+11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
5 март 2019, 14:24

Уйлану...

Уйлану...

Уйлану...
Гөлназ җил улаган тавышка уянып китте. Тышта буран котыра, җил бозлы кар бөртекләрен тәрәзәгә бәрә дә яңаларын эләктереп ала. Шулай чиксез дәвам итәр төсле. Гөлназ үзенең шыксыз тормышын да әнә шул язгы кар бөртекләренә охшатты. Ә нигә?! Язмыш аны кайчаннан бирле инде тормыш сикәлтәләренә ташлап сыный, ләкин ул кар бөртегедәй ятып калмый, тырыша-тырыша өскә үрмәли. Читтән караган кеше аны бәхетле саный торгандыр: ире, кызы бар, һәр ягы түгәрәк кебек. Тик барыбер нәрсәдер җитми һәм бу хәл үзен торган саен ныграк сиздерә. Әллә соң? Юк, юк! Гөлназ бит аны күптән онытты, онытырга тырышты. Хәер, онытмаслык нәрсәсе бар иде соң ул егетнең? Кешеләргә тиз ышанучан, шигырьләр язучы зәңгәр күзле сабыр егет. Бергә укыган бер кызга да игътибар итмәде. Шуңа да Гөлназның аны үзенә каратасы килде. Лекция тыңлаганда, артка борылып, Расихка караш ташлый иде ул. Расих башта аңа игътибар итмәде, хәтта бервакыт кызлар алдында аннан көлде дә. Ләкин тора-бара Гөлназ барыбер аны үзенә каратты, ә аннары теге көлүнең үчен алды. Автобус тукталышында көтеп торырга кушып, үзе башка егет белән киткәләде. Расих ачулана, ә берничә көннән, Гөлназ сүз кушкач, яңадан оныта иде. Хәер, бер Расих кына булмады. Группадагы бер чибәр егетнең, киребеткән кыз син, дип әйтүе әле дә исендә. Гөлназ үзе дә чибәр, җитмәсә, самими булып та кылана ала иде. Аңа шулай озак дәвам итәр кебек тоелды. Ә бер көнне... Расихны, өйләнгән, диделәр. Гөлназга башта бик сәер тоелды: ничек инде Расих өйләнгән? Әллә аңа үч итепме? Шунда гына ул үзенең Расихка битараф түгеллеген аңлады.
Хәер, өйләнсә дә, егетләр беткәнмени?! Әнә, күрше авылдан акыллы гына бер чибәр егет укып йөри... Гөлназ үзен шулай юатырга тырышты. Ә җәен алар, диплом яклап, төрлесе-төрле якка таралыштылар. Икенче елны Гөлназ кияүгә чыкты.
Илшат белән әйбәт кенә яшәп киттеләр, ярата да кебек иде. Ләкин барыбер күңеле ятмады. Тышкы яктан ул Илшатка ягымлы булырга тырышты, аш-суны да оста әзерли иде. Ә берничә елдан Гөлназ Илшатның үзенә хыянәт итүен белде. Әллә соң хатын-кыз гына түгел, ир-атның да күңеле сизгерме?
Юктыр, алай ук булмас. Сәбәбе — җилбәзәк хатыннарда. Нинди хатын-кыз чибәр ирне игътибарсыз калдырсын: башта күргән саен ягымлы гына елмаеп сүз куша, ә аннан, бер нәрсә ватылды, төзәтеп ирмәссеңме икән, дип, өенә чакыра. Ирләр юләр бит алар: башта вакыт уздырам дип йөри, тора-бара чын мәхәббәтне, үзен аңлаган бердәнбер кешене таптым, дип уйлый башлый... Хәер, Илшатны гаепләргә хакы бармы соң аның?
Чынлап ярата алмады бит ул Илшатны, йөрәгенә кертә алмады, аңа бушлыкны тутыручы бер әйбер итеп кенә карады. Күрәсең, тормышта бик кыйммәт түләргә туры килә торган ялгышлар да була икән шул.
Уйларыннан арынырга теләп, Гөлназ бакчага чыкты. Әнә, яз җитеп килә, канәфер чәчәккә бөреләнгән, салкыннар тимәсә, тиздән чәчәк атар. Табигать-ана тереклеккә мәрхәмәтсез түгел.
Кинәт аның битенә тамчы тамды. Гөлназ, гаҗәпләнеп, күккә карады. Буран басылган. Күк йөзе чалт аяз. Шунда гына ул, ике битен кызыштырып, кайнар күз яшьләре агуын тойды. Шулай хисләренә ирек куеп шактый торгач, Гөлназ, исенә килеп, күз яшьләрен сөртте, оялып, яшь аша елмаеп куйды. Аннары, чәчләрен төзәтеп, әйләнә-тирәгә күз салды. Тирә-як тып-тын, зәңгәр күк йөзе һәм ул гына иде. Кая баруын да белештермичә, Гөлназ ашыга-ашыга китеп барды.
Фирдәвес Зәриф
Читайте нас: