+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Табигать аңа талантны мулдан биргән

Ә. М. Әхмәтованың мәдәният өлкәсендәге хезмәт стажы 28 ел тәшкил итәҺәр авылның тиңләшердәй талантлы кешеләре, якты шәхесләре була. Дүртөйле авыл Советы авыл биләмәсе Ярәмкә авылы халкы мәдәният учагы җитәкчесе Әлфира Мәгъсүм кызы Әхмәтова белән горурлана ала. Табигать аңа талантны мулдан биргән: матур җырлый, оста биюче дә, нәфис сүз остасы да ул.

Ә. М. Әхмәтованың мәдәният өлкәсендәге хезмәт стажы 28 ел тәшкил итә
Һәр авылның тиңләшердәй талантлы кешеләре, якты шәхесләре була. Дүртөйле авыл Советы авыл биләмәсе Ярәмкә авылы халкы мәдәният учагы җитәкчесе Әлфира Мәгъсүм кызы Әхмәтова белән горурлана ала. Табигать аңа талантны мулдан биргән: матур җырлый, оста биюче дә, нәфис сүз остасы да ул.
Яз аенда тугангамы, табигать аңа моң, сөйкемлелек, наз бүләк иткән. Мәкаләм герое 1970 елның 18 мартында Хафизовка авылында Закировлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Аңа биш яшь тулганда Закировлар гаиләсе Шарлыкбаш авылына күченә. Әлфира Зирекле мәктәбен тәмамлый һәм Уфа китапханә техникумына укырга керә. 1989 елда укуын уңышлы тәмамлый һәм юллама буенча туган якларына кайта, аны Кыр Теләүле авылына китапханә мөдире итеп билгелиләр. Төрле чараларда актив катнашкан моңлы җырчы кызга күз атып йөрүчеләр күп була, билгеле, әмма кызның йөрәген Ярәмкә авылының чибәр егете Кәбир Әхмәтов яулый.
Әлфира Мәгъсүм кызының мәдәният өлкәсендәге гомуми эш стажы 28 ел тәшкил итә, шуларның 20 елы – Ярәмкә авылы клуб учреждениесендә. Шушы вакыт эчендә ул тәрбия, идея ягыннан йәкмәткеле, иҗат мөмкинлекләрен ачуда ярдәм итүчән, авыл халкын киңкүләм җәлеп итүчән, шул ук вакытта яңача эчтәлек белән баетылган бик күп чаралар оештырып үткәрә. Һәр чара югары дәрәҗәдә оештырыла дисәм, һич тә ялгышмамдыр. Чөнки Әлфира Мәгъсүм кызы һәр бәйрәмне ихлас йөрәк җылысы белән әзерли һәм үткәрә. Аның турында Дүртөйле авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Ләйсән Гибатова да: “Әлфира Мәгъсүм кызына республика күләмендәге чараларны зур ышаныч белән тапшырырга була”, - дип сөйли, горурланып.
Әлфира Әхмәтова сценарист, режиссер да, алып баручы, алты мәдәни коллектив җитәкчесе дә булып тора. Халык теләкләрен күз алдында тотып, мәдәният учагында “Яшь йөрәкләр” халык фольклор, “Дуслык” ир-егетләр, “Умырзая” хатын-кызлар, “Мизгел” театр, “Рухият” фольклор-инструменталь, “Салават күпере” балалар ансамбльләре эшләп килә. Әлеге иҗат коллективларында мәктәп укучылары, төрле һөнәр ияләре шөгыльләнә. Аның күпкырлы эшчәнлеге, иҗат коллективларының уңышлары район һәм республика дәрәҗәсендәге күп санлы мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бәяләнә. 2015 елда Ярәмкә авылы социаль-мәдәни үзәге Башкортстанның иң яхшы мәдәни үзәге булып танылды һәм 100 мең сумлык грантка лаек булды. 2018 елда Әлфира Әхмәтова БР Мәдәният министрлыгы һәм БР халык иҗаты үзәге оештырган “Үз эшемне яратам” конкурсы җиңүчесе булды һәм “Клуб эшләре ел лидеры” дип танылды. Ул ике ел рәттән республика “Хатын-кыз – милләт анасы” конкурсы финалчысы булды, шулай ук Башкортстан Республикасының 100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында БСТ проекты “Сәлам, республика” туры эфирында Шаран районы шәхесләренә багышланган чарада катнашып, районыбыз данын яклады.
Һәр эшкә дә өлгерә безнең Әлфирабыз! Ул әле актив җәмәгатьче дә – Ярәмкә авылы хатын-кызлар советы рәисе, участок сайлау комиссиясе рәисе булып тора.
Әлфира Мәгъсүм кызы авыл тарихын өйрәнеп, гореф-гадәтләр, йолаларга нигезләнгән дистәләгән сценарийлар әзерләп, бәйрәмнәр үткәрде. Алар арасында самавыр, чана, бәлеш, татар милли ашлары бәйрәмнәре, “Республиканың 100 еллыгы авылдашлар язмышында”, “Авылым бөркетләре” (Ватанны саклаучылар көненә) һәм башка бик күп чаралар бар. Әлфира Мәгъсүм кызы шулай ук безнең Кәрәкәшле авылын да игътибарсыз калдырмый. Кечкенә авылның юбилярларын хөрмәтләү чаралары, “Урам бәйрәмнәре”, “Самавыр бәйрәмнәре” еш үткәрелә, авылның 90 еллык юбилеен матур итеп бәйрәм иттек.
Үз эшеңнең нәтиҗәсен күрү – зур бәхет, шатлык-сөенеч. Әлфира Мәгъсүм кызының эшендә гаиләсе ныклы терәк булып тора. Тормыш иптәше белән 30 ел бергә кулга-кул тотынышып, үзара аңлашып, тату гомер итәләр. Каенанасы Кәримә Фазлый кызы белән дә үзара аңлашып, тату яши. Җор сүзле каенанасы алар өчен - өйнең алтын йозагы. Кәримә Фазлый кызының һәр чарага пешергән тәмле бәлешләренең тәмен авылда гына түгел, районда да беләләр. Тормыш иптәше белән каенанасы авылда үткәрелгән барлык мәдәни чараларда актив катнашалар, Кәбир Малик улы - “Дуслык” ир-егетләр, Кәримә Фазлый кызы - “Яшь йөрәкләр” халык фольклор ансамбле әгъзалары. Әхмәтовлар гаиләсе ике бала тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына аяк бастырдылар. Кызлары Ләйсән А. Кондратьев исемендәге Дүртөйле мәктәбен көмеш медальгә тәмамлаганнан соң Уфа дәүләт авиация техник университеты автоматлаштыру системалары технологиясе факультетын һәм шул ук университетта икътисад факультетының кичке бүлеген кызыл диппломнарга тәмамлады, үз гаиләсе белән Уфа шәһәрендә яши һәм эшли. Уллары Айнур мәктәпне тәмамлагач А. Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетына укырга керде, бакалавриат һәм магистратура дипломнарына ия булды, Казан шәһәрендә яши һәм эшли.
Музыка һәм бию ритмында Әлфира Мәгъсүм кызы гомеренең биш дистә елы үтеп киткәнен дә сизми кала. Без, авылдашлары, аны матур юбилее белән котлыйбыз, аңа ныклы сәламәтлек, иҗат уңышлары, рәхмәтле тамашачылар, иҗат ялкыны сүрелмәвен телибез.
Ф. ГАРИФУЛЛИНА. Кәрәкәшле авылы.
Фото гаилә альбомыннан алынды.
Читайте нас: