+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

“Тормышымны Бурсыктан башка күз алдына китерә алмыйм...”

Шаран районының почетлы гражданы 75 яшьлек юбилеен билгеләде, ул Бурсык авылында туып-үскәнМәсәвих Мәсәлим улы Әминов 25 елдан артык гомерен Самара шәһәрендә яши. Үзе билгеләп үткәнчә, әлеге миллион кешеле шәһәр аның икенче кече туган иленә әйләнә.- Хезмәт биографиямнең иң уңышлы еллары шунда үтте, кешенең иҗади һәм һөнәри үсеше өчен Самарада барлык шартлар да бар. Мондый дәрәҗәгә ирешүемдә аның роле зур. Идел буена урнашкан әлеге гүзәл шәһәргә ихластан рәхмәтлемен. Тик шулай да йөрәгем Бурсык авылы белән кала, монда минем балалык һәм үсмер елларым үтте, - ди ул.

Шаран районының почетлы гражданы 75 яшьлек юбилеен билгеләде, ул Бурсык авылында туып-үскән
Мәсәвих Мәсәлим улы Әминов 25 елдан артык гомерен Самара шәһәрендә яши. Үзе билгеләп үткәнчә, әлеге миллион кешеле шәһәр аның икенче кече туган иленә әйләнә.
- Хезмәт биографиямнең иң уңышлы еллары шунда үтте, кешенең иҗади һәм һөнәри үсеше өчен Самарада барлык шартлар да бар. Мондый дәрәҗәгә ирешүемдә аның роле зур. Идел буена урнашкан әлеге гүзәл шәһәргә ихластан рәхмәтлемен. Тик шулай да йөрәгем Бурсык авылы белән кала, монда минем балалык һәм үсмер елларым үтте, - ди ул.
Белемгә омтылыш
Хикәям герое 1945 елның 19 апрелендә Шаран районы Түбән Ташлы авылында дөньяга килә. Бу вакытка инде әтисе Мәсәлим Әмин улы фронттан яраланып кайтып, авыл Советы башкарма комитеты рәисе булып эшли. 1947 елда әтисен Бурсык авылына колхоз рәисе итеп куялар. Сугыштан соңгы елларда бу авылда башлангыч мәктәп кенә эшли, шунлыктан Мәсәвих бишенче сыйныфка Зирекле мәктәбенә бара. Укырга җәяү йөриләр, 4 км барырга һәм 4 км. кайтырга кирәк.
Ул “яхшы” һәм “бик яхшы” билгеләренә генә укый. Сыйныф җитәкчесе, педагогик хезмәт ветераны Ә. С. Галләмшин истәлекләре буенча, сыйныф бик дус һәм укуга көчле була. Шул ук вакытта укучылар үзаллы булалар, мәсәлән, тимераякта шуар өчен мәктәп янында боз мәйданчыгы ясыйлар.
- Мәсәвих яхшы укыды, тырыш, максатчан, җитди үсмер булды, дәресләргә һәрвакыт әзерләнеп йөрде, - дип искә ала Әзиф Сәет улы.
Ул елларда мәгариф системасында эксперимент үткәрелә, 11 сыйныфны тәмамлагач кына аттестат алу мөмкин була. Зирекле мәктәбен тәмамлаучыларга 3 разрядлы токарь һәм 4 разрядлы тракторчы-комбайнчы белгечлеге дә бирәләр. Шуның өстенә җәй көннәрендә колхоз кырларында практика үтәргә тиеш булалар. Узган гасырның 50 – 60нчы елларында үсеп килүче буында белем алуга омтылыш зур була, шуңа күрә егетләр һәм кызлар ныклы белем алалар. Мәсәвих һәм аның сыйныфташларының (барлыгы 11 укучы) мәктәптән соң барысының да вузларга керүе очраклы түгел, соңыннан алар яхшы белгечләр булалар. Ә Зарема Гафарова (Әхмәтҗанова) туган ягыбызны шигъри иҗаты белән данга күмде.
Мәсәвихның аттестатында ике генә дүртлесе, ә калганнары барысы да бишле була, шуңа да 1963 елда “инженер-икътисадчы” белгечлеге буенча Уфа нефть институтына укырга керү имтиханнарын җиңел үтә. Яхшы белгеч булу өчен, егет зур омтылыш белән укырга керешә. Ләкин 1965 елда операциядән соң әтисе вафат була, аңа 64 яшь була. Сугышның беренче көннәреннән үк Бөек Ватан сугышын үтә ул, генерал М. Шәйморатов исемендәге данлыклы 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе составында немец-фашист басып алучыларына каршы сугыша. Фронтовик Мәсәлим берничә тапкыр яралана, 1944 елда госпитальдән соң өенә кайта. Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.
Әтисе вафат булганнан соң Мәсәвихка эшкә урнашырга һәм читтән торып укуга күчәргә туры килә.
Оператордан генераль директорга кадәр
Яшь белгеч Башкортстан нефтьчеләре шәһәре - Нефтекамага китә. Нефть һәм газ табу буенча оператор, соңрак– скважиналарны тикшерү буенча оператор булып эшли башлый. Аннары өлкән оператор, участок мастеры, участок начальнигы – киләчәктә зур масштабтагы җитәкченең хезмәт баскычлары алга таба шулай ышанычлы үрли бара. Шул ук елларда ул вузны уңышлы тәмамлый һәм диплом ала.
1977 елда Мәсәвих Мәсәлим улын Нефтекама бораулау эшләре идарәсенә план-икътисад бүлеге начальнигы урынбасары вазыйфасына күчерәләр. Бер үк вакытта ул предприятиенең урта һәм инженер-техник составына икътисад нигезләрен укыту белән дә шөгыльләнә.
Белемле, тәҗрибәле белгеч буларак, М. М. Әминовны 1985 елда КПССның Башкортстан өлкә комитеты инициативасы белән, нефть чыгаручы яңа районнарны җитәкче кадрлар белән ныгыту максатында, Көнбатыш Себергә, Төмән өлкәсе Когалым шәһәренә җибәрәләр. Повховск бораулау эшләре идарәсендә икътисад идарәсе начальнигы урыбасары булып эшли башлый. Мәсәвих Мәсәлим улы монда бөтен белемен, осталыгын, тәҗрибәсен файдалана һәм тиз арада абруй казана. Яшь белгечне шәһәр Советы депутаты итеп сайлап куялар. Якташыбыз бюджет һәм инвестиция сәясәте Комитетын җитәкли.
Узган гасырның 90нчы еллары вакыйгалары Көнбатыш Себер предприятиеләренә дә кагылмый калмый. 1993 елда “Лангепас”, “Урай”, “Когалым” нефть берләшмәләре базасында “Лукойл” концерны төзелә. Аның составына кергән предприятиеләр акционерлык җәмгыятьләре итеп үзгәртеләләр, ә махсуслаштырылган статуслары булган оешмалар эре берләшмәләр башлангычына керәләр. Нәтиҗәдә, 1995 елда дүрт бораулау предприятиесе: Повховск, Мирненск, Барск, Урай бораулау эшләре идарәләре базасында “Лукойл-Бурение” ачык акционерлык җәмгыяте төзелә.
“Лукойл-Бурение” җәмгыятендә Мәсәвих Мәсәлим улы генераль директорның икътисад, планлаштыру һәм финанс буенча беренче урынбасары вазыйфасында эшли. Башка төбәкләрнең бораулау предприятиеләрен берләштерү буенча күп эш башкарыла, аерым алганда, Волгоград өлкәсендә "Нижневолжскбурнефть”, Пермь өлкәсе “Пермьнефть”, Коми АССРда “Коминефть”, Ямал Ненец автоном округында “Нарьянмарнефтегаз” бораулаучылары берләштерелә.
2005 елда “Лукойл” җәмгыяте “Лукойл-Бурение” җәмгыятенең сервис бүлекчәсен сатарга дигән карар кабул итә. Сату вакытына кадәр “Лукойл-Бурение” җәмгыяте составыннан куаклар кисү белән шөгыльләнүче “Кедр” җәмгыяте, станок-качалкалар төзелеше һәм монтаж эшләре, үткәргеч торбалар салу белән шөгыльләнүче “Прометей” җәмгыяте кебек махсуслашкан нефть-сервис предприятиеләре аерылып чыга. 2005 елда тампонаж конторасы транспорт идарәсе базасында “Аргос” җәмгыяте төзелә, анда Мәсәвих Мәсәлим улы генераль директорның планлаштыру, икътисад һәм финанс буенча урынбасары, аннары инде предприятиенең директорлар советы рәисе була. Монда ул 2005 елда лаеклы ялга киткәнчегә кадәр эшли.
2006 елда якташыбыз Самара шәһәрендә “Индустроймаш” җәмгыятен җитәкли, һәм бүгенге көндө дө шунда генераль директор булып эшли.
Хезмәтенә күрә хөрмәте
Тырыш хезмәте өчен данлыклы якташыбыз күп бүләкләргә лаек була. Ул “РФ Җылылык-энергетика министрлыгының атказанган хезмәткәре”, “Русия Федерациясенең атказанган икътисадчысы” исемнәре, “Лукойл-Бурение”, “БК “Евразия”, “Аргос” җәмгыятьләре мактау грамоталары белән бүләкләнә. М. М. Әминовның әлеге күп санлы бүләкләре арасында “Гасыр меценатлары” Бөтенрусия Хәйрия фонды медале дә бар, ул аңа 2007 елда лаек була. Мәсәвих Мәсәлим улы җитәкләгән “Индустроймаш” предприятиесенең “2009 ел компаниясе” номинациясендә “Җиребез Русияне төзекләндергән өчен” дипломы бар. Әлеге бүләкләре язмам героеның эчке дөньясын, күңел киңлеген күрсәтәләр. Аның Самара шәһәре каршында хезмәтләре бик күп. Әмма авылдашларына, Бурсык авылына ярдәме турында аерым әйтеп үтү кирәк.
- Мәсәвих Мәсәлим улы ярдәме белән Бурсыкта мәчет төзедек, 1941 – 1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнашучыларга мемориаль такта куйдык, авыл юлларын ремонтладык, - ди авыл старостасы Н. Х. Исмәгыйлев. Аңа авылдашлар исеменнән зур рәхмәт белдерәм. Аллаһ аны ярдәменнән ташламасын, аңа ак бәхетләр, шатлык һәм уңышлар телибез.
Хәйрия гамәлләре кылу хәзерге заман өчен бик үк характерлы түгел. Кешеләр күбрәк үз эшләре белән мәшгуль, фатирлар, автомобильләр сатып алалар, акчаларын күчемсез милеккә салалар. Әлбәттә, якташыбызның да гаиләсе, фатиры бар. Әмма ул булганына канәгать булып яши. Тормыш кыйммәтләрен гомер буе бухгалтер булып эшләгән тормыш иптәше Рүзилә, кызы Резеда белән уртаклаша. Ул “финанс һәм кредит” белгечлеге буенча Самара дәүләт икътисад университетын тәмамлаганнан соң эре юридик компанияне җитәкли. Мәсәвих Мәсәлим улы исәпләвенчә, гаиләләренең иң зур байлыгы – искиткеч ике оныклары. “Хәзер алар өчен яшибез”, - ди ул, елмаеп.
М. М. Әминовны кешеләргә, кече туган иленә ярдәм итүгә нәрсә этәрә соң? Тормыш хакыйкате турында сөйләгәндә якташыбыз болай ди:
- Без, безнең буын, башка җәмгыятьтә, башка шартларда тәрбияләндек. Безнең әхлакый кыйммәтләребез икенче төрле. Әти-әнием, мәктәп бездә башка кешеләр, янәшәңдәгеләрнең ничек яшәүләре турында уйлау хисләре тәрбияләде, аларның иминлеге белән кызыксынырга һәм кулдан килгән кадәр ярдәм итәргә өйрәттеләр. Шул чагында гына кешелекле дәүләт төзеп була. Без тарихыбызны, үткәнне хөрмәт итәргә, бүгенге тыныч тормышны бүләк итүчеләрне онытмаска тиеш, шуңа күрә Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә һәйкәлләр – ул һәр русияленең йөрәгендә булырга тиешле изге гамәл, - ди Мәсәвих Мәсәлим улы. – Менә хәзер чираттагы мәсьәлә – Бурсык авылы зиратын койма белән әйләндереп алу. Шунысы куанычлы, әлеге изге гамәлләрдә авылның бөтен халкы катнаша, бик зур рәхмәт аларга.
Бөек Җиңүнең яшьтәше М. М. Әминов үзенең 75 яшьлек юбилее алдыннан тормышны төзекләндерүдә авылдашларына ярдәм итә алуына канәгать булуын, мондый изге эшләр хакына әлеге якты дөньяда яшәргә дә була, дигән фикерен белдерде.
Районның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткәне өчен Мәсәвих Мәсәлим улы Әминов 2018 елда “Башкортстан Республикасы Шаран районының почетлы гражданы” исеменә лаек булды.
- Хезмәт елларым чорында Русия, шәһәр, тармак дәрәҗәләрендә күп бүләкләр алдым, әмма минем өчен Шаран районының почетлы гражданы исеме иң югары бүләк, - диде юбиляр.
Дүртөйле авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Л. Н. Гибатова М. М. Әминовны Шаран җиренең лаеклы улларының берсе һәм район халкына, үсеп килүче буынга үрнәк булып тора, дип исәпли.
- Мәсәвих Мәсәлим улына игелекле гамәлләре өчен авыл биләмәсенең барлык халкы исеменнән рәхмәт белдерәм һәм юбилее белән котлыйм. Югары патриотик хисләре һәм кече туган илгә мәхәббәте өчен түбәнчелек белән баш иябез, - диде Ләйсән Нурмөхәммәт кызы.
Данлыклы якташыбыз, изге күңелле М. М. Әминовка ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, эшендә уңышлар, озын гомер һәм якташларының рәхмәтен телибез.
Р. МУСИН, РФ һәм БР Журналистлар берлеге әгъзасы.
Фото гаилә альбомыннан алынды.
Студент еллары.
М. М. Әминов тормыш иптәше һәм кызы белән.
Зирекле мәктәбен тәмамлаучылар (М. Әминов икенче рәттәє уңнан икенче, беренче рәттә сулдан икенче – З. Әхмәтҗанова).
Читайте нас: