+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
14 декабрь 2018, 17:44

Рухи ныклык үрнәге булды

Рухи ныклык үрнәге булды

РАЙОН ТАРИХЫ – КЕШЕЛӘР ЯЗМЫШЫНДА
Рухи ныклык үрнәге булды
1964 ел мартында яшь белгеч Дмитрий Михайлович Просвиркин Мичурин совхозы директоры була
Ул 1934 елның 8 ноябрендә Бакалы районы Максимовка авылында туа. Балачагы һәм үсмер еллары сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларга туры килә аның. Әтиләрен фронтка алгач әниләре өч бала белән ялгыз кала, басуда эшли. Дмитрий башта урындагы башлангыч мәктәптә, аннары башка ике мәктәптә укый. Берничә чакрым ерыклыктагы мәктәпкә йөреп укуы бик авыр була аңа. Әмма, барлык авырлыкларга карамастан, үз дигәнендә нык торучан һәм максатка омтылучан егет урта белем ала, ә 1957 елда Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының зоотехния факультетын кызыл дипломга тәмамлый. Башта Әлшәй, аннары – Шаран районнарында эшли. Биредә эшләү елларында Д. М. Просвиркинның тормышында күп чагу вакыйгалар була: ул КПСС сафларына кабул ителә; үз парын – 17 яшендә, мастер-төзүчеләр мәктәбен тәмамлагач, Ставрополь краеннан ерак Башкортстанга килергә курыкмаган кыю, сөйкемле кыз Валентинаны очрата; гаиләләрендә уллары Александр һәм кызлары Татьяна туа. Ә инде Мичурин авылында уллары Михаил дөньяга килә.
Дмитрий Михайлович 30 яшендә ул вакыт өчен бик зур Мичурин совхозының (аның составына 47 торак пункт керә) директоры була. Ул җитәкләгән 10 елда совхоз артта калучыдан игенчелек һәм терлекчелек нык үскән алдынгы хуҗалыкка әйләнә. Совхозның үзәк усадьбасы танымаслык булып үзгәрә: төзелеш материалларына кытлык чорында хезмәткәрләр өчен тулай торак, заманча мәктәп, мәдәният йорты, балалар бакчасы (ул “Иң яхшы авыл балалар бакчасы” конкурсында җиңүче була), күп санда уңайлы торак йортлар, терлекчелек фермалары төзүгә ирешәләр. Әлбәттә, болар әтинең генә түгел, ә аның әйдәүче белгечләре һәм совхозның барлык эшчәннәре командасының тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Әти биредә эшләүчеләрнең һәркайсын, нинди вазыйфа биләвенә карамастан, исем-шәрифе белән хәтерли иде. Хезмәттәшләре сөйләвенчә, ул намуслы, әдәпле, принципиаль, гадел, үзенә һәм кешеләргә карата таләпчән җитәкче була. Әти бик иртә тора, чәчү һәм урып-җыю чорында иртәнге 5тә инде совхоз кырларында була, ә өйгә еш кына төн уртасы үткәч кенә кайта иде. Совхоз эше өчен янып яшәде ул һәм 1972 елда авыр инфаркт кичерде. Моннан соң табиблар киңәше буенча Дмитрий Михайлович җитәкче вазыйфада кала алмады. Гаилә Уфага күченде. Дмитрий Михайлович пенсиягә чыкканчы республика Авыл хуҗалыгы министрлыгында эшләде, әмма күңеле белән “баласы” – Мичурин совхозы белән булды: аның уңышларына һәм якташлары белән һәр очрашуга шатланды, еллар үтү белән совхозның таркалганын ишетеп, кайгырды. Ул һәрвакыт “Известия”, “Комсомольская правда”, “Аргументы и факты” кебек яраткан гәзитләре аша сәяси вакыйгалардан хәбәрдар булды.
Совхоз директоры булып эшләгәндә әти читтән торып Бөре педагогия институтын тәмамлады. Ул мәктәпләр тормышы белән һәрвакыт кызыксынды, СССРда белем бирү системасы иң яхшысы, дип исәпли иде. Без, балалары белән шөгыльләнергә вакыты булмаса да, оныклары белән математикадан мәсьәләләр чишә алды, аларда китап укуга мәхәббәт тәрбияләде. Ул әдәбиятны, аеруча рус классикасын яратты. Өлкән яшендә дә Лермонтов, Достоевский, Толстой һәм Чехов әсәрләрен кабаттан укып чыкты, Некрасов һәм Пушкин шигырьләрен яттан сөйләде. Ә күпме җыр белә иде әти һәм ничек җырлый иде! Табигать кочагында булырга яратты, һәвәс гөмбәче иде.
Әти җиңел булмаган, әмма бәхетле, озын гомер кичерде. Аңа яңадан инфаркт һәм ике тапкыр инсульт кичерергә туры килде. Әмма рух ныклыгы, какшамас ихтыяр көче, оптимизмы һәм, әлбәттә, балалары һәм тормыш иптәше Валентина Дмитриевнаның хәстәрлеге ярдәмендә аякка басты, актив тормышка кайтты.
2018 ел октябрендә әти-әниебез никахта яшәүләренә 60 ел тулуны билгеләргә тиеш иде. Әмма әтиебез 2017 ел декабрендә вафат булды. Без – балалары, оныклары һәм оныкчыклары өчен ул һәрвакыт Туган иленең патриоты, яраткан ир һәм хәстәрлекле әти үрнәге булып калачак.
Татьяна ПРОСВИРКИНА. Уфа шәһәре.
Читайте нас: