+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
БЕЗНЕКЕЛӘР БУЛДЫРА!
5 сентябрь 2020, 15:54

Талантлы укытучының булдыклы укучылары

В. Т. Акбулатов – “Русиянең иң яхшы укытучысы” конкурсының өч тапкыр җиңүчесеНинди соң алар хәзерге укучылар? Әлбәттә, алар 30 ел элеккеге укучылардан бөтенләй аерылып торалар. Алар бөтенләй башка җәмгыятьтә, башка шартларда үсәләр һәм тәрбия алалар. Хәзерге укучылар уку эшчәнлегендә бик үк актив түгелләр, күпләрендә укуга мотивация түбән.

В. Т. Акбулатов – “Русиянең иң яхшы укытучысы” конкурсының өч тапкыр җиңүчесе
Нинди соң алар хәзерге укучылар? Әлбәттә, алар 30 ел элеккеге укучылардан бөтенләй аерылып торалар. Алар бөтенләй башка җәмгыятьтә, башка шартларда үсәләр һәм тәрбия алалар. Хәзерге укучылар уку эшчәнлегендә бик үк актив түгелләр, күпләрендә укуга мотивация түбән.
Һәм менә монда укытучының роле мөћим дә инде, ул җәлеп итә, ярдәм итә, киңәш бирә. Берлектәге эш барышында кызыксындырылган укучылар эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә шактый белем һәм күнекмәләр алалар. Алар иҗади эшләүче укытучылар белән бергә креатив проектлар төзиләр, фәнни-тикшеренү эшләре алып баралар.
Безнең районда иҗади эшләүче талантлы педагоглар аз түгел. Аларның сәләтле укучылары район һәм республика горурлыгы булып торалар.
Биология укытучысы В. Т. Акбулатовның уңышлы укучылары турында күпләр белә. Бүгенге язмам аның булдыклы укучылары турында.
Три Ключа мәктәбе 11 сыйныф укучысы Богдан Матвеев
өч елдан артык зур кызыксынып, тикшеренү эше белән шөгыльләнә һәм экология фәнен тирәнтен өйрәнә. Экология буенча Бөтенрусия укучылар олимпиадасы төбәк этабының ике тапкыр призеры булып тора. Чакмагыш районында үткән XXVІ республика яшь экологлар һәм урманчылар слетында яшь зоологлар арасында җиңүче булды.
2020 ел Богдан өчен иң уңышлы ел булды. “Бөҗәк-фотоксеннарның төзелеше һәм сезонлы активлык динамикасы” тикшеренү эше белән ул төбәк этабы җиңүчесе булды, ә аннары Мәскәү шәһәрендә В. И. Вернадский исемендәге Бөтенрусия үсмерләр тикшеренү эшләре конкурсында җиңде. Шулай ук ул Казан шәһәрендә укучыларның Н. И. Лобачевский исемендәге Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясендә І дәрәҗә Дипломга лаек булды. Богдан - “Подрост” юниорлар урман конкурсының төбәк этабы җиңүчесе. Әлеге уңышлары өчен ул “Орленок” Бөтенрусия балалар үзәгенә юллама белән бүләкләнде (кызганычка каршы, билгеле сәбәпләр буенча смена булмады).
Һәм әле күптән түгел генә, июльдә, конкурс сайлап алуыннан соң ул “Экология без границ” Русия һәм Беларусь яшь экологлары халыкара слетына Русия Федерациясе җыелма командасы составына кертелде.
10 сыйныф укучысы Виктор Павлов М. Фәрхетдинов исемендәге Мичурин мәктәбендә укыганда ук күп тапкырлар республика һәм бөтенрусия конкурслары лауреаты һәм дипломанты булды. Хәзер ул Уфа шәһәрендә М. Гәрәев исемендәге мәктәп тәрбияләнүчесе, әмма үзенең остазы һәм эколог-дуслары белән элемтәдә тора. Конкурс комиссиясе тарафыннан Виктор да, Богдан Матвеев кебек үк, Русиядән яшь экологлар командасы составына кертелде.
Аяз Гәрәев быел М. Фәрхетдинов исемендәге Мичурин мәктәбен тәмамлады. Сәләтле укучының уңышлары турында “Шаран киңлекләре” гәзите күп тапкырлар язып чыкты, ул күпләгән республика, халыкара конкурслар призеры һәм җиңүчесе.
Иң соңгылары һәм әһәмиятлеләрен генә санап китик. Ул – 2018 елда Русия һәм Беларусь Халыкара слеты призеры, быелгы уку елында экология буенча Бөтенрусия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабы призеры булды һәм БДИ нәтиҗәләреннән башка гына Уфа дәүләт нефть техника университетына укырга кабул ителде, моның белән аны чын күңелдән котлыйбыз! Әлеге нәтиҗә бик әһәмиятле, чөнки соңгы биш елда районда мондый дәрәҗәдәге олимпиада призерының булганы юк иде!
В. Т. Акбулатовның әлеге һәм башка яшь экологларының уңышы юктан гына барлыкка килмәде. Бу уңышка озак еллар нәтиҗәле хезмәт белән күп көч һәм сәләт салынган. Лаеклы бәя һәм ил танылуы алган хезмәт. Владислав Тимерҗан улы – “Русиянең иң яхшы укытучысы” конкурсының өч тапкыр җиңүчесе, РФ Президенты В. В. Путинның Рәхмәт хатын алды. Педагогның хезмәт стажы 40 елга якынлашып килә. Ул өлкән хезмәттәшләре һәм үз тәҗрибәсен бөртекләп туплап, намуслы һәм гадел хезмәт итә, педагогия фәне казанышларын өйрәнә, заман белән бергә атлый.
Маргарита ӘХМӘТОВА әзерләде.
В. Т. Акбулатов укучылары белән.
Читайте нас: