып китүләрне сүндерәләр, өйләрне янгыннардан саклыйлар. Төннәрен, тыныч минутларда, ирләр Мәскәү тирәли 3 – 5 метр киңлегендәге чикләр сөрәләр, ә хатын-кызлар куллары белән әлеге җирләргә шыттырылган орлык чәчәләр. Икенче көнгә яшел полоса үсеп чыга – аны һава чикләрен саклаучы очучылар күрергә тиеш була. Алар бу полосаның теге ягына дошманны үткәрергә тиеш түгелләр һәм үзләренә дә ялгышырга ярамый. Шулай итеп, Совет Армиясе һәм тылның уртак көчләре белән Мәскәүне дошманнан саклап алып калалар.

1941 – 1945 елларда Бөек Ватан сугышы елларында хатын-кыз механизаторлар да Җиңүне якынайтуга зур өлеш кертәләр. Ирләр фронтта, ә авылларда колхоз-совхоз җирләрен эшкәртергә кирәк. Начар эшкәртелгән җир мул уңыш бирми, ә фермаларда терлекләргә азык җитми, ачлыктан кешеләр авырый башлыйлар, бөтен гаиләләре белән үләләр... Әмма яшь кызлар машиналар һәм тракторларны үзләре йөртергә, җир сөрергә карар итәләр. Хезмәт ветераны Миңсафа апа Хөснетдинова истәлекләреннән: “ Без 4 кыз бергә Бакалыда комбайнчыга укыдык. Ул чагында автобуслар йөрми иде – барып кайтырга җитсен өчен икешәр кием чабата ала идек. Ир-егетләр бик аз, фронттан яраланып кайталар, шулай да, хуҗалык эшләрен сагынып, көчләреннән килгән кадәр эшкә керешәләр. Үсмер егетләрне машина һәм тракторлар йөртергә өйрәтәләр. Урып-җыю эшләре тәмамлангач хатын-кызлар комбайннарны үзебез ремонтладык. Яшь идек, әмма ничек кенә авыр булмасын, бер өйгә авыл белән җыелып фронт хатларын, үлү турында хәбәрләрне укып, бер-беребезгә ярдәм итәргә тырыша идек. Кичләрен фронттагы солдатларга оекбашлар, бияләйләр бәйләдек. Бөтен көчебезгә эшләдек – Туган ил өчен, Җиңү өчен шулай кирәк иде. Фронтта тагын да авыррак бит. Туган илебез өчен яуларда көрәшкән әтиләребез, абыйларыбыз, ирләребез турында онытмадык, һәм Җиңүне якынайту өчен тылда ярдәм итәбез, дип исәпләдек”.

Әлеге искиткеч көчле рухлы хатын-кызлар – тыл хезмәтчәннәре истәлекләре белән танышкач, аларга никадәр авыр сынаулар кичерергә туры килгәнлеген күз алдыма китердем, ә бит алар шулкадәр яшь булганнар. Сугышта дошманнарга каршы көрәшкән, безгә тыныч тормыш бүләк иткән кешеләргә, тыл хезмәтчәннәренә мин бик рәхмәтлемен.

Зирекле авыл биләмәсендә тыл хезмәтчәннәренә, ә бездә алар барлыгы 9 кеше, “1941 – 1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы” юбилей медальләре тапшыру тантанасы булды.

Без аларның батырлыклары белән горурланабыз һәм бүген безнең арабызда булуларына, Бөек Җиңүне бергә каршы алуыбызга шатланабыз. Һәм иң мөһиме – ветераннарыбыз тормышында 1945 елның 9 маендагы кебек якты һәм бәхетле көннәр күп булсын. Кадерлик, онытмыйк аларны!

Илүс ИДИЯТУЛЛИН, И. Абдуллин исемендәге Зирекле мәктәбе 8 сыйныф укучысы.

Читайте нас: