+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
4 Май 2020, 02:06
Победа 1945-2020

Батырларны онытмыйбыз

Юк! Батырлар үлми!Яши алар һәйкәл булып, якты нур булып.Һәйкәл янындагы чәчкәләрдә,Күңелләрдә язгы җыр булып!Сугыш... Нинди дәһшәтле, куркыныч сүз. Бөек Ватан сугышы темасы – тетрәндергеч, гадәти булмаган тема. Чөнки ул кешеләрне һәрвакыт дулкынландыра, йөрәк әрнүен, иске яраларны кузгата. Сугыш тәмамлануга 75 ел үтсә дә, аның хатирәләре күңелләргә сеңеп калган. Чөнки анда хәтер һәм тарих берлеге. Сугыш... Күп нәрсәләр турында сөйли ул. Сугыш – ул кайгы һәм күз яшьләре. Язлар җитү белән Бөек Җиңү бәйрәмен билгеләп үткәндә бу вакыйгалар кабат искә төшә. яңара. Көтеп алган Җиңү көне – “ул шатлык белән күзләрне чылаткан бәйрәм”.

Юк! Батырлар үлми!

Яши алар һәйкәл булып, якты нур булып.

Һәйкәл янындагы чәчкәләрдә,

Күңелләрдә язгы җыр булып!

Сугыш... Нинди дәһшәтле, куркыныч сүз. Бөек Ватан сугышы темасы – тетрәндергеч, гадәти булмаган тема. Чөнки ул кешеләрне һәрвакыт дулкынландыра, йөрәк әрнүен, иске яраларны кузгата. Сугыш тәмамлануга 75 ел үтсә дә, аның хатирәләре күңелләргә сеңеп калган. Чөнки анда хәтер һәм тарих берлеге. Сугыш... Күп нәрсәләр турында сөйли ул. Сугыш – ул кайгы һәм күз яшьләре. Язлар җитү белән Бөек Җиңү бәйрәмен билгеләп үткәндә бу вакыйгалар кабат искә төшә. яңара. Көтеп алган Җиңү көне – “ул шатлык белән күзләрне чылаткан бәйрәм”.

Бөек Ватан сугышыннан минем туганнарым да читтә калмый. Чөнки сугыш һәр гаиләнең капкасын шакый, һәркемгә кагыла. Әнием ягыннан дәү әтием – Чалмалы авыл Советы Дүрмән авылыннан 1908 елда туган Фазлыйәхмәт Миңлеәхмәт улы Миңлеәхмәтов “хәбәрсез югалган” дип исәпләнелә. Әнием, Фатыйма Фазлыйәхмәт кызы Зиннурова (Миңлеәхмәтова) сүзләренчә, ул 1941 елның 14 июлендә сугышка чакырыла. Аның соңгы хаты Сочи шәһәреннән килә, ул анда хәрби әзерлек үтә. Әлеге хатында ул үзләрен көнбатыш фронтына җибәрүләре турында яза, башка хатлары булмый. Димәк, дәү әти, беренче эшелонга эләгеп, сугыш башланганда ук һәлак булган. Кайда күмелгән, әлегә кадәр билгесез...

Туганыбыз Бәдретдин Нурлый улы Нуретдинов (20.01. 1908 ел – 24.12. 1986 ел) – Фазлыйәхмәт дәү әтиемнең яшьтәше. Ул Мичурин авыл Советы Яңа Каръяуды авылыннан. Дәһшәтле һәм кырыс сугышта туган илебезнең иреге һәм тынычлыгы өчен көрәшә. Аның сугышчан юлы бик авыр була.

Б. Н. Нуретдинов Шаранбаш Кнәз авылында ишле гаиләдә дөньяга килә. Акбарыс мәктәбендә укый, аннары Бәләбәй педагогия училищесына укырга керә, аны 1929 елда тәмамлый. Ә сугыштан соң Бөре укытучылар институтында белем ала. Өйләнгәннән соң Бакалы районы Сакат авылында укытучы булып эшли башлый. Көндезләрен балаларны, ә кич белән, наданлыкны бетерү кысаларында, олыларны укыта. 1931 - 1940 елларда Үлек Елга авылында эшли. Аннары аны Яңа Таулар авылына яңа башлангыч мәктәпкә күчерәләр. Тиздән Бәдретдин Кызыл Армия сафларына алына.

Б. Н. Нуретдиновның хәрби билетына учет карточкасында аның сугышчан юлы күрсәтелгән: “Б. Н. Нуретдинов 1941 елның 14 июлендә армиягә алына һәм 533нче укчы полкында писарь булып хезмәт итә башлый. 1941 елның 14 сентябреннән 1942 елның 10 мартына кадәр – 1051нче укчы полкында кладовщик. 1942 елның 10 мартыннан – 488нче укчы полкында өлкән писарь. 1942 елныњ 25 июленнєн 1943 елныњ 1 гыйнварына кадәр 1649 санлы госпитальдә дәвалана. 1943 елның 1 гыйнварында сәламәтлек торышы буенча демобилизацияләнә. Бөек Ватан сугышында куллары һәм сул аягы авыр яралана. Дәүләт бүләкләре белән бүләкләнә”.

Аның оныгы – 1 санлы Шаран мәктәбе укучысы Дарина Нуретдинова дәү әтисенең сугышчан биографиясе белән кызыксына. Ул “Халык хәтере” сайты материаллары буенча 533 укчы полкының сугыш хәрәкәтләре тарихы белән танышырга була һәм, әлеге укчылар полкның аннары Латвия, Эстония, Польша территорияләрендә сугышканлыгын ачыклый. Ә Бәдретдин Чита өлкәсендә хезмәт итә башлый. Моны дәү әтисенең 1979 елның 14 апрелендә үз куллары белән язылган татарча истәлекләре раслый. Алар сугыш ветеранының кызы Әнисә Бәдретдин кызы Нуретдинованың (Нәҗметдинова) гаилә архивында сакланалар. Ул Шаран авылында яши.

Б. Н. Бәдретдинов истәлекләреннән: “1941 елның 14 июлендә Шаран хәрби комиссариаты һәм медицина комиссиясе Каръяуды авылы территориясендәге хәрби хезмәткә яраклы барлык гражданнарны фронтка җибәрде. 1941 елның 15 июлендә Туймазыдан поезд белән Ерак Көнчыгыш ягына озаттылар. Унынчы көнгә Чита өлкәсе Антинеха бистәсенә (хәзер Антипиха) урнашкан хәрби частька килеп җиттек. Ангода елгасында (хәзер Ингода) коенып чыккач, солдат киемнәре бирделәр һәм 533нче укчы полкы төзеделәр. Бу полкны көнбатышка, фронтка җибәрделәр. Безне 1051нче хәрби частенда калдырдылар. 1942 елның мартында Чита шәһәре хәрби комиссариаты безне Манчжурия чигенә җибәрде. Монда 488нче укчы полкы төзеделәр. Июнь аена кадәр хәрби әзерлекләр барды. Ә июльдә фронтка җибәрделәр. Ул чагында Сталинградта көчле сугышлар бара иде, мин писарь – полк санитар ротасы старшинасы вазыйфасында идем. Сталинградта трактор заводы янында яуларда дошманның ике танкын юк иттем һәм III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләндем. 25 июльгә кадәр Сталинград өчен барган яуларда катнаштым, 25 июльдә яраландым. Дошман снаряды кыйпылчыклары ике кулымны һәм сул аягымны яралады. Мине Пенза шәһәре 1649 санлы госпиталенә җибәрделәр. 1943 елның 1 гыйнварына кадәр госпитальдә дәваландым. Гыйнварда медицина комиссиясе карары белән миңа беренче группа инвалидлыгы һәм 45 көнлек отпуск бирделәр. Һәм мин туган авылыма кайттым. Көннәр үттеләр, яралар төзәлде. Янәдән һөнәрем буенча эшли башладым. Сугыш вакытында алган яраларым әле дә борчый.

Мин орден һәм медальләр белән бүләкләндем:

1) III дәрәҗә Дан ордены, 654497 санлы таныклык.

2) “Германияне җиңгән өчен” медале, 1947 елның 2 гыйнварыннан С45483 санлы таныклык.

3) “1941 – 1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен” медале, 1947 елның 5 гыйнварыннан АЕ №216840 санлы таныклык.

4) “1941 – 1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә егерме ел” юбилей медале.

5) “Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 25 ел” күкрәк билгесе.

6) “СССР Кораллы Көчләренә 50 ел” юбилей медале.

Өлкән сержант Нуретдинов язды, 1979 елның 14 апреле”.

Дарина Нуретдинова “Халык хәтере” Икенче бөтендөнья сугышы документлары порталында дәү әтисенең бүләкләре турында, төгәлрәк әйткәндә, СССР Югары Советы Президиумының 1951 елның 30 маендагы “СССР Кораллы Көчләренең офицерлар, сержант һәм рядовойлар составын СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләү турында”гы 209/846 санлы Указын эзләп таба, аның дәү әтисе Нуретдинов Бәдретдин Нурлый улы анда 719 сан астында билгеләнә. Шунда ук бүләкләү кәгазе белән дә таныша, анда дәү әтисенең батырлыгы җентекле күрсәтелә: “Иптәш Нуретдинов Б. Н. Сталинград өчен барган каты оборона сугышында катнашты. Августның 3еннән 19ына кадәр пулемет взводы белән командалык итә (командир яралангач). Пулеметыннан 37 немец солдаты һәм офицерын юк итә. 4 тәүлек буе трактор заводы янындагы йортны саклый. Отделениесе белән немецларның авыр танкын яндыра һәм экипажны юк итә. 1942 елның 25 июлендә немецлар һөҗүм иткән вакытта немец унтер-офицерын үтерә. Аз сандагы яугирләр белән калып, үз участогында немецларны трактор заводы янына кертми һәм әлеге яуда ике аягы да яралана.

Шул ук көнне, 1942 елның 25 июлендә ул куллары һәм аяклары яраланып, госпитальгә эләгә. 1943 елның 1 гыйнварында сәламәтлек торышы буенча демобилизацияләнә”.

Әлеге батырлыгы өчен Б. Н. Нуретдинов III дәрәҗә Дан ордены белән, ә соңрак Бөек Ватан сугышында катнашканы өчен күп санлы медальләр белән бүләкләнә.

“Әтием Б. Н. Нуретдинов госпитальдән ике таякка таянып кайтты. Көннәр үттеләр, яралар төзәлде. Әти эшли башлады. 1943 елда мин 1 сыйныфка укырга кердем. Ул вакытта әти Шаран авылына еш бара иде. Анда ул чакта балалар йорты ачыла, һәм аны әлеге балалар йорты директоры итеп тәгаенлиләр, аннан соң Иванов директор була”, - дип искә ала фронтовик кызы Әнисә Бәдретдин кызы Нуретдинова (Нәҗметдинова).

Фронтовикның кияве, Рәшит Зыязетдин улы Нәҗметдинов истәлекләреннән: “Нуретдинов Бәдретдин Нурлый улы бездә физкультура, хәрби эш дәресләрен укытты. Вакытын кызганмыйча эшләде. Тыныч, игелекле, белемле иде”, - ди Шаран авылының почетлы гражданы Рәшит Зыязетдин улы. Ул бөтен хезмәт эшчәнлеге чорында төрле вазыйфаларда намуслы һәм иҗади эшләде, тирән белемгә ия, әдәплелеге һәм югары культурасы белән аерылып торды.

Әлеге юллар авторының агасы Өлфәт Зиннур улы Зиннуров һәм Динлехәмәт Зиннур улы Даянов та фронтовик Б. Н. Нуретдинов турында шундый ук фикердә, элекке фронтовик аларга мәктәптә белем бирә.

Дарина Нуретдинова мәгариф бүлеге учреждениесе архивында 1943 елның 8 июнендәге 245 санлы приказны да таба, анда “1943 елның 9 июнендә иптәш Нуретдиновны Каръяуды мәктәбенә хәрби җитәкче вазыйфасына күчерүгә бәйле, Шалтык-Таулар башлангыч мәктәбендәге вазыйфасыннан азат итәргә”, дип язылган.

Бөре укытучылар институтында укыганнан соң, тулы булмаган югары белем турында диплом алып, Бәдретдин Нурлый улы Нуретдинов лаеклы ялга чыкканчыга кадәр шушы мәктәптә химия һәм биология укытучысы булып эшли.

7 сыйныф укучысы Дарина Марат кызы Нуретдинованың җентекле фәнни-тикшеренү эше һәм әлеге эшнең кыйммәте Бөек Ватан сугышының тарихи фактларын өйрәнергә, совет солдатының батырлыгын, ныклыгын һәм кыюлыгын күрсәтергә генә түгел, ә хәбәрсез югалган дәү әтием – Фазлыйәхмәт Миңлеәхмәт улы Миңлеәхмәтовның сугышчан юлы турында бераз белергә дә ярдәм итте. Даринаның тикшеренү эшеннән без аның дәү әтисе Бәдретдин Нурлый улы Нуретдинов һәм минем дәү әтием Фазлыйәхмәт Миңлеәхмәт улы Миңлеәхмәтов бер үк көнне, ягъни 1941 елның 14 июлендә Шаран районыннан Бөек Ватан сугышына алыналар. Ә 1941 елның 15 июлендә аларны Туймазыдан Ерак Көнчыгыш ягына җибәрәләр. Унынчы көнгә Чита өлкәсе Антинеха бистәсендә урнашкан хәрби частька барып җитәләр, 533нче укчы полкы төзелә. Әлеге полкны, мөгаен, дәү әтиемне дә Көнбатышка, фронтка озаталар, анда ул канкойгыч сугышта хәбәрсез югала, ә Б. Н. Нуретдиновны башта Манчжурия чикләре ягына, аннары – көнбатыш фронтына җибәрәләр.

Бәдретдин Нурлый улы Нуретдинов һәм дәү әтием Фазлыйәхмәт Миңлеәхмәт улы Миңлеәхмәтов яшьтәшләр, бер районнан булалар, хәрби хезмәткә бер үк көндә чакырылалар, икесе дә Чита өлкәсендә хәрби әзерлек үтәләр, мөгаен, бер-берсен белгәннәрдер. Кызганыч, хәзер алардан бу турыда сорашып булмый!

Әлеге тематиканың Бөек Җиңүнең 75 еллыгындагы актуальлеге, сугыш катнашучысының оныгы, 1 санлы Шаран мәктәбе 7 сыйныф укучысы Дарина Марат кызы Нуретдинова төрле чыганаклардан табып өйрәнгән эшнең асылы шунда, ул фронттан исән-сау кайткан, һәлак булган, хәбәрсез югалган кешеләрнең исемнәрен онытырга хакыбыз юклыгын анык мисал белән раслады. Алар безгә бүгенге тыныч тормышны бүләк итүчеләр. Без бу Җиңүнең халкыбызга ничек бирелүен һәм совет халкының бәйсезлек һәм кешелекнең якты киләчәге өчен көрәшкә күпме көч салуын аңларга тиеш. Сугыш ветераннары үз көчләре һәм батырлыклары белән Җиңүне якынайталар һәм илебез тарихында лаеклы урын яулыйлар.

“Үз тарихын, традицияләрен, батырларын белгән һәм хөрмәт иткән халык кына ирек һәм бәйсезлеккә лаек”, - дип билгели Дарина үзенең фәнни-тикшеренү эшендә.

Р. ЗИННУРОВ, 96 санлы янгын-коткару сагы начальнигы урынбасары, хезмәт ветераны.

Читайте нас: