+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
БЕЗНЕКЕЛӘР БУЛДЫРА!
2 декабрь 2019, 18:57

Картлык безне өйдә тота алмас

Картлык безне өйдә тота алмас

Картлык безне өйдә тота алмас
Нөрәйлеләр чираттагы экскурсияләрен оештырдылар – бу юлы алар Уфа шәһәренә бардылар
Кешегә рухи азык та кирәк, ул безнең эчке дөньябызны баета, яшәү көче бирә. Нөрәйлеләргә матурлыкка омтылу, яңаны күрү, тану теләге хас, шуңа күрә дә без бергә экскурсияләр оештырабыз.
Бу юлы без, нөрәйлеләр, республикабыз башкаласы – Уфа шәһәренә юнәлдек. Экскурсиябез җомга көнне Нөрәй – Миловка - Уфа маршруты буенча булды, чөнки максатыбызның берсе Уфа районы Миловка авылы мәчетенә керү иде. Миловка авыл Советы авыл биләмәсен менә 12 ел инде якташыбыз – авылдашыбыз Мөсәвир Мөнәвир улы Шәбиев җитәкли. Ул безне Миловка авылы “Иман нуры” мәчетенә җомга намазына чакырды.
Аның гаиләсе һәм үзе дә күптән инде шәригать кануннары буенча яши, һәм бу аңа авыл биләмәсе эшен югары дәрәҗәдә оештырырга ярдәм итә. Миловка авылында җомга намазына халыкның, шул исәптән яшьләрнең күп килүе безне сокландырды. Мөсәвир Мөнәвир улы безне Миловка авылы тарихы белән таныштырды, безнең өчен шулай ук хәләл ризыклардан мул табын да әзерләнгән иде. Кунакчыллыклары өчен нөрәйлеләр М. М. Шәбиевка һәм авыл биләмәсе хезмәткәрләренә ихлас рәхмәт белдерделәр.
Аннары экскурсиябез Уфа Ботаника бакчасында дәвам итте. Аңа 1932 елда нигез салынган. Бүгенге көндә Ботаника бакчасы территориясендә генетика, үсемлекләрнең Башкортстан һәм Көньяк Урал табигате шартларына яраклашуы өлкәсендә тикшеренүләр белән шөгыльләнүче күпләгән лабораторияләр урнашкан. Уфа Ботаника бакчасының төп энҗесе, әлбәттә, оранжерея. Оранжереяда ясалма тропик экосистема булдырылган, ишектән атлап керүгә үк үзеңне кыштан җәйгә кергән кебек хис итәсең. Без экзотик үсемлекләр – югарыга үрләп үскән пальмаларны, бананнар, кипарислар, чәчәкләр, борынгы реликтив үсемлекләрне күрдек, оранжереяда барлыгы 612 төр тропик һәм субтропик үсемлек үстерелә. Экскурсия ахырында без уңайлы эскәмияләргә утырып, хуш исле тропик һавасы суладык, янәшәбездә читлектә попугайлар чыркылдыштылар.
Аннары без Уфа шәһәре “Ихлас” мәчетендә булдык, җомга хөтбәсен тыңладык.
Уфа дәүләт “Нур” татар театрына бару экскурсиябезнең кульминациясе булды. Анда без Гафур Кыямовның “Упкын өстендә уен” пьесасы буенча спектакль карадык (режиссер Илдар Вәлиев). Драманың төп герое – һава һәлакәтендә һәлак булган дип исәпләнгән, бөтен гомерен балаларга багышлаган зур гаилә башлыгы. Әмма ул, исән килеш, якыннарын үзен искә алу мәҗлесендә очрата. Әлеге күңелсез вакыйга гаиләнең – мирас турында гына уйлаучы балаларның барлык әрнүләрен һәм яраларын ярып сала. Спектакль кешелек кыйммәтләре, гаилә әгъзалары арасында үзара аңлашу турында уйланырга мәҗбүр итә. Тормышта иң мөһиме – ул акча һәм байлык түгел, ә изге ният, хисләр сафлыгы, гаилә кыйммәтләре әхлак нигезләре, гаилә мәхәббәте.
Шактый арып, әмма бик канәгать булып кичен өйләребезгә кайттык. Әйтергә кирәк, без, нөрәйлеләр белән бергә экскурсиягә күрше Янәхмәт авылыннан марилар да бардылар. Алар безнең белән бергә мәчеткә керделәр, җомга хөтбәсен тыңладылар, татарча спектакль карадылар. Менә нәрсә ул үзара аңлашу һәм толерантлык!
Экскурсиябезгә автобус бүлеп биргәне өчен Шаран авылы балалар иҗаты һәм спорт үзәге директоры Салават Мәгъдән улы Хөсәеновка, оештыру мәсьәләләрен оператив хәл иткәне өчен директор урынбасары Эльмира Рамил кызы Алсынбаевага, хәвефсез һәм уңайлы шартларда йөртеп алып кайтканы өчен шофер Рушан Тимеркәевка чын күңелдән рәхмәт белдерәбез.
Ветераннар советының мәдәни ял буенча киләчәккә планнары зурдан әле.
Н. ГАБДУЛЛИНА, Нөрәй авыл биләмәсе ветераннар советы рәисе.
Читайте нас: