+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар

Шаран Гүзәле – акыллы да, чибәр дә

Шаран районы Түбән Заит авылында туып-үскән Гүзәл Сәгыйтова Казан шәһәре башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча җитәкчесе урынбасары итеп тәгаенләнде Якташыбызны беренче тапкыр “Татарстан - Яңа гасыр” каналында “Мәдәният дөньясында” тапшыруын алып барганда күреп алдым. Ул беркемне дә битараф калдырмый.Зәңгәр күзле, аксыл чәчле, мөлаем йөзле якташыбыз программа кунакларын әңгәмәгә шулкадәр оста җәлеп итә һәм диалоглар төзи ки, ирексездән, менә ул – үз эшен яратып һәм аңлап башкаручы телевидение хәбәрчесе, диясең. Әйе, Гүзәл чыннан да – бар яклап та оста, һәм нинди генә эшкә алынмасын, аны ахырына кадәр җиткерә. Ә инде аның башында нинди дә булса идея туа икән, аны камиллеккә җиткермичә туктамый.

Шаран районы Түбән Заит авылында туып-үскән Гүзәл Сәгыйтова Казан шәһәре башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча җитәкчесе урынбасары итеп тәгаенләнде Якташыбызны беренче тапкыр “Татарстан - Яңа гасыр” каналында “Мәдәният дөньясында” тапшыруын алып барганда күреп алдым. Ул беркемне дә битараф калдырмый.
Зәңгәр күзле, аксыл чәчле, мөлаем йөзле якташыбыз программа кунакларын әңгәмәгә шулкадәр оста җәлеп итә һәм диалоглар төзи ки, ирексездән, менә ул – үз эшен яратып һәм аңлап башкаручы телевидение хәбәрчесе, диясең. Әйе, Гүзәл чыннан да – бар яклап та оста, һәм нинди генә эшкә алынмасын, аны ахырына кадәр җиткерә. Ә инде аның башында нинди дә булса идея туа икән, аны камиллеккә җиткермичә туктамый.
- Без Казан шәһәренең мәгариф, мәдәният, спорт, яшьләр сәясәте һәм сәламәтлек саклау системасын берләштергән әлеге мөһим юнәлешен кемгә ышанып тапшырырга дип озак уйладык, киңәшләштек. Һәм тәҗрибәле җитәкче Гүзәл Сәгыйтованы сайладык. Гүзәл Рәмзил кызы артистлар, җырчылар, музыкантлар, яшь режиссерларыбызны берләштереп, сәләтле яшьләребез белән зур эш башлап җибәрде. Сәләтле, яшь, иҗади Казан белән шулкадәр мөһим кирәкле эш бу, - дип билгеләде Казан шәһәре мэры Илсур Метшин. – Аннары аңа бермандатлы округ буенча шәһәр Думасына керү тәкъдим ителде. Сайлауларда ул чын җиңү яулады – аны яшьләребез генә түгел, ә мәдәният өчен җаны-тәне белән янган барлык кешеләр дә хупладылар.
Гүзәл Рәмзил кызының җаваплы дәүләт вазифасына тәгаенләнүе –Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең аның хезмәткә сәләтлелеген, принципиальлеген тырышлыгын һәм ышанычын тану.
- Казан шәһәре Думасында Г. Сәгыйтова мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссиясен җитәкләде. Ярты елга якын вакыт эчендә ул үзен тәҗрибәле һәм нәтиҗәле эшләүче җитәкче итеп күрсәтте, - дип билгеләде мэр.
Гүзәл – яшь җырчылар, актерларның иҗат мастерскоена әйләнгән “Калеб” яшьләр иҗат берләшмәсенә нигез салучыларның берсе. “Калеб” Татарстан Республикасының сәләтле яшьләре өчен үзенчәлекле университет булып тора. “Калеб”тә мәдәният өлкәсендә күп проектлар бар, мәсәлән, “Безнең җыр” музыка лабораториясе. “Калеб” шигъри баттллар ясый, концертлар, кино караулар, лекторийлар оештыра.
2018 елның сентябреннән 2021 елның февраленә кадәр Г. Р. Сәгыйтова Г. Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрын җитәкли. Кыска гына вакыт эчендә Гүзәл Рәмзил кызы театрны шәһәрнең популяр мәдәни учагы итә алды. Кариев театры шәһәрдә мәшһүр урынга һәм экспериментлар ноктасына әйләнде. Монда Tamga режиссерлар лабораториясе, “Импровизация в театре” арт-лабораториясе үтә. Берничә спектакль Русия һәм Татарстан хөкүмәте грантлары ала. Ниһаять, “Ремесло” яшьләр режиссурасы фестивале Камал театрыннан Кариев театрына күчә.
Түбән Заит мәктәбен тәмамлаган киң күңелле, ачык йөзле кыз турында авылдашлары һәм укытучылары да яратып сөйлиләр. Мәктәпнең элекке татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Русия Федерациясе гомуми белем бирүнең почетлы хезмәткәре Венера Ягъфәр кызы Хисамова билгеләп үткәнчә, Гүзәл һәрвакыт аралашучан, максатчан була, татар телендә чаралар оештыра һәм аларда актив катнаша. Мәктәптә укыганда, татар теле буенча район һәм республика конкурслары һәм олимпиадаларында катнашып, Гүзәл һәрвакыт 1 һәм 2 урыннарны ала.
- Узган елда Гүзәлнең вакыт табып, ихлас күңеленнән минем туган көнемдә 65 яшьлек юбилеем белән котлавы һәм туган татар теленә кызыксыну һәм мәхәббәт уятканым өчен рәхмәт белдерүенә чиксез сөендем. Бу минем өчен бик күңелле булды, аның уңышларында педагогик хезмәтемнең өлеше булуы белән, чын-чынлап горурланам, - ди Венера Ягъфөр кызы.
Күптән түгел Г. Р. Сәгыйтова үзенең чыгышында “Телләр үлмиләр! Үз телен оныткан халык кына үлә! Шагыйрь Рәфыйк Юнысның әлеге юллары бүгенге көндә бик актуаль”, -дип билгеләде.
Гүзәл педагоглар Клара Мөждәб кызы белән Рәмзил Хәбибрәсүл улы Сәгыйтовларның тату гаиләсендә үсә. Әнисе рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. “Клара Мөҗдәб кызы – чын педагог, үз фәнен камил белә, уникаль укыту методикасына ия, балаларда бөек рус теленә мәхәббәт тәрбияли. Аның дәресләре балаларда игелеклелек, ярдәмчеллек һәм мәрхәмәтлелек кебек сыйфатлар тәрбияләүгә юнәлтелгән”, - диде район мәгариф бүлегенең элекке методисты Н. Г. Габдуллина. Әтисе Рәмзил Хәбибрәсүл улы тормыш иминлеге нигезләре дәресләрен укыта, милли көрәш буенча ярышлар оештыра, оста гармунчы. Гүзәлнең истәлекләре буенча, кечкенә чагында әнисе аны бик матур киендерә. Гаиләдә бердәнбер кыз буларак Гүзәлне әти-әнисе һәм ир туганнары иркәләп кенә үстерәләр.
Әти-әнисе аның өчен ныклы һәм тату гаилә үрнәге булып тора. Хәзер Гүзәл үз гаиләсен корды, ире Айнур белән кызлары Асылъярны тәрбиялиләр.
“Шаран киңлекләре” гәзите редакциясе коллективы күренекле якташыбызны чын күңелдән Халыкара хатын-кызлар көне белән котлый! Һәрвакыт шулай сөйкемле, максатчан булып калыгыз, игелекле башлангычларыгызда уңыш юлдаш булсын!
Безнең белешмә
Сәгыйтова Гүзәл Рәмзил кызы 1982 елның 13 мартында Башкортстан Республикасы Шаран районы Түбән Заит авылында туа.
2004 елда буенча Башкорт дәүләт университетын тәмамлый, “филолог” белгечлеге ала.
2004 елның июленнән сентябренә кадәр – Башкорт дәүләт университеты лаборанты.
2008 елның февраленнән 2018 елның сентябренә кадәр – “Татарстан – яңа гасыр” телерадиокомпаниясе алып баручысы һәм редакторы.
2014 елның сентябреннән 2018 елның сентябренә кадәр – Н. Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе доценты.
2018 елның сентябреннән 2021 елның февраленә кадәр – Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры.
2021 елның 15 февраленнән – Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.
2020 елдан 2021 елга кадәр – Казан шәһәр Думасы депутаты.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Рәхмәт хаты (2016 ел), ТР Мәдәният министрлыгы Рәхмәт хаты (2014 ел) белән бүләкләнә, Д. Сираҗиев исемендәге иҗтимагый премия лауреаты (2016 ел) булып тора.
Филология фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә ия.
“Якташларыма чиксез рәхмәтлемен”
Эш графигы тыгыз булуга карамастан, Гүзәл Рәмзил кызы минем белән телефоннан әңгәмәләшергә вакыт тапты һәм Түбән Заит авылындагы балачак, мәктәп еллары турында истәлекләре белән уртаклашты:
“Үз тормышымда мин гаиләмә һәм үзем үскән даирәгә бурычлымын. Әти-әнием һөнәрләре буенча укытучылар, яшь чакларында иҗатка күп вакытларын бирделәр. Актив кеше буларак, әти авылда ансамбльләр оештырды. Әнине инде рус теле белгече буларак беләләр. Әти-әнием миндә иҗатка мәхәббәт, сәнгатькә, җырга һәм, әлбәттә, кешеләргә үзенчәлекле мөнәсәбәт: гаделлек, тугрылык һәм ихласлылыкка омтылу тәрбияләделәр. Укытучыларыма бурычлымын. Аларның һәркайсы йөрәгемдә якты эз калдырды. Барысы турында да сөйләп булмый. Мәсәлән, директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Рүзилә Нурулла кызы Локманова беренче сыйныфтан ук миңа активлык чагылдырырга һәм барлык чараларда катнашырга һәрвакыт ярдәм итте. Бу гаҗәп тә тоела кебек, әмма ул һәр елны минем туган көнемә килде, бала чагымда мондый игътибар миңа шулай тиеш кебек тоела иде.
Сыйныф җитәкчебез Клара Гарифуллина искиткеч кеше иде. Ул безнең сыйныфны берләштерде, күп вакытыбызны бергә үткәрә идек: табигать кочагына барулар һәм мәктәп кичәләре оештырдык.
Татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз - Венера Ягъфәр кызы Хисамовага бик рәхмәтлемен. Ул безне олимпиадаларга йөртмәсә, татар язучылары иҗатларына кызыксыну уятмаса, минем юлым нинди булыр иде, дип уйлыйм мин хәзер. Хәтеремдә, бервакыт ничектер Венера апа белән Уфага республика олимпиадасына бардык, һәм мин туганнарыма кунакка кердем. Алар мине үзләрендә кунарга калдырдылар. Ул чагында телефоннар юк иде, укытучыма бу турыда хәбәр итә алмадым. Ул исә төне буе йоклый алмыйча, борчылып чыккан.
Ике ел элек Шаранда Кариев театры гастрольләре вакытында онытылмаслык җылы очрашу бүләк иткәннәре өчен якташларыма чиксез рәхмәтлемен. Апрельнең әлеге кичендә барлык укытучыларым һәм дусларым безнең белән булдылар.
Миңа бүләк иткән яхшылыклары өчен якташларыма кайчан да булса рәхмәтемне белдерә алырмын, дип уйлыйм.
Миләүшә ХӘМӘДИЕВА.
Рәмзил һәм Клара Сәгыйтовлар.
Гүзәл сәгыйтова кеызы Асылъяр белән.
Читайте нас: