Дәрәҗәле комиссия мәктәптә инде өченче көн эшли. Нәзиләнекеннән тыш, алар тагын берничә дәрестә булдылар, укытучылар белән аерым-аерым да очрашып сөйләштеләр. Тик ике көн буе көтсә дә, Әлфия Шәкүровна белән очрашуны кирәк тапмадылар. Түземлеге төкәнеп, тәмам ярсыган мөдир, үзе генә калган вакытын чамалап, директор бүлмәсенә атылып керде.
— Бу нәрсә була инде, Рөстәм Насыйрович. Мин, көн дими, төн дими, эш өчен янып чабам, мәктәптә белем, тәрбия бирү югары булсын, дим, мәктәп хакына шәхси тормышымны да корбан итәм, ә җитди мәсьәлә тугач, мине санга сугучы да юк!..
— Утырыгыз, Әлфия Шәкүровна. Тынычланыгыз. Комиссия әгъзалары, кирәк тапсалар сезнең белән дә очрашырлар. Иртәгә сәгать унда педколлектив җыелышы, рәхим итегез, әйтәсе фикерләрегез булса шунда җиткересез. Аклану көткән мөдир коелып төште, графиннан стаканга су салып, кесәсеннән дару алып капты, икенче мизгелдә йөрәген тоткандай итте. Директорның йомшамавын, хәтта исе китмәгәнрәк кыяфәт белән утыруын күргәч, кинәт сикереп торды да чатыр-чотыр сөйли башлады:
— Юк, Рөстәм Насыйрович, мин моны болай гына калдырмыйм. Министрлык вәкилләренең күзләрен ачам әле мин. Теге хатынны да чиста суга чыгарам. Юк, болай калдырырга педагог намусым кушмый. Мин Сезнең...— Сүзен әйтеп бетерми, мөдир бүлмәдән атылып чыгып китте.
Ачык дәрестән чыкканнарын туры китереп, Әлфия Шәкүровна комиссия әгъзалары янына килде. Мөдирне күргәч, ачык дәрес алып барган укытучы тизрәк китү җаен карады. Боларның кайсысы комиссия рәисе икән, дип сынап караганнан соң, Әлфия Шәкүровнаның карашы Касыйм Галимовичка тукталды:
— Вакытыгызны алуым өчен гафу итегез, Сезгә бик мөһим сүзем бар иде,— диде.
— Әйе, тыңлыйм сезне, Әлфия Шәкүровна.— Аннары Касыйм Галимович, комиссия әгъзаларына мөрәҗәгать итеп: — Сез чыга торыгыз, мин сезне куып тотармын,— дип өстәде.
— Беләсезме, Касыйм Галимович, Сез монда күргәннәр айсбергның өске ягы, ялтыравык бизәк кенә.
Проблеманың асылы исә тирәндәрәк ята.— Мөдир, ничек төгәлрәк аңлатыйм икән, дигәндәй, бер мизгелгә тукталып калды. Аннары, тиешле сүзләрне табуына куанып, ашыга-кабалана дәвам итте.— Мәсьәлә менә болайрак тора. Безгә Ижевскидан Нәзилә исемле бер хатын укытучы булып күчеп кайтты.
Иреннән аерылган, җилбәзәк хатын булуына аерым тукталып тормыйм. Бу аның күз карашына ук чыккан. Иң аянычы, Нәзилә Хәйдәровна, элекке ире фамилиясе белән әйтсәк, Нәзилә Николаева, бу начар гадәтен биредә дә дәвам итте. Сез аның киенүенә, төс-кыяфәтенә генә игътибар итегез: кыска итәкле күлмәк, кирәгеннән артык бизәнгән...— Ничек киенүе, бизәнүе — Нәзилә Хәйдәрованың шәхси эше,— дип бүлдерде гайбәттән түземлеге төкәнеп барган Касыйм Галимович.— Мин үзем аның киемендә, үз-үзен тотышында хилафлык тапмадым. Дәресләрне дә төпле итеп, үз методикасы буенча алып бара. Укучыларында да Нәзилә Хәйдәровнага карата ихтирам сизелә, биргән җаваплары да нигезле, төпле. Мондый фикерне көтмәгән иде Әлфия Шәкүровна. Шуңа үз тактикасын үзгәртергә булды.
— Беләсезме, Касыйм Галимович, бу беренче карашка гына шулай. Николаева үзе хакында уңай фикер тудыра белә ул. Ничек төгәлрәк әйтим икән:
өлкән класста укучы яшүсмерләр аңа хатын-кыз буларак битараф түгел. Игътибар иттегезме икән, Нәзиләне күрүгә, күзләре ничек ялтырый башлый. Аулаграк урыннарда алар аны кочаклый да әле. Николаеваның методикасына килгәндә, гомум программадан бөтенләй читләшкән, материалларны өстән-өстән генә үзләштерүгә корылган... Бик озак сөйләде мөдир. Үзе, ышандыра алдыммы дигәндәй, Касыйм Галимовичны күзәтте, фикерләрен хуплауны көтте.
Әмма Касыйм Галимович төшенгән иде инде: аның каршында җәнҗалчы, гаҗәеп амбицияле хатын басып тора. Төбендә нәрсә ята торгандыр, Нәзилә Хәйдәровнадан көнләшү дә сизелә, хәтта аны күралмый дип әйтү дә дөрестер. Хәер, мондый хәлләргә, мондый кешеләргә беренче юлыгуы түгел аның. Өсләреннән шикаять язылган педагогларның күбесе намуслы, тирән белемле кешеләр булып чыга. Бу очракта да шулай күрәсең. Касыйм Галимович, үзен мөмкин кадәр итагатьле тотарга тырышып, мөдирне кабат бүлдерергә мәҗбүр булды.
— Рәхмәт, Әлфия Шәкүровна. Карарбыз, киңәшербез. Сау булыгыз. Сүзнең болай тәмамлануын көтмәгән мөдир тораташтай катып калды. Уйлары буталган, алга таба ни эшләргә кирәклеген белми иде ул бу минутларда. Әнә ничек диде бит Касыйм Галимович: «Карарбыз, киңәшербез». Тикшерербез, тиешле чаралар күрербез, димәде. Югыйсә барысы да көн кебек ачык бит. Барысы да...
Әлфия Шәкүровна, авыр атлап, өйгә юл тотты. Тирә-юнендәге кешеләргә генә түгел, бар дөньясына каршы ачу-нәфрәт кайный иде аның күңелендә. «Күрәсең, теге хатын Биккуловның да башын әйләндерергә өлгергән: җаен тапкан, сөйләшкән, нәрсәдер вәгъдә иткән... Бәлки танышлардыр да әле, Николаева юкка гына ай саен диярлек Казан юлын таптамыйдыр. Укырга да үзе сорап китте бит, белемен камилләштерә, институт белгечләре белән киңәшеп, методик киңәшләр ала, янәсе.
Юк, ул әле болай җиңел генә бирелмәс. Иртәгә җыелыш, шунда барысын да әйтер. Җыелыш дигәннән, берничә укытучы белән сөйләшеп куярга кирәк булыр. Аннан куркалар, ярар, Әлфия Шәкүровна, диеп кенә торалар. Арада мөдирнең күләгәсеннән дә курыкканнары бар...».
Мөдиргә элекке тәвәккәллеге әйләнеп кайткан иде. Ул, кырт борылып, шуларның берсенә юл тотты...Үзләренә кереп килүче Әлфия Шәкүровнаны күргәч, Наилә югалып ук калды. Мөдирнең холкын яхшы белә иде ул: тикмәгә йөрмәс, бер-бер хәл килеп чыккандыр. Әллә Нәзилә өстеннән язылган шикаятьне аңардан күрәләрме икән?! Бу очракта бернинди катнашы да булмады бит югыйсә. Дөрес, Әлфия Шәкүровна кушуы буенча андый шикаятьләргә кул куйгалады, мәктәптән кудыру белән янагач, куймый ни хәл итәсең. Тәмамланмаган югары белемең белән өлкән классларны укытып йөрисең, сине җибәртү
өчен бармагымны селкетү дә җитә, янәсе. И-их, тәмамлый алмады шул институтны, Радигы тыйды: «Гаиләгә игътибарың бетте, балаларны, терлек-туарны кем карый. Аннары, укып, министр булмассың, бары җитеп торыр»,—диде. Өстәвенә: «Анда ирләр белән йөрисеңдер әле, юкка барырга атлыгып тормыйсыңдыр!» — дип тә әйтте. Радигын югалтудан курка иде Наилә, болай да һәр күргән ир-аттан көнләшә, өстәмә сәбәп булмасын, дип фикер йөртте.
Хәзер инде өч бала, ул хакта авыз да ачып булмый.
— Өйгә керик әле, җитди йомыш бар,— диде мөдир, капканы ябуга.— Синең язмышыңа да кагыла ул,— дип тә өстәде.
— Әйдәгез, әйдә, Әлфия Шәкүровна. Керәбез, билгеле, узыгыз. Бүген Радигым да, соңлабрак кайтам, дигән иде.— Наилә мөмкин кадәр ягымлырак булырга тырышты, чолан ишеген киереп ачып, башта мөдирне уздырды.
Әлфия Шәкүровна тәкәллеф-мазар саклап тормады: аяк киемен ишек төбендәге паласка сөрткәләде әдә, салып та тормый, бусагадан атлады.
— Менә нәрсә, Наилә,— диде мөдир, түргә узып кәнәфигә утыргач.— Иртәгә хәлиткеч көн, педколлектив җыелышы була. Нәзиләне тикшерәчәкләр, әлбәттә, кискен чаралар да күрелер. Беркөн, әйтеп, кәефеңне бозасым килмәгән иде. «Бу пычрак гайбәтне Наилә генә яза ала, сәбәбе — минем белемемнән көнләшә»,— дип, директорга кергән ул, сине мәктәптән кууны таләп иткән, юкса РОНОга барам, дип
янаган. Моны ишеткәч, Наиләнең башына кайнарлык йөгерде, сулышы кысылды, басып торган җиреннән лап итеп диванга утырды.
— Әле, җитмәсә, укучыларын да синең өскә котырткан: «Наилә апагыз шыр надан, ул укытса, берегез дә ВУЗга керә алмаячак. Әле соң түгел, аны алыштыруны сорап, бергәләп директорга керегез»,— дигән.
Наилә, чарасыз калып, ялварулы күз карашын мөдиргә текәде. Аның халәтен күреп-күзәтеп торган Әлфия Шәкүровна:
— Тынычлан, Наилә, сиңа җил-яңгыр тидертмим мин,— дип юаткан итте.— Бу эшне җайладым да инде мин, директор белән сөйләштем: «Наилә генә түгел, башка укытучылар да Нәзилә турында шулай уйлый. Үзем дә шул фикердә»,— дидем. Иртәгә җыелышта барыбыз да шул фикерне куәтләсәк, Рөстәм Насыйровичка да рәхмәт, остазларын онытмыйча, аларның көнкүреш шартларын кайгыртып, киңәш-табыш итешеп эшлиләр. Нәтиҗәләре дә күз алдында: бүген мәктәптә үз укыту методикалары булган тәҗрибәле педагоглар эшли. Алар, әле чагыштырмача яшь булсалар да, үз хезмәтләренең осталары булып танылдылар. Мин моны Мәгариф министрлыгы хезмәткәрләре алдында тулы җаваплылык тоеп әйтәм.
Борчылып та килдем, дигән идем. Нәкъ менә шушы мәктәптән, әйтер идем, районның горурлыгы булып торган мәктәптән министрлыкка шикаять юлланган. Сүз дә юк, һәркемнең, үз фикерен белдереп,
теләсә кайсы инстанциягә мөрәҗәгать итәргә хакы бар. Әмма ул бу очракта үз өстенә зур җаваплылык алырга, мөмкин кадәр объектив бәя бирергә тиеш. Кәм, әлбәттә, хатның ахырына үз имзасын куярга...
Шикаять аноним булганга, министрлык мәктәптәге укыту-тәрбия эшенең торышы хакында бездән мәгълүмат алу белән генә чикләнгән булыр иде. Әмма сезнең мәктәп районыбызның горурлыгы булганга, мәгариф бүлеге министрлык хезмәткәрләренең бирегә килеп, чын хәлне үз күзләре белән күреп китүләрен үтенде. Аннан биредә кеше язмышы, аның киләчәге хакында сүз баруын да онытырга ярамый. Мин шикаятьне тулысынча укып чыгуны мөмкин тапмадым, чөнки анда язылган сүзләрне кабатлап, коллективның йөзен кызартасым, педагог намусына тап төшерәсем килми. Шунысын гына әйтеп үтәм: шикаятьтә, мәктәптә укыту-тәрбия эше түбән дәрәҗәдә куелган, әхлакый тотнаксызлык күренешләре күзәтелә, дигән фикер үткәрелә. Һәм конкрет шәхес тә атала, ул — Нәзилә Хәйдәровна Николаева.
Фикеремне башкаларга көчләп тагарга теләвем түгел, әмма шәхсән үзем Нәзилә Хәйдәровнаны тәҗрибәле педагог буларак беләм. Дөрес, ул сезнең коллективта яңа кеше, әмма сез аны шәхес буларак миннән яхшырак беләсез. Чөнки Нәзилә Хәйдәровна безнең район кешесе, балалык һәм яшүсмерлек еллары күбегезнең күз алдында үткән, шушы урта мәктәпне тәмамлаган. Шуңа күрә барысын да төптән уйлап, аның шәхесенә һәм хезмәтенә гадел бәя бирерсез дип өметләнәм. Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Бер минутка авыр тынлык урнашты. Укытучылар, чыш-пыш килү түгел, бер-берсенә күтәрелеп карарга да кыймадылар. Тик Әлфия Шәкүровна гына, башын югары чөеп, тәкәббер кыяфәттә утыра бирде. Җыелышны алып баручы буларак, яңадан Рөстәм Насыйрович торып басты.
— Мин шикаять авторын;;а һәм анда язылганнарга бәя бирергә җыенмыйм,— диде ул, тыныч-салмак тавыш белән.— Моңа хокукым да юк, чөнки шикаятьтә минем исемем дә телгә алына. Әгәр житешсезлекләрем бар икән, тартынмыйча әйтегез, төзәтергә тырышырмын, һәрхәлдә, бүгенге сөйләшү мәктәп, коллектив файдасына булсын, мондый күңелсез хәлләр бүтән кабатланмасын иде. Ә хәзер рәхим итегез, һәркем үз фикерен белдерә ала. Кабат тынлык урнашты. Әлфия Шәкүровна, усал итеп, Наиләгә карады. «Нәрсә дәшмичә утырасың, киләчәгеңне уйламыйсыңмы әллә?!» — дигәнне аңлата иде бу караш. Мөдирнең без кебек үтәли тишкән карашын тойган Наилә, урындыкка сеңәрдәй булып җыерылып килде, әмма торып сүз әйтергә йөрәге җитмәде. Хәер, җилнең кай яктан исүен азрак чамалый башлаган иде инде ул.
Әлфия Шәкүровна, Наиләдән өмет өзеп, янында утырган Нәкыягә терсәге белән башкаларга сиздерми генә төртте дә:
— Нәкыя сүз әйтергә теләгән иде, тик кыенсынып кына утыра,— диде.
— Рәхим итегез, Нәкыя Сәгыйтовна. Биредә барыбыз да тигез хокуклы. Нәкыя бер кызарды, бер агарды. Аннары, башка сүз таба алмый:
— Мин ни, соңыннанрак әйтермен инде, Рөстәм Насыйрович,— дию белән чикләнде.
Нәрсә нәрсә, мондый хәлне көтмәгән иде мөдир. Кемнәр каршы төшә диген әле, күзләренә карарга да кыймаган Наилә белән Нәкыя бит. «Бетерәм, мәктәптән куам»,— дигән ярсулы уйлар бөтерелде аның башында. Әмма бу минутта уйның гына ярдәм итмәвен аңлап, ул кискен карарга килде, торып басты да күз карашы белән бүлмәдәге укытучыларны сөзеп чыкты. Тик сүз әйтергә теләк белдерүче табылмады. Мөдир, сүрелә төшеп, үзе сүз башларга мәҗбүр булды.
— Мөхтәрәм комиссия әгъзалары! Үзегезнең күз алдында, һәркем сүз әйтергә куркып тора.— Әлфия Шәкүровна һәр сүзенә басым ясап, аерым бер мәгънә бирергә теләп сөйләде. Аңа элекке тәвәккәллеге, барысын да үзе теләгәнчә үзгәртә алуга ышаныч хисе әйләнеп кайткан иде инде.— Чөнки безнең мәктәптә барлык эш Рөстәм Насыйрович диктаты астында эшләнә. Бүгенге җыелыш алдыннан да ул һәрбер укытучы белән сөйләшеп, кисәтеп куйган.— Шул урында тукталып, Әлфия Шәкүровна директорга зәһәр һәм мыскыллы карашын текәде. Директорны үзе белән сүзгә китереп, тавыш чыгару иде аның исәбе. Әмма Рөстәм Насыйрович үзен гаять тыныч,
сабыр тотты. Әйтерсең лә сүз аның хакында түгел, ә бөтенләй башка кеше турында бара иде. Моны күргәч, Әлфия Шәкүровна тактикасын үзгәртергә булды һәм:
— Дөрес, җитәкче кеше үз кул астындагыларны буйсындыра белергә тиеш. Әмма бу демократияне кысу исәбенә түгел, ә һәркемнең фикерен ихтирам итеп, коллектив алдында авторитет казану исәбенә
эшләнергә тиеш,— дип, сүзен мыскыллы-төрткеле
тонда дәвам итте.— Әйе, башкаларны үзен ихтирам
иткән кебек ихтирам иткән кеше шулай эшләр иде. Мин Рөстәм Насыйровичның Николаеваны ни өчен һәрчак яклап, аралап килүен аңлыйм: Нәзилә чибәр, иреннән аерылган, кыскасы, ирмен дигән кешене ничек инде ымсындырмасын. Адәм баласы бит. Рәшит Зәкиевич мөдирне бүлдерергә мәҗбүр булды:
— Әлфия Шәкүровна, шәхесне мыскылламый гына сөйләгез. Мәктәптә, коллегаларыгыз арасында утыруынызны онытмагыз. Әмма мөдир тукталып калыр халәттә түгел иде инде. Ул, берегезгә дә исем китми, дигәндәй, элекке тонда дәвам итте:
— Мин шәхесне мыскыл итмим, ә ничек бар шулай сөйлим. Фактлар да күз алдында. Сезнеңчә ничек, Рөстәм Насыйрович Нәзиләнең утынын юкка гына ярып бирә дип уйлыйсызмы?! Ярдәм итәргә
тели икән, ул моны өлкән класс укучыларыннан да эшләтә алыр иде.— Мөдир, Нәзиләнең һәм директорның «кырын эшләрен» фаш итеп, озак сөйләде.
Аны берәү дә бүлдермәде. Дөресрәге, җыелышта катнашучыларда аны тыңлау теләге калмаган иде инде. Бары тик әдәп йөзеннән генә каршы эндәшмәделәр. Һәркемнең күңелендә юшкын калдырган чыгыштан соң, яңадан авыр тынлык урнашты. Шунда коллективтагы иң өлкән укытучы, инде алтмыш яшен тутырып килгән Наил Гыйззәтович, тамак кырып, үзенә сүз бирүләрен сорады.
— Рәхим итегез, Наил Гыйззәтович,— диде директор ихтирамлы тонда.
— Хөрмәтле кунаклар, коллегаларым! — Наил
Гыйззәтович сүздән тукталып укытучыларны күздән кичерде.— Биредә кырык елга якын эшләү дәверендә мондый күңелсез хәлгә тарыганым юк иде әле. Дөрес, төрлесе булды, әмма барыбер коллективтан читкә чыгармый, аңлаша, уртак фикергә килә идек. Сезне оялтырга теләп әйтүем түгел, Әлфия Шәкүровна, әмма мин мондый түбәнлеккә төшәрсез дип уйламаган идем. Әйе, Рөстәм Насыйрович ялгышкан, Сезгә ышаныч белдереп, шундый җаваплы урынга — укыту эшләре буенча мөдир итеп куеп ялгышкан. Нәзилә Хәйдәровна алдында гафу үтенерсезме-юкмы, өздереп әйтә алмыйм, әмма үзем, чал башымны иеп, коллегам алдында кичерү сорыйм. Саклый алмадык без Сезне, сеңлем яла-пычрактан аралый алмадык. Башка иптәшләрең дә шундыйрак фикердәдер дип өметләнәм.
Бүлмәдә аны хуплау сүзләре яңгырады:
— Хак сүз сөйлисез, Наил Гыйззәтович!
— Рәхмәт, иптәшләр! — дулкынланудан Наил Гыйззәтовичның күзләренә яшь бәреп чыкты.
— Бер генә үтенечем бар, бу хәлдән гыйбрәт алып, алга таба бер-беребезнең кадерен белеп эшләсәк иде. Шаулатып кул чаптылар. Җыелыш мондый борылыш алыр дип көтмәгән иде Әлфия Шәкүровна. Ул, сикереп торды да, ишекне каты ябып чыгып китте... Ахыргы кеше булып сүзне комиссия рәисе Касыйм Галимович алды:
— Өч көн эшләү дәверендә безгә ачык дәресләрдә булырга, күп кенә укытучылар, Нәзилә Хәйдәровнаны якыннан белгән кешеләр белән очрашып сөйләшергә туры килде. Барысының да фикере уртак:
Нәзилә Хәйдәровнаны намуслы шәхес, югары әзерлекле педагог буларак бәялиләр. Комиссия, тикшерү нәтиҗәләренә анализ ясап, мәктәптә уку-укыту һәм тәрбия эше тиешле дәрәҗәдә, дигән карарга килде. Барыгызга да исәнлек, хезмәтегездә уңышлар телибез. Шәхси пландагы бер генә теләгебез бар: нинди дә булса гамәл кылганчы, аның нәтиҗәләре һәм конкрет шәхес язмышына йогынты ясавы хакында
Комиссия киткәч тә, укытучылар әле ай буе бер-берсенең күзләренә карарга кыймый йөрделәр, һәркем шикаятьчене эзләү башлануын, директорның җыелыш җыюын көтте. Нәзилә аннан, бары тик аннан гына шикләнәдер кебек тоела иде аларга. Әмма Нәзилә берәүгә дә караңгы чырай күрсәтмәде, гадәттәгечә елмаеп исәнләшә, ягымлы тавыш белән сөйләшә иде. Яшьрәк укытучылар Нәзиләгә сокланып караса, өлкәнрәк педагоглар аның һәр теләген үтәргә, теләктәшлек күрсәтергә әзер тордылар.
Моны күреп, сизеп торган директор беркөнне Нәзиләне кабинетына чакыртты. Нәзилә керүгә, урыныннан торып каршы алды, түрдән урын тәкъдимитте. Хәл-әхвәл сорашканнан соң, Рөстәм Насыйрович Нәзиләгә көтелмәгән тәкъдим ясады:
— Нәзилә Хәйдәровна, бәлки ике атнага административ ял алырсыз, теләсәгез, профком санаторийга путевка да юллап бирер, — диде. Нәзилә итагатьле генә баш тартты:
— Кайгыртуыгыз өчен зур рәхмәт, Рөстәм Насыйрович. Аннары мин тынычландым инде, берәүгә дә үпкә-ачу сакламыйм.
— Ихтыярыгыз, Нәзилә Хәйдәровна. Инде ялга китәргә теләмисез икән, минем Сезгә бер тәкъдимем бар.
— Тыңлыйм, Рөстәм Насыйрович.
— Әлфия Шәкүровна киләсе атнадан эштән азат итүне сорап гариза кертте. Исәбе — башка мәктәпкә күчү.
— Минем аңа бернинди дә дәгъвам юк, Рөстәм Насыйрович. Китүенең сәбәпчесе бер мин генә булсам, үзем биредән китәргә дә әзер. Ни әйтсәң дә, ул миннән тәҗрибәлерәк педагог.
— Мин калырга үгетләп караган идем анысы.
- Биредә бер көн дә кала алмыйм, бу — принципиаль мәсьәлә»,— дип кырт кисте. Аннары бу минем тәкъдимем генә түгел, башка педагоглар да Сезне уку-укыту мөдире вазифасында күрергә телиләр.
— Ышаныч күрсәтүегез өчен зур рәхмәт, Рөстәм Насыйрович. Мин җаваплылыктан курыкмыйм, әмма бу очракта әхлакый яктан дөрес үк булмастыр дип уйлыйм.
— Ул хакта борчылмагыз, Нәзилә Хәйдәровна. Сезне биредә ихтирам итәләр, моны үзегез дә күрдегез. Мин Сезне аңлыйм. Әлбәттә, Сезгә бу адымны ясавы авыр. Борчылмагыз, без бу мәсьәләне педсоветка куярбыз. Иптәшләрегез ничек хәл итсә, шулай булыр. Китәргә мөмкин. Сәламәт булыгыз.
— Рәхмәт, Рөстәм Насыйрович. Сау булыгыз.
Нәзилә, башын иеп, ишеккә атлады. Ничектер гаепле сизә иде ул үзен бу минутларда.
Ике көннән педсовет җыелды. Чакырылса да, Әлфия Шәкүровна анда катнашудан баш тартты: «Мин инде китәсе кеше, үз проблемаларыгызны үзегез хәл итегез»,— диде.
Барысы да кереп, утырышып беткәч, Рөстәм Насыйрович сүз башлады:
— Хөрмәтле коллегалар! Бүгенге педсоветның көн тәртибендә бер генә мәсьәлә — уку-укыту бүлеге мөдирен сайлау. Әлфия Шәкүровна, эштән азат итүне сорап, гариза кертте. Безнең коллективтан китәргә теләвенең сәбәбе — башка мәктәпкә күчү. Күбегезгә мәгълүм, ул безнең мәктәптә пединститут бетереп кайтканнан бирле эшли, шушы игелекле хезмәткә гомерен багышлаган тәҗрибәле педагог. Әлфия Шәкүровнага, озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен, хезмәт кенәгәсенә язып, рәхмәт белдерергә дигән тәкъдим кертәм. Башка фикерләр булмаса, тавышка куям. Каршылар? Юк. Битарафлар? Юк. Димәк, карар бертавыштан кабул ителде. Ә хәзер мөдир сайлауга күчик. Кемдә нинди тәкъдимнәр бар? Тынлык урнашты. Әлфия Шәкүровна характерын яхшы белсәләр дә, мондый ук кискен карарга килер дип берәү дә уйламаган иде. Үпкәләргә, ачуланырга мөмкин, әмма гомере буе эшләгән коллективтан китәргә?!
Рөстәм Насыйрович, укытучыларның нәрсә уйлавын сиземләп, өстәп куйды:
— Мин һәрберегезнең нинди халәттә калуын аңлыйм. Гариза керткәч, Әлфия Шәкүровнага яхшылап уйларга, ашыкмаска киңәш иттем. Әмма ул: «Бу — принципиаль мәсьәлә»,— дип, ниятен үзгәртмәячәген белдерде.
Наил Гыйззәтович акрын гына торып басты.
— Хөрмәтле коллегаларым! Әлбәттә, Әлфия Шәкүровнаның гомере буе эшләгән коллективтан китүе кызганыч. Әмма ул шулай хәл иткән икән, безгә аның фикерен ихтирам итүдән башка чара юк. Ә инде мөдир сайлауга килгәндә, мин үзем ул урынга Нәзилә Хәйдәровнаны тәкъдим итәм. Беренчедән, Нәзилә Хәйдәровна тәҗрибәле педагог, әйдәп баручы укытучы. Икенчедән, кешеләр белән дә ипле сөйләшә, итагатьле, кеше кайгысын үзенеке кебек кабул итә торган кеше.
— Әйбәт кандидатура! — дип хупладылар аның тәкъдимен урыннан.
Рөстәм Насыйрович утырышны дәвам итте:
— Тагын нинди фикерләр, тәкъдимнәр бар? — Үзгә
фикер белдерүче булмады. Нәзиләне һәркем ярата, үз итә иде. Ничек каршы киләсең, Наил Гыйззәтович һәркемнең күңелендәгесен әйтте бит!..— Башка тәкъдимнәр булмаса, тавышка куям: Нәзилә Хәйдә-
ровна кандидатурасын кемнәр яклый? Каршылар?
Юк. Битарафлар? Юк. Җаваплы вазифага сайлануыгыз белән котлыйм, Нәзилә Хәйдәровна!
Нәзилә бер мизгелгә югалып калды. Аннары, үзен кулга алып, сүз сорады:
— Мөмкинме, Рөстәм Насыйрович?
— Әйе, әйе. Рәхим итегез, Нәзилә Хәйдәровна.
— Хөрмәтле остазларым, коллегаларым! Минем өчен бу, уттан алып суга салган кебек, көтелмәгән хәл булды. Каушаудан, үз фикеремне әйтергә дә өлгермәдем. Башымда бер генә уй бөтерелде: «Лаекмы соң мин бу урынга?» Әлегә кадәр бу сорауга җавап бирә алмыйм. Шуңа ышанычыгызны аванс итеп кабул итәм. Барыгызга да зур рәхмәт! Сезгә дә олы рәхмәтемне ирештерәм, Наил Гыйззәтович. Йөзегезгә
кызыллык китермәскә тырышырмын. Киңәшләрегездән ташламасагыз иде.
Рөстәм Насыйрович утырышка йомгак ясады:
— Хөрмәтле коллегалар! Бүгенге утырыш тәмам. Игътибарыгыз өчен барыгызга да рәхмәт!
Коридорга чыгуга, Нәзиләне иптәшләре уратып алды.