+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
БЕЗНЕКЕЛӘР БУЛДЫРА!
20 декабрь 2019, 12:57

Гаилә бәхетенә - 25 ел

Нөрәй авылында яшәүче Мансур һәм Рүзилә Сәйфуллиннар бәхетләрен кече туган илләрендә таптылар

Нөрәй авылында яшәүче Мансур һәм Рүзилә Сәйфуллиннар бәхетләрен кече туган илләрендә таптылар
Авылыбыздагы иң матур йортларның берсе яныннан үткәндә, ишегалдында шатлыклы балалар көлүе ишеттем һәм, өч баланың – аларның икесе инде зурлар, сеңелләре белән уйнаганнарын карап тордым: кар бабай ясап куйганнар, рәхәтләнеп кар атышып шаяралар. Искиткеч матур күренеш, бәхетле гаиләдә үскән балалар гына шулай рәхәтләнеп шатлана, уйный алалар. Һәм бу Мансур белән Рүзилә Сәйфуллиннар гаиләсе, шушы көннәрдә алар никахта яшәүләренең 25 еллыгын билгеләп үттеләр.
Рүзилә Сәүбән һәм Зоя Йосыповларның ишле гаиләсендә туып-үсә. Базгыя мәктәбен тәмамлагач (мәктәптә яхшы укый), Октябрьский шәһәре 135 санлы сәүдә училищесына укырга керә. Кызыл диплом алып, Нөрәй авылына кайта. Авыл кибетендә сатучы булып эшли, үзешчән сәнгатьтә актив катнаша.
Мансур Раил белән Гөлчирә Сәйфуллиннарның күп балалы гаиләсендә туып-үсә. Нөрәй мәктәбен тәмамлаганнан соң электрик белгечлеге ала һәм Совет армиясе сафларында хезмәт итеп кайта. Музыкаль яктан сәләтле һәм оста оештыручы буларак, Мансурны Нөрәй авылы мәдәният йорты директоры итеп куялар. Матур җырлый, спектакльләрдә артистларча оста уйный торган Рүзиләне менә шунда күреп ала да инде.
Мансур белән Рүзилә бәхетләрен кайдадыр читтә эзләмиләр, Нөрәй авылында төпләнеп калалар: 1994 елда өйләнешәләр, эшлиләр, йорт төзиләр, менә дигән балалар үстерәләр. Икесе дә эш сөючән, максатка омтылучан Мансур белән Рүзилә бергә яши башлаган көннәреннән үк яратышып, тату яшиләр, бергәләп гаилә учакларын кабызалар.
Әлеге гаилә парының эшсөярлеге – тамырларыннан: Мансур да, Рүзилә дә күп балалы гаиләдә туып-үсәләр, кечкенәдән эшкә өйрәнәләр. Мансур бер эштән дә курыкмый: колхозда да эшләде, халыктан сөт җыйды, балта остасы да, ремонт эшләре белән дә шөгыльләнә. Үз көчләре белән төзегән иркен йортларында барлык ремонт эшләре Мансурның үз куллары белән башкарылган, шәһәр фатирындагы кебек барлык уңайлыклары да бар. Алар абзар тутырып терлек асрыйлар: үгезләр симертәләр, җәй көннәрендә каз-үрдәкләр, бройлерлар үстерәләр. Ирле-хатынлы Сәйфуллиннар барысын да бергә, иңне-иңгә куеп эшлиләр.
Җитез, уңган Рүзилә өйне бик матур тота, ә ишегаллары чәчәккә күмелеп утыра. Менә 19 ел инде Рүзилә Нөрәй авылында социаль хезмәткәр булып эшли. Эш һәм хуҗалыкны алып бару белән бергә, читтән торып Туймазы юридик колледжын тәмамлады. Хәзерге вакытта авылның өлкән яшьтәге берничә кешесе аның тәрбиясендә. Озак еллар эшләү вакытында бер тапкыр да зарланучы булмады – Рүзилә өлкән яшьтәге тәрбияләнүчеләренә психолог та, киңәшче дә, ул аларны игътибар белән тыңлый һәм теләкләрен үти. Бүгенге көндә Мансур вахта ысулы белән Октябрьский шәһәрендә эшли, ул өйдә юк чагында Рүзилә эшенә дә йөри, зур хуҗалыкны да алып бара, барысына өлгерә.
Әти-әниләренә ошап, балалар да эш сөючән, әдәпле булып үсәләр. Олы кызлары Ләйсән “Юриспруденция” белгечлеге буенча Уфа шәһәре финанс-икътисад колледжын тәмамлады. Хәзерге көндә Туймазы шәһәрендә суд приставлары хезмәтендә эшли, читтән торып укый, югары белем ала.
Уллары Илсур Октябрьский шәһәре төзелеш колледжында укыды, ә өченче курстан соң үз теләге белән хәрби хезмәткә китте. Өеннән бик еракта – Приморье краенда хезмәт итеп кайтты. Хәзер читтән торып укуын дәвам итә, әтисе белән бергә Октябрьский шәһәре “Ойл-Сервис” җәмгыятендә слесарь булып эшли. Әтисе кебек үк техниканы яхшы белә, кечкенә яшьтән машина, трактор йөртте, әтисенә ярдәм итте.
Кечкенә кызлары Илүзә Нөрәй мәктәбендә 1 сыйныфта укый.
Шушы көннәрдә ирле-хатынлы Сәйфуллиннар “көмеш” туйларын билгеләделәр. Чирек гасыр бергә яшәгәндә болытлы көннәр дә булмады түгел: беренче балаларын югалту, урман кискәндә Мансурның авыр җәрәхәт алуы – барысын да бергә кичерделәр. Тормыш сынаулары аларны тагын да берләштерде. Сәйфуллиннар актив яшәү рәвеше алып баралар, үзешчән сәнгатьтә катнашалар, аларның сәхнәдә җырлауларын каравы һәм тыңлавы үзер бер рәхәт! Мәхәббәт һәм татулыкта яшәү, тормышка, балаларга, аларның уңышларына сөенү – бәхет түгелмени бу! Болар һәммәсе дә вакыт белән сыналган, тырыш хезмәт белән ирешелгән. Арабызда шундый тату, эш сөючән гаиләләр булганда, авыллар яши әле!
Н. ГАБДУЛЛИНА, Нөрәй авыл Советы авыл биләмәсе ветераннар советы рәисе.
Сәйфуллиннар гаиләсе улларын армиядән каршы алганда.
Читайте нас: