Аның куллары белән дистәләгән объектлар төзелгән
Наратасты авылында яшәүче хезмәт ветераны Әмирҗан Сираҗетдин улы Җәләев 90 яшьлек юбилеен билгеләде
Әмирҗан Наратасты авылында Сираҗетдин һәм Рауза Җәләевларның ишле гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә. Тормыш җиңел булмый, ачлыгын һәм ялангачлыгын да кичерергә туры килә.
Әңгәмәдәшем 1937 елны әле дә әрнеп искә ала, ул елны корылык була, икмәк тамырда килеш корый, балалар ачлыктан шешенәләр һәм күпләре һәлак булалар.
Балаларны үлемнән саклап калу өчен, әти-әниләре һәм авылның дистәләгән гаиләсе туган якларын ташлап, Архангельск шәһәренә агач эшкәртү заводына акча эшләргә китә. Монда алар беренче тапкыр туйганчы ашыйлар, киенәләр. Эш авыр була, әмма яхшы түлиләр. Гаиләләр баракларда яшиләр.
1942 елның гыйнварында Сираҗетдинны фронтка алалар, ә бер елдан ул Сталинград шәһәре янындагы яуларда һәлак була. Гаилә туендыручысыз кала, һәм әниләре сигез бала белән туган якларына кайтырга мәҗбүр була. Рауза апа Архангельск шәһәреннән Шаранга кадәр 20 көннән артыграк кайта. Өйгә кайтканда зур кайгы кичеререргә туры килә: ике баласы ачлыктан вафат була. Әни кешегә мондый авыр югалту кичерүне күз алдына китерүе дә авыр.
Туган якларына кайткач Әмирҗан “Яңа юл” колхозында хезмәт юлын башлый һәм әнисенә ныклы терәк була. Сугыш һәм сугыштан соңгы еллар балалары кебек, крестьян хезмәтен бик иртә татый. Бер эштән дә куркып тормый: ат белән колхоз басуларын сөрә, тырмалый. 14 яшендә әнисен беренче хезмәт хакы белән шатландыра.
1950 елның көзендә Әмирҗан Җәләев Совет Армиясе сафларына алына. Ерак Көнчыгышта, Благовещенск шәһәрендә хезмәт итә. Тиешле срогын хезмәт итеп, егет өенә кайта һәм өч ел буе хат алышып торган Алмаш авылы кызы Мөсәвәрәгә өйләнә.
1957 елда Шаран совхозы оештырылганнан соң, совхозның Наратасты бүлекчәсендә балта остасы булып эшли башлый. Берничә елдан соң совхоз җитәкчелеге Ә. С. Җәләевны тәҗрибәле төзүче һәм оста оештыручы буларак, төзелеш бригадасы бригадиры итеп билгели. Әлеге җаваплы вазыйфада Әмирҗан Сираҗетдин улы лаеклы ялга туктаганга кадәр намуслы хезмәт итә. Бригада әгъзалары Наратасты һәм Тархан авылларында кыска срокларда дуңгызчылык комплексы, мәктәп, клуб, медицина пункты һәм башка социаль-мәдәни объектлар, Шаран авылында совхоз эшчеләре өчен ике торак йорт төзиләр.
Колхоз һәм совхоз производствосында намуслы һәм фидакарь хезмәте өчен Ә. С. Җәләев дистәләгән мактау грамоталары, рәхмәт хатлары, юбилей медальләре һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә.
Авылдашлары һәм тирә-як авылларда яшәүчеләр Әмирҗан Сираҗетдин улын кирпеч салу остасы буларак яхшы беләләр. Үз гомерендә ул 400дән артык мич чыгарган, егермедән артык өй бурасы бураган.
Ирле-хатынлы Җәләевлар биш улларын тәрбияләп үстерәләр һәм тиешле белем алырга ярдәм итәләр. Барлык балаларының үз гаиләләре бар, дәү әтиләрен 15 оныгы һәм 8 оныкчыгы сөендерә. Кызганычка каршы, каты авырудан соң Мөсәвәрә апа якты дөньяны калдырып китә. Аларның һәр улы турында бер мәкалә язарга була, һәркайсы мактауга лаек. Өлкән яшьтәге әтиләренең ныклы таянычы булып торган кече улы Илшат турында җентеклерәк сөйләргә телим. Илшат 1 санлы Шаран мәктәбен тәмамлаганнан соң Туймазы шәһәрендә шоферлар курсында укый. Русия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына алына. Псков өлкәсендә десант гаскәрләрендә хезмәт итә, үрнәкле хезмәт иткәне өчен часть командованиесе тарафыннан бүләкләнә. Демобилизацияләнгәннән соң яраткан кызына, Туймазы шәһәреннән Гөлнарага өйләнә. Хәзерге көндә уллары Румил Туймазы педагогия колледжында укый.
Хезмәт ветераны килене Гөлнара турында җылы сүзләр әйтә, ул аны үз әтисе кебек якын күрә, кайгырта.
Күптән түгел генә Әмирҗан Сираҗетдин улына 90 яшь тулды. Юбилярны котларга дип балалары, оныклары, оныкчыклары, Шаран авыл Советы авыл биләмәсе вәкилләре җыелдылар. Шаран совхозының элекке директоры Рәис Рафаил улы Нургалиев Әмирҗан Сираҗетдин улы Җәләевның тормыш юлы турында сөйләде һәм аңа Рәхмәт хаты, кыйммәтле бүләк тапшырды.
Ф. ГАЗИЗОВ, БР һәм РФ Журналистлар берлеге әгъзасы.
Ә. С. Җәләев уллары белән