+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
12 декабрь 2018, 14:41

Әнкәем кичергәннәр

Әнкәем кичергәннәр

Әнкәем кичергәннәр
Әткәй дә, әнкәй дә юк инде хәзер. Башта йөгереп эшләп йөргән җиреннән әнкәй йөрәк өянәгеннән үлеп китте. Шул хәбәрне алгач ашыгып юлга кузгалдык. Кайтып кергәндә салган ипиләре дә суынырга өлгермәгән иде әле... Әткәй мескен булып калды, кар явып юлларны күмгәнче зират юлыннан кайтып кермәде. Гел әзерләп биргәнгә өйрәнгәнгә микән, баштарак хәтта шкафта, гомер буена бер урында торган алмаш киемнәрен дә таба алмый җәфаланды. Шулай бер кышны чыкты, җәй дә үтте. “Балам, озын кышларны үткәрү бигрәк авыр. Әнкәгезнең елын үткәргәч, кышка сезгә барырмын инде булмаса”, - дигән иде ул. Шулай килештек. Без биш бала. Әткәй беребездән дә артмый. Әмма башкалар еракта, шәһәрдә күпкатлы йортларда яшиләр, ә безнең үзебезнең ихата. Шуңа күрә аның өчен иң уңайлысы бездә булыр дип уйлаган идек. Юк шул, барып чыкмады, әнкәйнең елына кадәр яши алмады ул, кырык җиде көн калгач, ихатада йөргән җиреннән егылып үлде.
Безнең әнкәй шушы район кызы. Башыннан кичергәннәрне аның өзек-өзек сөйләгәннәреннән генә беләм. Беркайчан да сөйләргә яратмады ул үзе күргәннәрне. Сораштыра башласаң елый башлый иде. Еламаслык та түгел шул. Аңа 9 яшь булганда картәниебез вафат булган. Ул вакытка олы апасы инде Үзбәкстан якларына чыгып киткән, икенче сеңлесен дә үзе янына чакыртып алган, абыйсы армия хезмәтендә булган, шул китүеннән сугыш беткәч кенә кайта алган ул. Өйдә ике бала – әнкәй һәм биш яшьлек энесе калганнар. Кызын ияртеп яшь хатын килгән. Менә шул көннән башланган да инде әнкәй белән энесе өчен тәмуг. “Үги кыз” әкияте бер як читтә торсын. Бөтен җиргә йозак эленгән, бер кыерчык ипине дә рөхсәтсез алып ашый алмаганнар алар. Үги әнинең кызы ике яшькә олырак булса да, өйдәге бөтен эш безнең әнкәй иңнәренә төшкән, мунчага да чана белән алып барган үги апасын. “Алтынчы сыйныфта укыганда кышкы салкыннарда иртән, җиде чакрым ераклыктагы күрше авыл мәктәбенә укырга киткәнче, мичкә ягып, тавыкларга бәрәңге пешереп төя, самавырны өстәлгә утыртып китә идем. Кайткач та эш җитәрлек, үги әни бәйли дә, тегә дә белмәде. Барысы да минем өстә булды”, - дип сөйләгәне хәтердә. Шуның өстенә энесен дә җәберләтәсе, аңа авырлык китерәсе килми бит. Шуны әйтим, ул шул энесен, хәсрәтләрне бергә күргәнгәдер инде, картайганчы башкаларга караганда якынрак күрде, көченнән килгәнчә үзенә дә, балаларына да ярдәмләшергә тырышты. Картәти дә яшь хатын сүзеннән чыга алмагандыр инде. Сугыш башлангач, болай да такы-токы тормыш тагын да ныграк мөшкелләнә. Күршеләр барлыкта яши, авыз тутырып икмәк ашый, сөт-катыклары да бар. Өстәвенә, әле сугышта йөргән уллары, әнкәйнең абыйсының яшьтәше, посылка да салгалый. Бала бит, кызыккандыр инде, әнкәй дә абыйсына: “Абзыкай, миңа сугыштан ефәк күлмәк салып җибәр әле, туфли дә, сәгать тә кирәк”, - дип хат язып җибәрә. Шулай ел артыннан ел үтә, Җиңү килә. Әнкәй 1953 елда мәктәпне тәмамлый. Ятимә кызның уңганлыгын белгәнгә микән, аны армиядән кайткан күрше авыл егетенә димлиләр. “Күршеләр ихатасыннан койма ярыгыннан карап тордым, алар киткәнче чыкмадым. Ниһаять, үги әнидән котылам дип сөенгән идем шул чакта”, - дип сөйли иде әнкәй. Бер атнадан никах укыталар һәм аны кияү йортына алып китәләр. “Килеп кердек шулай ихатага. Йорт-җирләре ныклы, абзар-куралары да бар, зур гына бакчада умарталар да күренә. Ишектән килеп керсәм... каршымда өч карчык утыра. Берсе каенанам булса, икенчесе аның каенанасы, өченчесе – әнисе”. Шулай бер кабаладан икенчесенә эләгә ул. Картәни авылда даны таралган усал хатын була, бик нык җәберли ул яшь киленне. Өйдә беркем дә аның сүзеннән чыкмый. Йомшак холыклы картәтиебез гел якларга тырыша аны, карчыклар да туры килгәндә, тегеңә күрсәтә күрмә дип, кесәсенә я кәнфит, я шикәр салып куялар. Йортта хезмәтче урынына була әнкәй. “И күрде инде башлар, беренче балам белән йөклемен, бакчада ун төптән артык карлыган үсә, шуннан бер бөртек җимеш өзеп кабарга да куркам. Кайнатмалар ясаганнан соң табакны ялый идем. Күршедә яшәүче ак әбигә (ул да безнең авылдан килен булып төшкән) рәхмәт, яшереп кенә чакырып кертеп карлыганын да, чиясен дә ашатты. Түз балам, ирең әйбәт бит, гомергә бергә яшәмәссез дип әйтә килде ул гел. Бервакыт шулай каенанамнар кунакка китте, йортта үзебез генә калдык. Чоланда каклаган казлар эленеп тора, шуларга карасам, авыз суларым килә. Әткәгезгә әйттем. Берсен кисеп кертте дә аш салырга кушты. Казан астына ягып җибәрдем, аш кайный, каз пешә. Көтмәгәндә тәрәзәдән ихатага каенанамнар кайтып кергәнен күрдем. Шулпаны тиз генә ашлы суга бушаттым, каз кисәген куеныма кыстырдым да, алар өйгә керүгә йөгереп тышка чыгып киттем. Мальчик кушаматлы этебез бар иде, итне шуңа ташладым. И бигрәкләр дә җебек булганмын инде, абзарга кереп булса да ашый да белмәгәнмен шуны. Өйгә аш исе чыккач барыбер белгәннәрдер бит инде. Шулай да эндәшүче булмады”. Ике кызлары тугач, бура бурап йорт тергезә алар. Яшь бала белән кышка каршы башка чыгалар. Өй эчендә бернәрсә булмый. Картәти белән әткәй өстәл-караватлар ясыйлар, күрше бабай мич чыгарып бирә. “Әткәгезнең аягына кияргә оекбашы юк. Бәйли белсәм дә җеп юк бит. Каенанамнан сарык йоны сорамакчы булдым. Ике аягыңның берсен атлыйсы булма, аякка гәзит урап чыксам чыгармын кышны, әмма инәкидән сорамыйсың, диде әткәгез. Шул елны авылга пима басучылар килде. Аз булса да акчасы булыр дип, фатирга керттек шуларны. Бераз йон арттырдылар, эрләп оекбашлар бәйләдем. Артларыннан пычрак күп калса да, түзәргә туры килде инде. Шулай тернәкләнеп киттек. Акрынлап мал-туар үрчеттек. Үзебез ашамасак та, дуңгызлар да асрап саттык хәтта. Шуннан син тудың. Берегезне бәләкәй арбага салып, икенчегезне арба артына бастырып, өченчегезне җитәкләп басуга эшкә йөрдем. Бервакыт шулай кибеткә прәннек кайткан. Алдым да, төенчеге белән базга төшереп куйдым. Син бәләкәй бит, берәмләп кенә алып чыгып ашатырга иде исәбем. Каһәр төшкере дуңгыз базга егылып төшеп шул прәннекне ашап бетергән”.
Гомер шулай үтә торды. Тагын бер сеңлебез, энебез дөньяга килде. Без тәгәрәшеп үстек, картәнинең дә кулыннан көч китте, картәтигә инсульт булып урынга калды. Шуннан аларны безгә яшәргә алып килделәр. Алты почмаклы өйдә тугыз кеше яшәдек, җәйге каникулларда, туганнарның балалары кайтып, уналтышар җанга җиткән чаклар була торган иде. Әнкәй көн саен мич тутырып ипи сала, умач уып кысыр аш пешерә, туң майда бәрәңге кыздыра. Эштән дә калмаска кирәк бит әле. Күрше-күлән, авыл халкы, булмас, күңеле җитеп карый алмас, диәләр дә, әнкәй картәни белән картәтине озак еллар тәрбияләп соңгы юлга озатты. Картәнинең әнкәйгә рәхмәттән башка сүзе булмады, мунчага да тик аның белән генә барды, керләрен дә тик аңардан гына юдыртты. Кызы кунакка алып киткәндә дә, озак тормый, сагындым, дип кайтып җитә иде.
Яшьлектәгесе үткән инде, картайганда җан тынычлыгы бирсен Ходай дип яшәде әнкәй. Теләкләре кабул булды. Күрше-күлән, туганнар белән аралашып, үзара ярдәмләшеп, бик тату яшәде алар. Шуңа күрәдер инде аларны әле дә сагынып сөйлиләр. Без дә кайткан саен күршеләр белән очрашабыз, кайсына гына керсәк тә балаларыдай күреп каршы алалар, кермәсәң үпкәлиләр хәтта.
Н. ТИМЕРҖАНОВА.
Читайте нас: