Радиодан туган як турындагы җырны ишетеп, Нәзилә кер юган җирдән тукталып калды. Икенче мизгелдә ул, күзләренә сарылган яшь пәрдәсен кул аркасы белән сөртеп, яулыгын төзәтте, өстәл янына килеп утырды.
Бәгърем, хуш, бәгърем, хуш' »
Элек тә битараф кына тыңлый алмаган туган як турындагы бу җыр Нәзиләнең күңелендә хисләр өермәсе кузгатты. Хәтер чоңгыллары актарылып, уйлары аны еракта калган балалык елларына, яшьлегенә алып кайтты... Менә ул, утрауга печән ашарга кергән сыерны куып, колач салып ярга таба йөзә. Ул да түгел, аның колагында яраткан егете Василның хушлашу сүзләре яңгырый башлады.
— Ике ел вакыт озак түгел бит, Нәзилә. Көтәрсеңме?!
Язмыш, язмыш... Көтеп ала алмады шул ул Василын. Әфган җиреннән цинк табутта үле гәүдәсе генә кайтты. Үз-үзен белештерми, көне-төне елады кыз. Азрак онытылыр, дип, әти-әнисе аңа Казанга китәргә киңәш бирде. Нәзилә биредә күн-галантерия фабрикасына эшкә урнашты, үзе кебек авылда туып-үскән Эльмира исемле кыз белән дуслашты. Бергә университетның филология факультетына — читтән торып уку бүлегенә керү өчен имтихан тоттылар. Югалту ачысы да онытыла төште, Игорь исемле урыс егете белән танышты. Матур гына йөрешә башладылар. Сары чәчле, зәңгәр күзле бу чибәр егет хакында таныш-белешләре арасында сүз чыкканда, ахирәте Эльмира: «Фәрештә инде менә,— дип әйтә торган иде. Группа старостасы, яше кырыктан узган Саттар да: «Менә күрерсез әле, Нәзилә бәхетле булачак»,— дип кистереп әйтте. Янәсе, урыслар хатын-кызга ирек бирә, ул — ни теләсә шуны эшли ала.
Нәзилә университетның өченче курсына күчкәч, алар гаилә кордылар. Игорьның туган ягы Ижевскида урнашып, матур гына яшәп киттеләр, кызлары туды...
Шулай яшисе дә яшисе иде дә бит... Әмма Игорь эчүгә сабышты, күз алдында үзгәреп, юк кына сәбәп табып, Нәзиләне һәр күргән ир-аттан көнләшә, хәтта кул күтәрә башлады инде ул. Инде сабыр савытлары тулгач, Нәзилә ике елдан аның белән аерылышты. Соңгы уку елында ул курсташы Ирек белән йөрешә башлады. Әмма янып торган җирән чәчле бу егетнең исәбе башкада иде булса кирәк, балалы хатын белән тормышын бәйләргә ашыкмады. Университет тәмамлагач, Нәзилә, фатир алмашып, Әгерҗегә күчеп кайтты, мәктәптә татар теле һәм әдәбиятын укыта башлады. Кызы күбрәк авылда — әбисе һәм бабасы янында торды. Әмма Игорь да, күләгә кебек, аннан калмады, Әгерҗегә күченеп, тимер юлга эшкә урнашты. Дөрес, башта үзен тәкәбберрәк тотты, хәтта башка хатынга да өйләнеп карады. Әмма бер ел чамасы яшәүгә, аның белән дә аерылышты, яңадан эчә башлады... Нәзилә дә тормышын көйләп җибәрә алмады. Очраклы танышулар, йөрешүләр... Арада кияүгә чыгарга тәкъдим ясаучылары да булды. Сылу гәүдәле булмаса да, чибәр, бит очлары чокырланып һәм янып торган, коңгырт-кара күзле, уймак иренле, күперенке кара чәчле, йөзеннән елмаю китмәгән Нәзилә һәркемнең йөрәген яуларлык иде. Әмма берәүгә дә күңеле ятмады аның. Юк, җилбәзәк хатын түгел иде ул. Ялгызы калганда күзләренә яшьләр тыгылуын, бәхетсезлегеннән вакыты-вакыты белән чарасыз хәлгә төшүен үзе генә белә иде Нәзилә. Шундый төннәрнең берсендә ул аны очратты. Ничектер башкаларга охшамаган иде бу ир, шуңа Нәзилә беренче күрүдә ук аңа тартылды. Тышкы чибәрлеге белән түгел, ә игътибарлылыгы, кешенең хәленә керә белүе белән тартты ул хатынны үзенә. Йөрәге белән түгел, акылы, тормыш тәҗрибәсе белән кабул итте Нәзилә аны. Танышулары да көтмәгәндә булды. Кышкы көннәрнең берсе иде. Җепшеклектән соң килгән уыклар аяк астын шугалакка әйләндерде. Кызын бакчага илтеп, мәктәпкә эшкә ашыга иде Нәзилә. Урам чатына җиткәч, ул, аягы таеп, тротуарга гөрселдәп егылды, аркасы, башы бозлы асфальтка бәрелде.
Узып баручы мөлаем йөзле бер ир аны йомшак кына тотып торгызды да:
— Хәлегез ничек, ханым, бик каты бәрелдегезме? — дип сорады.
Бәрелүдән Нәзиләнең башы шаулый иде, юньләп җавап та бирә алмады бугай. Ир кеше, машина туктатып, аны шифаханәнең травматология бүлегенә алып барды, рентген сурәте өлгерүен көтеп торып, өенә озатты. Бәхеткә, баш мие селкенмәгән, башның йомшак тукымалары гына бәрелгән икән.
— Сезгә нинди рәхмәтләр әйтсәм дә, аз булыр кебек,— диде Нәзилә саубуллашканда.— Бәлки берәр яхшылыгым тияр, менә телефон номерым.
— Рәхмәт, Нәзилә ханым. Мин яхшылыкны бурычка эшләмим. Кем белә, бәлки очрашырбыз да әле. Мәктәпләрдә шактый еш булырга туры килә миңа. Сезгә бер генә теләгем бар: тизрәк савыгып аякка басыгыз, сакланып йөрегез. «Сакланганны Алла саклар»,— диләр бит.
«Изге күңелле булып кылана. Исәбе — күңел ачу һәм туйдыргач, ташлап китүдер инде моның. Ирләр барсы да бер чыбыктан сөрелгән», — дигән уй узды беренче мизгелдә Нәзиләнең башыннан. Ә күңеле никтер моңа ышанып җитми, аның башкаларга охшамаган ир булуын тели иде. «Ичмасам, исемен дә сорарга өлгермәдем бит,— дип өзгәләнде Нәзилә. Аннары: — Хәер, телефон номерын бирдем ич»,— дип, батып барганда саламга тотынган кешедәй юатты ул үзен...
Нәзилә, сеңлесе Нәсимәгә шалтыратып, кызын бакчадан алуны үтенде дә софага барып ятты. Башы әйләнә, ниндидер йокылы-уяулы халәттә иде ул.
Шуңа, онытылып, йокыга талды.
Көннәр, атналар бер-бер артлы уза торды. Нәзилә һәр көнне көтсә дә, күңеленә кереп калган яңа танышы шалтыратмады. «Оныткандыр. Андый чибәр ирнең миннән башка да танышлары күптер әле.
Аннары, ул бит балалы хатын, ирләр аның кебекләргә җитди карамыйлар. Игътибар иткән очракта да вакытлыча гына, бары тик күңел юату өчен...
Оныт аны, ул синеке була алмый, оныт...» Нәзиләгә акылы шундый киңәш бирсә дә, йөрәк һаман да өметләнә, хисләренә сүрелергә ирек бирми иде.
«Кара инде, сиңа хәзер унсигез яшьме,— дип тиргәде ул үзен ахырда.— Күптән акылга утырырга, үз хәлең белән ризалашырга вакыт түгелме сиңа». Мәктәптәге дәресләр, балалар арасында булу да
хисләрен йөгәнләргә, онытылырга мөмкинлек бирмәде аңа. Юк, Нәзилә эшкә салкын карамады, бөтен күңелен, егәрлеген биреп эшләргә тырышты. Кешеләр белән һәрвакыт елмаеп исәпләшә, көләч йөз белән сөйләшә иде ул. Тик күзләрендә генә мөлдерәмә тулы моң-сагыш иде...
Ә бер көнне мәктәптә ыгы-зыгы купты. Мәгариф министрлыгыннан тикшерү комиссиясе киләчәк икән. Кемдер: «Мәктәптә балаларга җүнле белем бирелми, педколлектив очраклы кешеләрдән тора...
Читтән килгән бер ирсез хатын өлкән класс егетләрен аздырып ята. Хәтта берсе белән мунча кергәнендә күргәннәр... Ә директор, белә торып, боларга күз йома. Хәер, үзе дә ул хатынга битараф түгел...»,—
дип, пычрак шикаять язган. Әлеге хатны РОНО мөдире үз күзләре белән күреп кайткан, имеш...
Бу хакта ишеткәч, Нәзиләнең башына суккан кебек булды. «Ничек, нәрсә өчен?.. Кемгә начарлыгы тигәне бар аның? Ничек шундый пычрак гайбәткә телләре әйләнгән! Кем язган?» Шундый уйлар бөтерелде аның башында.
Бер атнадан директор Нәзиләне кабинетына чакыртты.
— Менә нәрсә, Нәзилә Хәйдәровна,— диде ул аңа
утырырга урын тәкъдим иткәч,— иртәгә безнең мәктәпкә комиссия киләчәк. Комиссия составында район мәгариф бүлеге, министрлык вәкилләре булачак. Ниятләре — мәктәптә белем һәм тәрбия бирүне курыкмады ул. Ни әйтсәң дә Нәзиләнең үз укыту методикасы, үз юнәлеше бар һәм укыту елларында гел югары бәя алып килде. Ирешелгәннәр белән генә чикләнмичә, Укытучыларның белемен күтәрү һәм
камилләштерү институтына үзе юллама сорап алды, практик күнекмәләрне теоретик яктан нигезләде. Укучылары да йөз кызартырлык түгел иде Нәзиләнең: район буенча гына түгел, республика күләмендә уздырылган олимпиадаларда да катнашып, алдынгы урыннар ала килделәр. Райондагы татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинарының нәкъ менә алар мәктәбендә үтүе дә очраклы хәл түгел иде. Икенче нәрсә борчыды аны: үзенең намуслы, әхлаклы кеше булуын, министрлыкка язылган шикаятьнең пычрак бер гайбәт кенә икәнлеген ничек расларга?! Коллективта яклаучылар булырмы аны, әллә көнчелек, хөсетлек җиңеп чыгармы? Шикаятьне кем язуы да мөһим түгел иде хәзер Нәзилә өчен: кем генә булса да, ул аны гаепләү, пычрату юлына басмаячак. Шулай ук аклану юлын да сайламаячак — килсеннәр, күрсеннәр, нәтиҗәне үзләре чыгарсыннар. Авыр булса да, бу сынауны Нәзилә үзе генә узачак, беркемнән дә яклау сорамаячак.
Әгерҗедәге тормышын гына түгел, бөтен гомерен күз алдыннан уздырды ул, ялгышларын, югалтуларын барлады. Юк, куркыр җире юк аның: кулыннан килгәнне эшләр, кирәк булса, намуслы исеме өчен көрәшер дә. Иртән шундый уйлар белән мәктәпкә юл тотты Нәзилә. Укытучылар бүлмәсенә узгач, һәрвакыттагыча елмаеп исәнләште, дәрес кирәк-яракларын барлады. Нәзилә килеп биш минут үттеме-юкмы, бүлмәгә директорның уку-укыту эшләре буенча урынбасары Әлфия Шәкүровна килеп керде. Ул Нәзиләгә, килдеңме, дигәндәй, каш астыннан гына сөзеп карады да исемен дә атап тормыйча:
— Сезне директор бүлмәсендә көтәләр, хәзер үк керегез, көттермәгез,— дип әйтеп салды. Тимер салкынлыгы бар иде хатынның тавышында. Соңгы сүзләрне әйткәндә, ирен читләрендә мыскыллы елмаю чагылып үтте.Әлфия Шәкүровнаның үзен өнәп бетермәвен белә иде Нәзилә, әмма монысын ук көтмәде. Югыйсә, бернинди начарлыгы да тигәне юк бит аңа. Баштарак үзенчә төрткеле, дорфа итеп җавап кайтарырга теләсә дә, соңгы мизгелдә тыелып калды:
— Яхшы, Әлфия Шәкүровна,— дию белән генә чикләнде һәм башын югары тотып, укытучылар бүлмәсеннән чыгып китте.
Әмма директор бүлмәсенә җиткәч, Нәзиләне алыштырып куйгандай булдылар. Ничектер югалып калды, кирәкмәс җирдән каушады ул. Кыюсыз гына ишек шакыды. Эчтән директорның:
— Әйе, керегез,— дигән тавышы ишетелде. Нәзилә, эчкәрәк узарга кыймый, ишек төбендә туктап калды.
— Узыгыз, Нәзилә Хәйдәровна, кыенсынмагыз.— Директор, әдәп йөзеннән, аягүрә торып басты.— Түргә рәхим итегез, утырыгыз.
Утыргач кына, бүлмәдәге кунакларга күтәрелеп
карарга базды Нәзилә. Берсе — район мәгариф бүлеге инспекторы, түрдәрәк утырган икәве... Нәзилә утырган җирдән чайкалып куйгандай булды, үзе дә сизми, кулы белән урындык аркасына ябышты. Кунакларның өченчесе, аңа елмаеп карап торганы... теге чакта Нәзиләне боздан күтәреп торгызган мөлаем ир иде... Әйе, Нәзилә аны бер күрүдә үк хәтерендә калдырды: азрак чалара башласа да үзенә килешеп торган кара чәчләрен артка тараган.
Киң маңгаендагы сырлары, гадәттәгечә буйга түгел, ә аркылыга сузылган, Нәзиләнең андый сырны элек күргәне юк иде әле. Коңгырт-кара күзләре диңгез кебек тирән, ничектер үзләренә тартып тора. Күз
карашыннан нур, аерым бер җылылык бөркелә. Чигә турындарак миңе бар, әмма ул йөзне ямьсезләми, ә аңа үзгә бер матурлык өсти. Аскы ирене аз гына салыныбрак тора. Елмаюы азрак моңсу, әмма эчкерсез. Ирләрчә киң иягенең уртасы азрак чокыраеп килгән. Бөтен килеш-килбәтеннән үз-үзенә ышаныч, ихтыяр көче бөркелеп тора...
Ул арада директор кунакларны Нәзилә белән таныштырды:
Безнең әйдәп баручы укытучыбыз Нәзилә Хәйдәровна шушы була инде.— Аннары кунаклар ягына борылды, район мәгариф бүлеге инспекторы ягына ым кагып:
— Рәшит Зәкиевичне яхшы беләсез. Районның һәр мәктәбе өчен үз кеше ул,— диде.— Ә менә түрдәге кунакларыбыз - министрлыктан: Фаил Зиннурович Шәрәфетдинов белән Касыйм Галимович
Биккулов,— дип өстәде. Шуннан соң директор, бурычым үтәлде, дигәндәй, урынына утырды, Нәзилә ягына мәгънәле итеп карап куйды. Авыр тынлык урнашты. Нәзилә өчен минутларга түгел, ә сәгатьләргә сузылгандай тынлыкны әлеге мөлаем ир — Касыйм Галимович бүлде:
— Игътибарыгыз өчен рәхмәт, Рөстәм Насыйрович. Сезнең вакытны артык алмый, без инде эшкә керешик. Ә Нәзилә Хәйдәровнаның эшчәнлеге белән дәрес вакытында үзебез тулырак танышырбыз. Нәзиләгә алдан юл биреп, кунаклар класска таба атладылар.