+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
БЕЗНЕКЕЛӘР БУЛДЫРА!
28 гыйнвар 2020, 12:10

Гадел хезмәтләре – кече туган ил хакына

Язмам геройлары югары хөкүмәт бүләкләре алмаганнар, ләкин алар колхоз производствосы үсешенә лаеклы өлеш кертәләр. Флүр Әкрам улы Фәрхетдиновны һәм аның тормыш иптәше Рәүзилә Сәләхетдин кызын язмышларын авыл хуҗалыгы производствосы белән бәйләүчеләр рәтенә кертер идем.

Зәйнулла Мөстәкыймов исемендәге колхоз районда алдынгы хуҗалыкларның берсе була һәм хезмәт алдынгылары белән дан тота. Монда бөртеклеләрдән һәм шикәр чөгендереннән югары уңыш алалар. Терлекчелек тә тотрыклы эшли һәм колхоз казнасына шактый табыш китерә.
Механизаторлар Сөгут Шәвәлиев, Мәгъсүм Фәттахов вакыт белән исәпләшмичә, ару-талуны белми эшлиләр. Хезмәттәге уңышлары өчен С. Шәвәлиев Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә, ә М. Фәттахов “Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” мактаулы исемен йөртә. Савымчылар Тәнзилә Шәйсолтанова белән Нәзирә Хәлиуллина да Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнәләр. Алдынгы дуңгыз караучы Бибинур Хәлиуллина СССР Югары Советы депутаты итеп сайлана. Бу исемлекне озак дәвам итәргә була, әмма, Ямадыбаш җиренең нинди лаеклы кешеләр үстерүен аңлау өчен, әйтелгәннәр җитәрлектер, дип уйлыйм.
Язмам геройлары югары хөкүмәт бүләкләре алмаганнар, ләкин алар колхоз производствосы үсешенә лаеклы өлеш кертәләр. Флүр Әкрам улы Фәрхетдиновны һәм аның тормыш иптәше Рәүзилә Сәләхетдин кызын язмышларын авыл хуҗалыгы производствосы белән бәйләүчеләр рәтенә кертер идем. Флүр сугыш һәм сугыштан соңгы елларның барлык балалары кебек, кечкенәдән крестьян хезмәтен татып үсә. Беренче хезмәт хакын колхозда хисапчы булып эшләп ала, һәм моның белән әти-әнисен бик шатландыра. 1963 елда Флүр Фәрхетдинов Совет Армиясе сафларына алына. Егет тиешле срогын хезмәт итеп, чыныгып туган якларына кайта һәм, озак уйлап тормыйча, Бакалы авыл хуҗалыгы һөнәри-техник училищесына укырга керә. Укуын уңышлы тәмамлап һәм электромонтер белгечлеге алып, Ф. Фәрхетдинов туган колхозына кайта һәм электрик булып эшли башлый. Урып-җыю эшләре чорында комбайнга утыра, чөнки ул шулай ук беренче класслы тракторчы-машинист таныклыгына да ия була.
Гадел, намуслы, әдәпле хезмәтчән буларак, колхоз җитәкчелеге 1994 елда Флүр Әкрам улын склад мөдире итеп тәгаенли. Ул әлеге җаваплы вазыйфада ун елдан артык эшли.
Ф. Ә. Фәрхетдинов кайда гына эшләмәсен, авылдашлары һәм колхоз җитәкчелеге ихтирамына лаек була. Колхоз производствосындагы фидакарь хезмәте өчен Флүр Әкрам улы дистәләгән мактау грамоталары, рәхмәт хатлары, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә. Ул “Хезмәт ветераны” мактаулы исемен йөртә. Әле Совет Армиясе сафларында хезмәт иткәндә үк Ф. Ә. Фәрхетдинов “1941- 1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең егерме еллыгы” юбилей медале белән бүләкләнә. Мондый бүләк аеруча яхшы хезмәт иткән солдатларга гына бирелә.
Флүр Әкрам улы үзенең сөекле тормыш иптәшен туган авылында таба. Чибәр, сөйкемле Рәүзилә Сәләхетдин Мөхәмметдин улы белән Рәхилә Харис кызының ишле гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Әти-әниләре гомерләре буе колхозда эшлиләр, шуңа күрә кыз хезмәткә өйрәнеп үсә: кечкенә энеләре һәм сеңелләрен карый, әнисенә сыер саварга ярдәм итә, кичләрен, көтү кайткач, ахирәтләре белән терлекләрне саклый. Ямадыбаш сигезьеллык мәктәбен тәмамлаганнан соң укуын Базгыя урта мәктәбендә дәвам итә. Лаеклы белем алыр өчен теләсә нинди һава торышында – көчле салкыннарда, бураннарда да, көзге-язгы пычракларда да –яшьтәшләре белән бергә мәктәпкә йөри. Мәктәптә укыганда җәйге каникуллар вакытында туган колхозында эшли.
Рәүзилә 1968 елда өлгергәнлек аттестаты алып, хезмәт эшчәнлеген башлый: биш ел Туймазы тегү фабрикасында тегүче булып эшли ул. 1973 елда яраткан егете Флүргә кияүгә чыга һәм туган авылына кайта. Сарык фермасында эшли, җәйге чорда шикәр чөгендере үстерә.
1989 елда Рәүзилә Сәләхетдин кызы “Госстрах” җәмгыятенең Шаран бүлегенә иминиятләштерү агенты итеп эшкә җибәрелә һәм пенсиягә чыкканчы шунда эшли. Намуслы хезмәте өчен мактау грамоталары, рәхмәт хатлары, акчалата премияләр белән бүләкләнә.
Ирле-хатынлы Фәрхетдиновлар өч бала тәрбияләп үстерәләр, аларга олы тормыш юлына аяк басарга ярдәм итәләр. Олы кызлары Светлана Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң Шаран юл төзү-ремонтлау идарәсендә баш бухгалтер булып эшли. Ире Альберт та шунда шофер булып хезмәт куя. Ике бала тәрбиялиләр. Кызлары Алинә Казан федераль университетын тәмамлады, Казан шәһәрендә икътисадчы булып эшли. Уллары Артур – Шаран мәктәбе укучысы.
Уртанчы кызлары Тәнзилә Октябрьский шәһәре медицина училищесын тәмамлый. Ире Азат белән бергә өч кызларын тәрбиялиләр.
Уллары Салават Шаран авылында яши. Район прокуратусында шофер булып эшли. Хатыны Гөлнур белән уллары Риназны һәм кызлары Назгөлне үстерәләр.
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Рәүзилә Сәләхетдин кызы 70 яшьлек юбилеен һәм сөекле ире Флүр Әкрам улы белән бергә яшәүләренә 46 ел булуны билгеләде. Аларга ныклы сәламәтлек, бәхетле озын гомер һәм гаилә иминлеге телибез. Балалары һәм оныклары укудагы һәм эштәге уңышлары белән сөендерсеннәр.
Ф. ГАЗИЗОВ, БР, РФ Журналистлар берлеге әгъзасы.
Ирле-хатынлы Фәрхетдиновлар.
Фото гаилә альбомыннан алынды.
Читайте нас: