+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар

Яхшы тренер, оста оештыручы

Шаран авылы балалар иҗаты һәм спорт үзәге турында районда белмәгән кеше юктыр, мөгаен, аның җитәкчесе – С. М. Хөсәенов. Үзәктә төрле яшьтәге балалар музыкаль һәм башка иҗади сәләтләрен үстерәләр, спорт белән шөгыльләнәләр, спортта рекордлар ясыйлар, районыбызны республикада һәм илдә генә түгел, ә чит илләрдә дә данлыйлар. Шаран авылы балалар иҗаты һәм спорт үзәгенең тәҗрибәле өстәмә белем бирү педагоглары һәм тренерлары балаларны нәрсәгә генә өйрәтмәсеннәр, алар барысы да яшь тәрбияләнүчеләргә олы тормыш юлында, хәрби, спорт, музыка яисә бию карьерасында кирәк булачак. Монда педагоглар һәм өстәмә белем бирү үзәге җитәкчесенең роле зур.

Шаран авылы балалар иҗаты һәм спорт үзәге турында районда белмәгән кеше юктыр, мөгаен, аның җитәкчесе – С. М. Хөсәенов. Үзәктә төрле яшьтәге балалар музыкаль һәм башка иҗади сәләтләрен үстерәләр, спорт белән шөгыльләнәләр, спортта рекордлар ясыйлар, районыбызны республикада һәм илдә генә түгел, ә чит илләрдә дә данлыйлар. Шаран авылы балалар иҗаты һәм спорт үзәгенең тәҗрибәле өстәмә белем бирү педагоглары һәм тренерлары балаларны нәрсәгә генә өйрәтмәсеннәр, алар барысы да яшь тәрбияләнүчеләргә олы тормыш юлында, хәрби, спорт, музыка яисә бию карьерасында кирәк булачак. Монда педагоглар һәм өстәмә белем бирү үзәге җитәкчесенең роле зур.
Балалар тренеры һөнәре бик катлаулы, җаваплы, күпкырлы һәм шул ук вакытта бик кызыклы да. С. М. Хөсәенов кебек үсеп килүче буынга тәрбия бирүче кеше тәрбияләнүчеләренә, аларның спортта һәм тормыштагы киләчәгенә бөтен белеме һәм көчен, энергиясен бирә. Билгеле, аннары алар барысы да спортчы булмый, әмма Шаран авылы балалар иҗаты һәм спорт үзәгендә алган күнекмәләре – үз-үзеңне яклый белү, максатка ирешү, зур һәм кечкенә уңышларга шатлану һәм уңышсызлыкларга бирешмәү – киләчәктә кирәк булачак.
Салават Хөсәенов 1960 елның 16 маенда Яңа Тамьян авылында Мәгъдән һәм Мөкәррәмә Хөсәеновлар гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. 1977 елда Салават Хөсәенов Базгыя урта мәктәбен уңышлы тәмамлый, аннары Карелия АССР чик буе гаскәрләрендә этләр хезмәте старшина-инструкторы булып хезмәт итә. С. М. Хөсәенов үз вакытында Аксеново авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый, Чиләбе физкультура университетында читтән торып югары белем ала.
1981 елда Уфа нефть эшкәртү заводында оператор булып эшләгән вакытта тренер, БР беренче спорт мастеры Г. Л. Кудакаев милли көрәш белән җитди шөгыльләнә башлый (алга таба С. М. Хөсәенов үзе дә милли көрәш буенча спорт мастеры була).
1982 – 1985 елларда ул үзәк район дәваханәсе гараж мөдире була, аннары “Сөн” колхозында баш инженер булып эшли, күпмедер вакыттан соң янәдән үзәк район дәваханәсе гараж мөдире вазыйфасына кайта.
1995 елдан башлап үзен “Атлант” үсмерләр клубында милли көрәш буенча тренер эшенә багышлый, балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе директоры була, ә 2017 елдан Шаран авылы балалар иҗаты һәм спорт ўзәген җитәкли.
Салават Мәгъдән улы – 1982 – 1983 елларда милли көрәш буенча 70 килограммга кадәр авырлык категориясендә район чемпионы, 1982 елда милли көрәш буенча Русия чемпионы, милли көрәш, билбауда көрәш буенча күп тапкырлар зона, республика, район ярышлары призеры булып тора, гер спорты буенча 30 елдан артык район чемпионы, шулай ук идәннән күтәрелү буенча БР чемпионы, гер спорты, аркылы бруста күтәрелү, дартс һәм шашка буенча БР призеры, җиңел атлетика буенча район чемпионы.
1989 елда С. М. Хөсәеновка “Милли көрәш буенча РСФСРның спорт мастеры” исеме бирелә. Тәҗрибәле тренер Салават Мәгъдән улы спортчыларның тулы бер төркемен тәрбияләде, алар районыбызны һәм республикабызны федераль, европа һәм дөнья дәрәҗәләрендә данлыйлар. Алар билбауда көрәш буенча спорт мастеры Евгений Бикташев – 2017 елда Халыкара күчмә уеннар призеры, Алсу Гыйниятуллина, Ринир Хәсәншин – өч тапкыр Русия чемпионаты призеры һәм билбауда көрәш буенча дөнья чемпионаты призеры, спорт мастерына кандидатлар Данил Васильев – билбауда көрәш буенча Русия чемпионаты призеры, Алинә Җиһангирова, Оксана Насыйбуллина, Илнар Латыйпов һәм башка бик күпләр.
Салават Мәгъдән улы – җаваплы җитәкче, яхшы оештыручы. Ул иҗади фикер йөртүчеләр, чын профессионаллар, йөрәк кушуы буенча спорт тренерлары, фикердәшләрнең яхшы командасын җыя алды, шуңа күрә Шаран авылы балалар иҗаты һәм спорт үзәге яшь тәрбияләнүчеләре катнашындагы спорт ярышы, бәйрәм чарасы яки концерт, экологик яки патриотик акцияләр булсынмы, һәр район чарасы югары оештыру дәрәҗәсендә үтә.
Шулай ук Шаранбаш Кенәз авылындагы “Бригантина” балалар савыктыру лагере эшчәнлеге дә яхшы оештырылган, монда яшь шаранлылар һәм районыбыз кунаклары каникул вакытларын файдалы үткәрә, иҗат сәләтләрен үстерә, көч җыя алалар.
Салават Мәгъдән улына кешенең чын йөзен күрсәтүче сыйфатларның берсе – әйткән сүзендә тора белү дә хас. Вәгъдә бирә икән, ул аны һәрвакыт үти. Аз сүзлелек, тәвәккәллек, ихтыяр көче, үзең һәм якыннарың өчен тора белү, үз гамәлләрең өчен җавап бирә белү, төптән уйлап эшләү һәм максатка омтылучанлык – яхшы спортчы, профессиональ тренер, яхшы җитәкче С. М. Хөсәеновның характер сыйфатлары. Ул яхшы физик формада, аның иртәнге якта йөгергәнен еш күрергә мөмкин.
Ирле-хатынлы Салават һәм Венера Хөсәеновлар Шаран авылында 32 ел бергә тату гомер итәләр, уллары Тимур белән Айнурны тәрбияләп үстерделәр. Алар икесе дә мәктәпне алтын медальгә тәмамладылар, Уфа дәүләт нефть техник университетында югары белем алдылар. Уллары тормышта лаеклы урыннарын таптылар, эшлиләр, гаилә кордылар. Айнур әтисе юлыннан китте, спорт белән шөгыльләнә, яшь көрәшчеләрне өйрәтә, спорт мастерына кандидат. Дәү әти һәм дәү әни өч оныкларына сөенеп туя алмыйлар.
Салават Мәгъдән улы спорт һәм өстәмә белем бирүне үстерү өлкәсендәге күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен күп бүләкләргә лаек булды. Алар “Милли көрәш буенча РСФСРның спорт мастеры”, “Милли көрәш буенча БР Кубогы җиңүчесе”, “Милли көрәш буенча Русия чемпионы”, “Русия Федерациясенең иң яхшы физик культура хезмәткәре” исемнәре, “РФ физик культура һәм спорт отличнигы” билгесе, Башкортстан Республикасының 100 еллыгына юбилей медале, “Шаран районы алдындагы хезмәтләре өчен” күкрәк билгесе һәм БР Мәгариф министрлыгы, БР Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы, муниципаль район хакимияте һәм мәгариф бүлеге күп санлы мактау грамоталары.
- Минем өчен спорт – ул тормыш. Балаларда спортка, аеруча милли спорт төрләренә мәхәббәт тәрбияләргә тырышам, - ди С. М. Хөсәенов.
Көннәр, айлар, еллар үтәләр, кеше язмышында, шулай ук аның һөнәри эшчәнлегендә мөһим вакыйгалар була. Шомырт чәчәкләре исе, якты кояш нурлары белән тагын бер яз, Салават Мәгъдән улы тормышында юбилей язы килде.
Туганнары, якыннары, хезмәттәшләренең котлауларына мин дә кушылам һәм юбилярга ныклы сәламәтлек, эшендә уңышлар, гаилә иминлеге һәм спортта рекордлар телим!
Маргарита ӘХМӘТОВА.
Ирле-хатынлы Хөсәеновлар.
Фото гаилә альбомыннан алынды.
Читайте нас: