+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
БЕЗНЕКЕЛӘР БУЛДЫРА!
15 ноябрь 2019, 12:31

Һәр җырда – туган телгә мәхәббәт

Һәр җырда – туган телгә мәхәббәт

Һәр җырда – туган телгә мәхәббәт
Район мәдәният йортында “Шаран тургае-2019” татар җыры яшь башкаручылар конкурсы үтте
Балаларда рухи кыйммәтләр формалаштыру, милли традицияләргә, туган телгә һәм мәдәнияткә кызыксыну уяту, үзенчәлекле яшь музыкаль сәләтләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү “Шаран тургае-2019” татар җыры яшь башкаручылар район конкурсының төп максатлары булдылар.
Конкурсны Башкортстан татарлары конгрессының район башкарма комитеты һәм Шаран авылы балалар иҗаты һәм спорт үзәге оештырды. Әлеге конкурс ике елга бер тапкыр үткәрелә һәм беренче тапкыр 2015 елда булды. Һәм менә өченче тапкыр мәдәният йортына районның төрле почмакларыннан татар җырын сөючеләр җыела. Конкурста 6дан 14 яшькә кадәр башкаручылар катнашты.
Алып баручылар И. Фәттахова белән И. Күчмөхәммәтов жюри әгъзалары белән таныштырдылар, алар – композитор, шагыйрь, җырчы, Татарстанның атказанган артисты, Башкортстанның атказанган мәдәният эшлеклесе, Туймазы районы Төмәнәк авылында “Бабай утары” уникаль этнографик комплексына нигез салучы Ф. Галимов, Туймазы шәһәре һәм Туймазы районы татарлар конгрессы башкарма комитеты рәисе И. Латыйпова, Шаран авылы балалар иҗаты һәм спорт үзәге педагогы, методист Г. Хөснуллина, район мәгариф бүлеге методисты Ф. Гайфуллина. Быел жюри барлыгы 16 конкурс номерына бәя бирде.
Яшь башкаручыларның әти-әниләре, дәү әниләре, дәү әтиләре, музыкаль җитәкчеләре алар өчен җан атарга килделәр. Яшь вокалчылар үзләрен артистларча тоттылар, туган телләрен белүләрен күрсәттеләр, ә матур сәхнә костюмнары җыр башкару сәләтенә якты бизәкләр өстәде.
Конкурста яңгыраган җырлар барлык тамашачының йөрәгенә якын иде, күңелнең иң нечкә кылларын кузгаттылар.
- Татар теле бик матур һәм моңлы тел, аны киләчәк буыннар өчен сакларга кирәк. Бүген мин Шаран районында үз тарихын белүче, татар телен һәм татар җырын яратучы балаларны күреп шатландым, беренче чыгышларда хәтта күз яшьләремне тыя алмадым, - дип уртаклашты жюри әгъзасы Ф. Галимов, тәэсирләре белән.
Ул шулай ук сәләтле балалар өчен “Сәләт” профильле лагере турында сөйләде, бу лагерь яшеллеккә күмелеп утырган “Бабай утары” уникаль этноавыл территориясендә урнашкан.
- Быел безнең лагерьда 300 бала ял итте, шул исәптән илнең башка төбәкләреннән – Самарадан, Ырынбурдан да килделәр. Монда балалар практик күнекмәләргә - агачларны, үләннәрне танырга, татар ризыклары әзерләргә өйрәнәләр, ә иң мөһиме –монда булган вакытта алар кәрәзле телефоннарыннан ял итәләр, - дип билгеләде Фәнир Гыйльметдин улы һәм конкурсның ике катнашучысына лагерьга сертификатлар бүләк итте.
Мондый чаралар халык мәдәнияте һәм татар халкының милли кыйммәтләрен саклауга ярдәм итәләр, дип билгеләделәр жюри әгъзалары. Аларга иң яхшы башкаручыны сайлап алуы җиңел булмагандыр, чөнки яшь артистларның һәммәсе дә югары әзерлек дәрәҗәсендә иделәр. Шулай да җиңүчеләрнең исемнәрен атадылар.
“Эстрада җырлары” номинациясендә өченче урынны Айгөл Сәхапова (Наратасты авылы), икенче урынны – Ралинә Әделгәрәева (Сарсаз авылы) алды, беренче урынга Алмаз Ялиев (Түбән Ташлы авылы) лаек булды . Алмаз мәктәпне тәмамлагач музыка училищесына укырга керергә теләве турында сөйләде.
“Татар халык җырлары” номинациясендә 3 урынны Неля Ялиева (Түбән Ташлы авылы), 2 урынны – Даниз Габдерәкыйпов, Илдан Габдерәкыйпов, Винарис Харисов триосы (Ямадыбаш авылы) алды, 1 урында – Аделина Вәлиуллина (Мичурин авылы).
Конкурс яшь сәләтләрне ачыкларга ярдәм итеп кенә калмады, ә матур тавышлар, балалар самимилеге һәм яшь артистларның ихлас эчкерсезлегенә соклану мөмкинлеге дә бирде. Бу көнне зур сәхнәдә осталыкларын күрсәткән башка артистларны да билгеләп үтәргә кирәк, алар – Агдалия Вәлиуллина (Мичурин авылы), Ангелина Сычева (Шаран авылы), Лиана Гәрәева (Чалмалы авылы), Лиана Миңлеәхмәтова (Дүрмән авылы), Данияр Исламов (Чалмалы авылы), Азалия Вәлиәхмәтова (Дүрмән авылы), Алена Афанасьева (Базгыя авылы), Нияз Нәбиуллин белән Рамазан Катков дуэты (Ямадыбаш авылы), Карина Насыйбуллина (Түбән Ташлы авылы), Илнара Әделгәрәева (Сарсаз авылы).
Барлык катнашучылар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Шаран районы татарлар конгрессы башкарма комитеты рәисе З. З. Сәләхов катнашучыларның әти-әниләренә, өлкән буынга рәхмәт белдерде, аларның яшь буын арасында татар телен саклап калулары, үстерүләре, аны популярлаштыруларын билгеләп үтте һәм Вәлиуллиннар, Ялиевлар, Әделгәрәевлар гаиләләренә рәхмәт хатлары тапшырды.
Шулай итеп, “Шаран тургае-2019” конкурсы яңа исемнәргә, яңа җырларга баеды. Әлеге конкурс районыбыз татар авылларында телне саклау һәм үстерү буенча нәтиҗәле эш алып барылуын күрсәтте, хәзерге вакытта милли телләр, милли йолалар һәм гореф-гадәтләр әкренләп тарихта калалар дигән сүзләргә матур җавап булды. Яшь сәләтләр гаиләләрендә татарча сөйләшүләре, татар җырларын тыңлаулары турында сөйләделәр, яраткан артистларын һәм җырчыларын атап үттеләр.
Башкортстан татарлары конгрессының район башкарма комитеты үткәргән “Шаран тургае” конкурсы халык йолаларын, халык тарихын белүчеләрне, татар җырын сөючеләрне берләштерде.
Әлфия ГАЗИЗУЛЛИНА.
Читайте нас: