+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
5 март 2019, 14:16

АЙСӨЯР

АЙСӨЯР

АЙСӨЯР
Болында бер-берсен куышып очкан ак күбәләкләр кебек, җир өстенә ап-ак кар ява. Шул хәлдәнме, күңелгә рәхәт бер җиңеллек иңә. Айсөяр дә үзенең тормышын шушы кар бөртекләренә охшатып куйды. Каядыр ашкынасың, нәрсәдер эшләргә омтыласың, ә алда серле билгесезлек. Аның күз алдына Рөстәм килеп басты. Кызларныкы кебек оялчан мөлаем караш. Тагын? Тагын хыялый саф күңеле бар. Кинәт колак төбендә әнисенең ачулы тавышы ишетелгәндәй булды: "Минем инвалидка бирер кызым юк!»
Буранлы салкын кич иде. Сигез чакрымдагы район мәктәбенә барып укып йөрүче яшьләр кайтыр юлга чыктылар. Үч иткән кебек, юлны кар күмеп килә. Каршы искән җил сулышны кисә, йөзгә бәргән бозлы кар бөртекләре яндырып алгандай итә. Күпме юл үтелгәндер, арудан күзләр йомыла башлады. Аяклар ял сорый, ләкин утырырга ярамый. Шулвакыт, артта машина тавышы ишетелде. Үзләре авылыныкы Ганиф икән. Ул, кабинадан башын чыгарып:
— Айсөярдән башкаларыгыз утырыгыз! — дип кычкырды.
Ару үзенекен иткән, күрәсең, каршы әйтүче, оялтырга теләүче дә күренмәде, барысы да ашыгып әрҗәгә төялә башладылар. Машина кузгалып та китте. Кыр уртасында Айсөяр белән аның күршесе Рөстәм генә басып калды. Күршесен ялгыз калдырасы килмәде аның. Ганифнең Айсөяргә күзе төшеп йөрүен, бу үчегүнең Айсөярне үзенә карата алмаганлыктан икәнен белә иде ул.
Рөстәм Айсөярнең кулыннан алды:
— Бергә кайтырбыз, Айсөяр!
Җил көчәя төште, атлавы тагын да кыенлашты. Көрт баскан юл соңгы көчне суыра. Хәлсезләнгән Айсөяр кар көртенә сөрлегеп егылды:
— Калдыр, Рөстәм, хәлең барында атла.
— Юк, Айсөяр, син ни сөйлисең?!
Рөстәм, тунын салып, Айсөярне төрде дә кулына күтәрде. Аңа юл озын, чиксез озын тоелды. Авыл башына җиткәндә, тыны кысыла, күз аллары караңгылана башлады. Айсөярне җиргә төшерде дә соңгы көчен җыеп, кырый йортның ишеген дөбердәтте. Җир астыннан килгән кебек: «Кем бар анда?» — дигән тавыш ишетелгәндәй булды...
Рөстәмне больницага авыр хәлдә китерделәр. Үпкәләре каты шешкән булган икән. Хәтта... бер үпкәсен кистеләр...
һушына килеп, күзен ачуга, Рөстәм үз янында әнисен күрде.
— Шөкер, улым, күзеңне ачтың. Икенче атна саташасың бит инде.—Ана тыела алмыйча елап җибәрде.— Әй, улым, улым. Бигрәк яшь бит әле син.
Бу яшьтән...
Күпмедер вакытка сүзсез калдылар. Болай тору авыр, чиксез авыр иде.
— Әни, Айсөярнең хәле ничек?
— Ул да шушы больницада ята. Суык тидергән тидерүен, хәле яхшыра, диделәр. Көн саен, күзеңне ачмагач, елап чыгып китә. Рөстәмнең күңеленә җиңеллек килгәндәй булды.
Тәненә җылылык иңеп, сабый балалар кебек изрәп йокыга талды. Больницадан ул ярты елдан соң гына чыкты. Әтисе ат белән алырга килгән иде.
...Айсөярне әнисе гадәттәгедән соңрак уятты. Идән юарга җыенган иде, ай-ваена карамыйча чиләкне кулыннан алды. Күз карашыннан, үзалдына елмаеп йөрүеннән нәрсәдер әйтергә теләве сизелә. Айсөяр сорарга базмады. Хәер, әнисе озак көттермәде:
— Кызым, кичә сине Ганифкә сорап килгәннәр иде. Булдыклы, мал таба белә торган җегет. Төскә-биткә дә чибәрлеге бар. Яшең дә бара, кыз кешенең вакытында урнашып калуы хәерле. Айсөяр агарынып калды. Егылып китмәс өчен өстәл читенә тотынды.
— Әнием, син ни сөйлисең? Оныттың дамыни?
— Шаярган, беткән. Атаң да бер дулап алганые.—
Аның йөзенә ачу катыш мыскыллы елмаю чыкты.
— Нәрсә, шул аяклы казаны кызганасыңмы? Бергә кайткан дип, ул кадәр... Күрше кызын ташлап кайтмас тагын.
— Әнием, кирәкми, син ничек алай әйтә аласың?..
Әрнү, ачу, рәнҗү бергә кушылып, күз яше булып акты. Ачы, чиксез ачы иде бу яшьләр.
Айсөяр өченче ел инде медицина институтында укып йөри. Беренче елны авылын, дусларын бик сагына иде. Хәтта укуны ташлап кайтырга җыенган чаклары да булды. Тик, врач булып, Рөстәмне аякка бастыру теләге генә тотып калды. Тора-бара студент тормышы аны үз кочагына алды. Иптәшләре Айсөярне шат күңелле, эчкерсез, ярдәмчел булуы өчен яраталар. Тик үзе генә калганда, аның йөзенә моңсулык, әйтеп аңлата алмаслык сагыш иңә. Рөстәм, Рөстәм... Хәзер очар кош булып аның янына кайтасы иде дә, берәр җылы сүз әйтеп, күңелен юатасы иде. Тау-ташлар актарырлык йөрәге була торып, кимсенеп яшәү бик авырдыр аңа. Хәер, нигә әле ул алай уйлый?! Әнә бит ул да институтка укырга кергән, югары белемле агроном булачак. Туган җирен, аның матур табигатен ярата ул. һәрнәрсәгә үз фикере, үз карашы бар. Аның хыялый табигате дә шул яратудан килә торгандыр әле. Юк, ничек кенә булмасын, алар бергә булырга тиеш. Ул аңа гомере буе бурычлы. Ярата, бик ярата да бит әле Рөстәмне...
Ә әнисе? Ул да кызына бәхет, сәламәт ир тели түгелме соң! Аңлармы ул Айсөярне?! Әнә бит, Рөстәмне кереп тиргәп чыккан. «Минем кызым бер генә,
үз хәлеңне аңла, күңелен иләсләндермә»,— дигән.
* * *
Айсөяр куркып уянды. Күңеле байтак вакыт шомлы төш тәэсиреннән арынып җитә алмады, бөтен тәне җиңелчә дерелдәде. Төшендә ул япан кыр буйлап бара, имеш. Тирә-якта, күз күреме җирдә кара җир. Шулчак каяндыр әнисе килеп чыкты: үзе елый, кулы белән күрсәтеп, нәрсәдер әйтергә, аңлатырга тырыша. Айсөяр әнисенә каршы йөгерде. Инде әнисенең кулыннан алып, юатыйм дигәндә генә, шомлы караңгы бушлыкка очты. Ул көнне укуы уку булмады. Профессорның сүзләре колак яныннан гына уздылар. Ә бит элек ул аның лекцияләрен һәрвакыт кызыксынып тыңлый иде. Тулай торакта аны начар хәбәр көтә иде. «Әтиең авыр хәлдә район больницасында»,— дигән телеграмма тапшырдылар. Айсөярнең кулын көйдергәндәй итте телеграмма кәгазе. Ничек автовокзалга барып җитүен, билет алып автобуска утыруын да тоймады. Инде җеп өзәрлек тә хәле калмыйча, район больницасының авыруларны кабул итү бүлегенә килеп кергәндә, көн кичкә авышкан иде. Дежур врач Айсөярне:
— Бәхетең бар икән, сеңлем. Әтиең яшәр. Шундый авариядән исән калу үзе бәхет инде ул,— дип каршы алды.— Кайгырма, сеңелкәш, акрынлап булса да, савыгыр әтиең. Айсөяр әтисен салган палатага курка-курка гына керде. Бөтен башы марляга уралып хәрәкәтсез яткан әтисен күрүгә, йөрәге авыртудан кысылып куйды.
— Исәнме, кызым. Кил, курыкма, якынрак кил.
Танып та булмый торгандыр мине. Менә ничек килеп чыкты бит әле язмыш дигәнең.
Айсөяр әтисенең күкрәгенә капланды.
— Әти, әтием, нишләттеләр сине?
— Артыгын өзгәләнмә, кызым, рәтләнер дип өметләник. Синең бәхетеңә исән калганмындыр инде.
Дөнья хәлен белеп булмый икән... Бар, кайт инде, кызым, кичкә каласың. Әниеңне юат. Ничек тә яшәрбез әле...
-****
Өй түрендә бер-берсенә сыенып ана белән кыз утыра. Бүлмә тып-тын. Стенадагы сәгать тә, тынлыкны бозарга теләмәгәндәй, туктап калган.
— Син миңа рәнҗемә инде, кызым. Тормыш шулай кырысландыргандыр мине. Мин дә атаңа өзелеп яратканнан чыкмаган идем. Дөнья көтә белә дип карадым. Чибәрлеге дә бар иде. Бер-ике ел әйбәт кенә тордык. Кеше заты шулай бит ул: авырлыкларга түзсә дә, мактаулардан башын югалта. Алдынгы шофер дип гел мактап килделәр. Шуңамы, эчүгә сабышты. Башта юк-барны сәбәп итеп эчсә, соңга таба көн саен исереп кайта башлады. Кайтмый калган көннәре дә булды, кем янында кунуын ирләргә батырлык итеп сөйли, диделәр. Андый чакларда бар шатлыгым син идең.— Ана авыр сулап куйды.— Әй дөнья, дөнья. Хәзер атаң эчми. Тик ике көннең берен урын өстендә уздыра. Инде менә Рөстәм дә өйләнде. Беләм, кызым, син аны оныта алмыйсың. Бар гаеп миндә булды. Сиңа өметен өздердем бит. Тик гаепләмә син аны, кызым. Үзең беләсең, Рөстәм кайгысыннан әнисе Сәхипҗамалтәй дә бик бетеренде. Өйдә булышчы, иптәш булыр дигәндер...
Нигә соңлап кына үкенә икән адәм баласы?!
— Их әни, әни! — Айсөяр, тәрәзә янына килеп, урамга күз салды. Тышта яз кояшы балкый. Тәрәзәдән төшкән җылы йомшак нурлар күзләрне генә түгел, күңелне дә иркәли. Өй түбәсеннән, бер-берсен куыша-куыша, тамчылар тама. Алардан барлыкка килгән күлдәвекләр, бозны ярып, мул сулы инешләргә юл ала.
Айсөяр тамчыларга карап уйга чумды: «Табигатьтә һәр нәрсә яшәргә омтыла. Ә ни дип соң ул да үз юлын ярмады? Бәхет өчен көрәшергә кирәк икән! Ә ул өметләнде, һаман да нидер көтте. Соңлап, бик соңлап кына аңлады шул, беренче сынаудан ук каушап калды.
Алда зур тормыш. Әзерме ул аңа? Нәрсәдән башларга? Кайтырмы яшәү мәгънәсе?!»
Фирдәвес Зәриф
Читайте нас: