+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
15 декабрь 2017, 02:00

Бергә ботен сынауларны җиңеп була

Чалмалы авыл мәдәният йортында яшь буында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләргә карата толерант мөнәсәбәт тәрбияләүгә өндәүче чара үтте. Чараны авыл китапханәсе китапханәчесе И. С. Халисова һәм өстәмә белем бирү педагогы Т. Л. Зәйнагалина алып барды. Алар сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булуга карамастан, күренекле спортчылар булып киткән танылган кешеләрнең исемнәрен атадылар.

Чалмалы авыл мәдәният йортында яшь буында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләргә карата толерант мөнәсәбәт тәрбияләүгә өндәүче чара үтте.

Чараны авыл китапханәсе китапханәчесе И. С. Халисова һәм өстәмә белем бирү педагогы Т. Л. Зәйнагалина алып барды. Алар сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булуга карамастан, күренекле спортчылар булып киткән танылган кешеләрнең исемнәрен атадылар.

“Фантазия” иҗат берләшмәсендә шөгыльләнүчеләр (җитәкчесе Т. Л. Зәйнагалина) мәктәп тормышыннан күренеш күрсәттеләр. Алып баручылар яшь тамашачыларга табышмаклар да әйттеләр, “Рифма әйт”, “Әдәби геройның тулы исемен әйт”, “Кем сүзләре?” уеннары (И. С. Халисова әзерләде) үткәрделәр. Балалар сорауларга бик теләп җавап бирделәр. Аннары “Салават күпере” балалар клуб берләшмәсендә (җитәкчесе Е. С. Пирогова) шөгыльләнүчеләр заманча, шулай ук халык биюләре башкардылар.

Менә сәхнәгә күңелсез шамакай (Е. С. Пирогова) чыкты һәм тамашачыларга: “Балалар! Минем күзләрем күрми һәм аякларым авырта! Берничә биремемне үтәсәгез, миңа ничек ярдәм итәчәгегезне күз алдына да китерә алмыйсыз!” – дип мөрәҗәгать итте. Теләүчеләр табылды, алар шамакайга ярдәм итәр өчен йөгереп сәхнәгә менделәр. Уңышлы үтәлгән ике кызыклы бирем – һәм, менә сиңа тылсым, ул күрә башлады, аксаклыгы да бетте! Хәзер инде шамакай, күңеле күтәрелеп, балаларга апельсин һәм тәм-том өләште, балаларны сәламәт тормыш белән яшәргә, игелекле һәм шәфкатьле булырга өндәде.

З. ХАННАНОВА. Чалмалы авылы.

Чарада катнашучылар.


Читайте нас: