+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Медик булу – җаваплы эш

Ак халатын кигән гүзәл ханым,Буй-сынына бигрәк килешә.Авыр минутларда, өмет югалгандаАвыруларга дәва өләшә.Авыртулар, сызланулар ашаТөбәләләр аңа күп күзләр.Өзлеккәндә, күңел өшегәндәТаба алар җылытыр сүзләр.Алтын куллы шәфкать иясенеңСафлык бөрки нурлы йөзеннән.Гомер бүләгенең иң зурысынКабул итә рәхмәт сүзеннән.

Ак халатын кигән гүзәл ханым,
Буй-сынына бигрәк килешә.
Авыр минутларда, өмет югалганда
Авыруларга дәва өләшә.
Авыртулар, сызланулар аша
Төбәләләр аңа күп күзләр.
Өзлеккәндә, күңел өшегәндә
Таба алар җылытыр сүзләр.
Алтын куллы шәфкать иясенең
Сафлык бөрки нурлы йөзеннән.
Гомер бүләгенең иң зурысын
Кабул итә рәхмәт сүзеннән.
Үз гомерендә медицинага мөрәҗәгать итмәгән кеше юктыр, мөгаен, чөнки һәркемнең актив озын гомерле буласы килә. Кешеләр медицинага үзләрендәге иң кадерле нәрсәне – сәламәтлекләрен ышанып тапшыралар, ә бу табиблардан заманча белем, югары бирелгәнлек һәм яхшы кешелек сыйфатлары таләп итә. Медицина хезмәткәрләре көне – табиблар көне генә түгел, ә фельдшерлар, шәфкать туташлары, кече персонал көне дә, чөнки авыруга мәрхәмәтле һәм игътибарлы мөнәсәбәтне бер генә заманча прибор да алыштыра алмый.
Әнием Раушания Фәрит кызы Налимова үзәк район дәваханәсендә хирургия бүлегендә постта торучы шәфкать туташы булып эшли. Бер карасаң, авыруга уколлар ясау һәм анализлар алуның әллә ни катлаулылыгы юк кебек. Шәфкать туташы һөнәренең никадәр җаваплы һәм катлаулы булуын гади кеше аңлый алмый. Ә бит кешеләр гомере шәфкать туташларының эшенә бәйле! Көн һәм төннең теләсә кайсы вакытында, әнием постта кизү торганда, кешеләр аның янына температураларын төшерү өчен уколлар ясатырга яки операциядән соң яраларын бәйләтергә киләләр, яки “Ашыгыч ярдәм” машинасы белән яңа гына килгән яңа авыруны кабул итәргә һәм урнаштырырга кирәк була.
Ни генә дисәң дә, бу эш күп игътибар һәм көч таләп итә! Әнием мине берничә тапкыр дәваханәгә һәм үзе эшләгән бүлеккә алып барды, анда эшнең ничек оештырылуын күрсәтте, бу минем өчен иң кызыклы экскурсияләр булды! Мин әнием белән горурланам!
Кадерле медицина хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм һәм кешеләргә сәламәтлек бүләк иткәнегез өчен рәхмәт белдерәм. Мин сезгә күп шатлыклар, бәхет, олы мәхәббәт, ныклы сәламәтлек телим. Әлеге бәйрәм көнендә йөзләрегез ихлас рәхмәттән канәгатьләнү һәм елмаюдан балкысын.
Данил НАЛИМОВ.
Фото гаилә альбомыннан алынды.
Читайте нас: