-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
5 март 2019, 14:48

Ялгыз сагыш 4 бүлек

Ялгыз сагыш4 бүлек

Ялгыз сагыш
4 бүлек
Бер үк вакытта артык купшылык та бәрелеп тормасын. Йә, ярый, анысын гына булдырыр анысы. Әлегә кадәр зәвыктан зарланганы булмады, Аллага шөкер». Ун көн дигәндә, бөтен әзерлек эшләрен төгәлләгән иде Нәзилә. Ике көне исә вак-төяк мәшәкатьләр белән узды. «Бәйрәм арасында урыннар тыгыз булыр»,— дип, билетка заказ бирергә дә онытмады ул.
Юлга чыгар алдыннан йокларга иртәрәк ятсалар да, күзенә тиз генә йокы кермәде Нәзиләнең. «Нәрсә көтә аны алда? һәм, гомумән, нинди максат белән чакыра аны Касыйм Галимович?» Ничектер юл чатындарак калган кебек сизде үзен Нәзилә: бер якта — югалту һәм табышлардан торган үткәне, икенче якта — билгесез киләчәк... Үткән өчен инде үкенүдән мәгънә юк, ә менә икенчесе... икенчесе куркыта һәм шул ук вакытта ымсындыра да иде Нәзиләне. «Ничек кенә булмасын, кеше үткәне белән түгел, ә киләчәккә өмет белән яшәргә тиеш»,— дип, юатырга тырышты ул үзен. Һәм, уйларының очына чыга алмый, йокыга талуын сизми дә калды Нәзилә. Төшендә ул туган якның сихри табигатендә адашып калган яшьлегенә кайтты. Аңа унҗиде яшь, мәктәпне тәмамлап, кулына аттестат алган көн икән.
Менә ул, куаныч-шатлыгыннан ни эшләргә белми, офыккача сузылган чәчәкле яшел болын буйлап йөгерә. Таң атып килә. Әле бал кортлары, чикерткәләр, тургайлар да уянып җитмәгән, табигать татлы йокыда. Кинәт елга буендагы әрәмәдә, күзенә ялгыш кына йокы эленгән сандугач дерт итеп уянды да, өздереп сайрый башлады. Нәзилә туктап калды. Дөнья искиткеч матур, ничек инде йоклап ятарга мөмкин, дигәндәй, гаҗәпләнү дә, соклану да бар кебек аның моңында. Әллә инде бар табигать өчен зекер әйтүеме бу аның?!. Нәзиләнең дә, аңа кушылып, җырлыйсы, шатлыгыннан тирә-юньгә аваз саласы килә: «Ялгышасың, сандугачкаем, мин бит йокламыйм, синең кебек үк, яңа көн тууга куанам!» Тик сандугачны үпкәләтәсе килми аның. Үләннәргә, чәчкә таҗларына кунган күз яшедәй саф чык тамчыларын уятасы килми. Яфрак асларына яшеренеп ял иткән чикерткәләр дә үпкәләр төсле. Их, шушы болын буйлап чабасы да чабасы иде!.. Шулчак алда күккә аллы-гөлле ике күбәләк күтәрелде. Алар, бер югары менеп, бер түбән төшеп, тирбәлә-тирбәлә аңа таба оча башладылар. Ул да түгел, Нәзилә белән тигезләшеп, аның уң иңбашына кундылар да тынып калдылар. Төше шул җирдә өзелеп, Нәзилә уянып китте.
Тик селкенәсе, торасы килмәде аның. Ул яңадан күзләрен йомды. Өзелгән төше кабат яңарыр кебек тоелды Нәзиләгә. Әмма татлы төшләрнең дәвамы булмый шул. «Кызык, әбием, төсле төшләр сабый чакта гына керә, дигән иде». Шундый уй узды аның башыннан. 30 декабрь кичендә Нәзилә кызы Эльвира белән Ижевск-Мәскәү поездына утырды. Билетны плацкарт вагонга алган иде: вагон буенча кешеләр үтепкитеп йөргәнгә, тынычсыз тынычсызын, әмма аның каравы ышанычлырак, берәр салган ир-ат бәйләнер дип куркасы юк. Әйберләрне аскы ятак астындагы урынга урнаштыргач, кызы белән җиңелчә генә тамак ялгап алдылар, термостан чәй эчтеләр. Фирма поезды булганга, вагон бик чиста, идәнгә келәм җәелгән, тәрәзә пәрдәләре туйдагы кәләш кебек купшы, крахмалланган чиста урын-җир алдан ук пөхтә
итеп җәеп куелган. Әлбәттә, өй шартлары ук түгел түгелен, әмма башка поездлардагы кебек, вагонга керүгә, кәеф китми инде.
Кызын аскы ятакка яткырып, тыныч йокы теләп битеннән үпте дә, үзе икенче кат ятагына урнашты Нәзилә. Тик, күпме тырышса да, күзенә йокы кермәде. «Кызык бу тормыш дигәнең,— дип фикер йөртте ул,— сине вакыты белән җиз иләктән или, өметне җуяр хәлләргә куя, әмма барысы да бетте, караңгы бушлык кына калды, дигәндә генә, алда тар гына яктылык тасмасы шәйләнә башлый. Менә тасма киңәя, зурая бара, ул да түгел, күңелнең ерак бер почмагында өмет уты кабыза, тора-бара бөтен халәтеңне яктылык биләп ала. «Балам хакына булса да яшәргә кирәк», — дип, тормышка ябышып яткан ялгыз анага инде тирә-юньдәге кешеләр ягымлырак, шәфкатьлерәк күренә башлый. Ә инде юлында таяныр кеше булып тоелган ир-ат та очраса, түбәң күккә тигәндәй була».
Шундый халәттә калган иде Нәзилә, һәрхәлдә, Касыйм Галимовичның яхшы кеше булуын җаны-тәне белән тели иде. Югыйсә, бары тик ике генә мәртәбә күрде бит ул аны, Нәзиләне өметләндерерлек бер сүз дә әйтмәде бит Касыйм Галимович. Бәлки әле ул Нәзиләне сынап карар өчен, яки гадәти бер яхшылык эшләү максаты белән генә кунакка чакыргандыр. Ә син менә инде үзеңне кияү куенына кергән кәләш кебек хис итә башладың. Касыйм Галимович якын иткән очракта да, башка ананың бәгырь кисәге булган ике баласы бар бит әле аның...
Ахыр килеп, үз баласы - Эльвирасы. Ике оя, ике сыңар канат, балаларның өмет тулы һәм берүк вакытта сынаулы карашлары. Ай-һай, якын итәрме алар Нәзиләне, аклый алырмы ул аларның өметен?!
Гаилә учагын яңадан тергезү хыялы белән яшәгән Нәзилә өчен гаять четерекле һәм авыр сорау иде бу...
*****
Иртән торгач, Эльвира вагон тәрәзәсеннән тирә-юньне карап бара башлады. Аның Казанда бер мәртәбә дә булганы юк иде әле. Ул әнисеннән һәм татар теле укытучысыннан Казанның Татарстан һәм барлык татарларның башкаласы булуын, анда миллионнан артык кеше яшәвен ишетеп белә инде. Эльвираның күз алдына Казан зур-зур завод морҗалары, күпкатлы йортлары белән килеп баса. Казан Кремлен рәсемнәрдән күргәне бар барын, әнисе аңа Сөембикә манарасы хакында риваять тә сөйләгән иде, тик менә манараның биеклеген, очына беркетелгән аеның зурлыгын һич кенә дә күз алдына китерә алмый. Менә вагон радиосыннан, поезд Казан станциясенә җитеп килә, дигән белдерү яңгырады. Моны ишетүгә, Эльвираның йөрәге дөп-дөп кага башлады. Хәер, бер Эльвираныкы гынамы икән?! Нәзилә дә бу минутларда бик дулкынлана, Касыйм Галимович белән очрашу мизгелен күзалларга тырыша иде.
Ул да түгел, поезд, сузып кычкыртты да, кызыл вокзал бинасы янында туктап калды.
— Әни, әнием,— дип, бер урында сикергәләде Эльвира,— әйдә тизрәк, поезд китеп бармасын.
— Борчылма, кызым,— дип юатырга тырышты аны Нәзилә,— монда поезд озак — унбиш минут тора әле.
Вагоннан төшеп, берничә адым атлауга, алар каршында Касыйм Галимович пәйда булды:
— Исәнмесез! Гафу итегез мине, зинһар,— диде ул, Нәзиләнең сумкаларын алып,— сезнең вагоннан төшүегезне шәйләми калдым! — Аннары, чүмәште дә, икенче кулы белән Эльвираны кочаклап аркасыннан сөйде: — Менә нинди зур кыз икәнсең инде син, Эльвира. Ә мин сине бәләкәй итеп күз алдына китергән идем.— Нәм, шаян елмаеп, шаяртасы итте: — Әллә йоклаганда шулай зур үсеп куйдың инде.
Эльвира, оялып, башын аска иде. Моны күреп, Касыйм Галимович сүзне башкага борды:
— Ничек килеп җиттегез, юлда уңайсыз булмадымы?
— Рәхмәт, соравыгыз өчен! — диде Нәзилә,— Төн тыныч узды. Тик менә Сезгә генә мәшәкать ясадык.
— Кадерле кунакларны каршылау куаныч кына инде ул, Нәзилә ханым. Шулай бит?
Моңа каршы ни дип тә җавап бирергә белмәде Нәзилә. Бары тик:
— Рәхмәт инде, Касыйм Галимович! — дию белән чикләнде.
Вокзал ягына чыгуга, Касыйм Галимович соңгы марка «Волга» автомобиле янына туктады. Арткы ишекне ачып, кунакларны эчкә уздырды. Аннары багажникка сумкаларны ипләп кенә урнаштырды да руль артына утырды.
— Аллага тапшырып кузгалдык, алайса.
Машина, урыныннан салмак кына кузгалып, шәһәр үзәгенә таба юл тотты.
— Әнием, ә Кремль кайда соң? — Эльвира, кызыксынуын җиңә алмый, маңгае белән тәрәзәгә ябышкан иде.
— Борчылма, Эльвира. Менә кайтып ял иткәч, мин сезне анда махсус алып барырмын,— дип юатты аны Касыйм Галимович.
Машина, «Татарстан» кунакханәсе яныннан узып, азрак барды да уңга борылды. Биш минут та узмады, ул купкатлы матур йорт янына туктады. Касыйм Галимович, машинадан егетләрчә җитезлек белән чыгып, арткы ишекне ачты, башта Эльвирага, аннары Нәзиләгә машинадан төшәргә булышты.
— Менә без кайтып та җиттек. Поезд тоткарланганга, безне өйдә көтә-көтә арганнардыр инде. Хәер, көттергән кунак тагын да кадерлерәк була ул. Урта подъезддан кереп, лифт белән дүртенче катка күтәрелделәр. Ишекне ачуга, аларны ун-унбер яшьләрдәге кыз белән унөч-ундүрт яшьләрдәге яшүсмер малай каршы алды.
— Безнең хуҗа белән хуҗабикә шушы була инде,— диде Касыйм Галимович шаян тонда. Аннары, җитдиләнә төшеп, алар белән таныштырды: — Бу — минем сигезенче сыйныфта укучы улым Гадел. Кызым Сания быел гимназиянең бишенче сыйныфында белем ала. Шуннан соң ул, кунаклар ягына борылып, ихластан елмайды.
— Мин мактап сөйләгән Нәзилә апагыз шушы була инде. Ә менә безнең иң зур кунагыбызның исеме Эльвира. Ул өченче сыйныфта укый, матур-матур шигырьләр дә яза. Эльвира, колак очларына кадәр кызарып, башын аска иде. Касыйм Галимович үзен чын джентльменнарча тотты. Киемнәрне урнаштырып, кунакларны залга чакырды:
— Рәхим итегез, кадерле кунаклар, түргә узыгыз.— Ул, ягымлы елмаеп, кунакларга кәнәфидә урын тәкъдим итте.
— Рәхмәт, Касыйм Галимович! Каршы килмәсәгез, без менә бирегә — урындыкка утырырбыз инде.
— Юк, һич ризалыгым юк,— диде Касыйм Галимович, үпкәләгән булып.— Кунакларны ишек төбенә утырту — зур гөнаһ. Нәзилә белән Эльвирага ризалашудан башка чара калмады. Касыйм Галимович кызы белән улы ягына борылды:
— Йә, сезнең хәлләрегез ничек?
— Әйбәт, әти,— диде моңа каршы Гадел.— Рөхсәт итсәгез, без өстәлгә чәй китерер идек.
— Рөхсәт, әлбәттә, рөхсәт. Күрәм, сез монда кул кушырып утырмагансыз. Менә хәзер табыныбыз да түгәрәк булды.— Касыйм Галимович, Нәзилә белән Эльвирага якын-үз итеп карап, ягымлы елмайды. Нәзилә белән Эльвира бу гади, эчкерсез кешеләргә тиз ияләштеләр. Касыйм Галимович белән Гадел кунакларга сый-хөрмәт күрсәттеләр, аларны бер генә минутка да игътибарсыз калдырмадылар. Өстәл яныннан торып, азрак ял иткәч, Касыйм Галимович вәгъдәсен искә төшерде:
— Эльвирабызның Кремльне күрәсе килгән иде.
Кәефегез булса, бәлки шунда барырбыз?
— Сезне гел борчу килешеп бетәрме икән соң, Касыйм Галимович?
— Киресенчә, Нәзилә ханым, безнең бүген иң шатлыклы көнебез.— Аннары ул Эльвира белән Саниягә эндәште: — Йә, ничек, кызлар, барабызмы?
— Барыйк, әтием! — Сания белән Эльвира бер-берсенә карап елмаештылар. Сания өстәп куйды: — Эльвирага Казандагы иң зур чыршыны да күрсәтербез. Кремльгә каршы якта гына бит ул.
— Ярый, кызлар, димәк, барабыз! Кайтканда Милли-мәдәни үзәк каршындагы чыршыны, боздан ясалган сыннарны да карап үтәрбез.— Аннары ул Гаделгә борылды: — Улым, син фотоаппаратны да ал,
бергә фоторәсемгә төшәрбез.
Нәзилә Касыйм Галимович янына алгы утыргычка урнашты, Гадел, кызларны алдан уздырып, артка кереп утырды. Машина кузгалып, биш-алты минут үтүгә, барып та җиттеләр. Машинаны Кремль
астында — Миславский урамында калдырып, баскыч буйлап өскә күтәрелделәр. Кремль капкасына якынлашканда, сәгать суга башлады.
— Әнием, кара әле, безнең өйдәге сәгать кебек суга,— диде Эльвира, гаҗәпләнүен яшерә алмый,— әмма тагын да көчлерәк, матуррак тавышлы!
— Әйе шул, кызым! — Нәзилә, яратып, аны кочагына алды.
Эльвира, оялып, әнисенең кочагыннан тиз генә шуып чыкты да Сания янына барып басты. Кызлар, җитәкләшеп, капкадан эчкә уздылар. Биредә Эльвира өчен үзгә бер дөнья ачылды. Башта Кол Шәриф мәчетен манзара кылдылар. Яшькелт ут яктысы мәчеткә аерым бер серлелек биреп тора иде. Эльвирага ул хан сараен хәтерләтте. Менә-менә ишек ачылып китәр дә, аннан Сөембикә ханбикә килеп
чыгар кебек тоелды аңа. Биредә алар фоторәсемгә төштеләр.
Сөембикә манарасы янында озаграк басып тордылар. Эльвираның хәтерендә әнисе сөйләгән риваять яңарды.
Касыйм Галимович Эльвирадан күзен ала алмый карап торды. «Әнисенә бигрәкләр дә охшаган. Бәхетле, игелекле бала була күрсен!» — дип уйлап куйды ул. Аннары Эльвираның игътибарын матур бер бинага юнәлтте:
— Ә менә биредә Татарстан Республикасы Президенты утыра. Бу бина элекке губернатор сараена охшатып төзелгән.
Ярминкә мәйданындагы чыршы белән хозурланганнан соң, алар кайту ягына — машина торган җиргә атладылар. Ирек мәйданына җиткәч, Касыйм Галимович машинаны сулга борды. Каршыда әкияттәгедәй манзара ачылды. Бәллүрдәй җемелдәгән бозсыннар сихри матурлыкны тагын да көчәйтә төшә иде. Үзләре янына Кар кызы килеп басуын сизми дә калды кызлар.
— Кызлар, әйдәгез, чыршы әйләнәсенә. Сезне Кыш бабай көтә! — диде ул, ягымлы елмаеп, һәм, кызларны җитәкләп, Кыш бабай янына озатып куйды.
— Ягез, кызлар, һөнәрләрегезне күрсәтегез әле!
Кыш бабай кадәр Кыш бабай сорагач, ничек баш тартасың инде. Җитмәсә, аларга дистәләрчә бала сынап карап тора. Сания матур җыр башкарды, ә Эльвира шигырь сөйләде. Кыш бабай икесенә дә бүләккә сувенирлар бирде. Кызлар бүләкләрдән бик канәгать калдылар. Алар өйгә арып-талып, әмма күтәренке кәеф белән кичке 9да гына кайтып керделәр. Чәй эчкәч, Гадел әтисеннән бер сыйныфта укучы, күрше подъездда яшәүче дусты янына керергә рөхсәт сорады.
Сыйныфташлары белән бергә Яңа ел каршыларга ниятлиләр икән.
— Ярый, улым,— диде Касыйм Галимович,— сиңа да, иптәшләреңә дә ышанганга, рөхсәт итәм.— Әмма төнлә тегендә-монда чыгып йөрмәгез, иртәгә иртәнге сигездә өйдә бул.
Гадел рәхмәт әйтеп чыгып киткәч, кухняга Нәзилә хуҗа булды. Хәер, алай ук дип әйтү дөрес үк булмас, аш-суга, бәйрәм табыны әзерләүгә Касыйм Галимович та оста икән. Ә инде бәрәңге, кишер, чөгендер әрчү кебек эшләргә Сания белән Эльвира алынды. Кызларның да теләген искә алып, өстәлне ике бүлмәгә әзерләде алар: олылар үзләренә залны кулай күрсәләр, кызлар Сания бүлмәсендә утырырга булдылар. Сәбәбе — кызларның телевизордан үзләре теләгән программаны карыйсылары килә икән. Сания бүлмәсенә төсле телевизорны кертеп, олылар кухнядагы аклы-каралы сурәтле телевизор белән канәгатьләнергә булдылар. Өстәлләре әзер булгач, кызларны ай күрде, кояш алды диярсең, тик ара-тирә генә аларның чыр-чу килеп көлгән тавышлары ишетелә иде.
Залга икәү генә хуҗа булып калгач, Касыйм Галимович әйтә куйды:
— Ә мин соңгы көнгә кадәр Сезнең киләсегезгә ышанып җитмәгән идем, Нәзилә ханым.
Нәзилә эчкерсез елмайды:
— Мин үзем дә Сезгә килүемә ышанып җитә алмыйм, Касыйм Галимович! Югыйсә, Сезнең белән өченче мәртәбә генә очрашуым бит. Өстәвенә, алдагы икесе бөтенләй көтмәгәндә, гадәти булмаган ситуациядә иде.
— Бәндә сагышлый, Ходай багышлый, диләрме әле?! Безнең өчен генә көтелмәгән булгандыр ул, Нәзилә ханым.
— Ничек дип тә әйтә алмыйм, Касыйм Галимович. Иң авыр вакытларда Сез минем арка таянычым булдыгыз. Моның өчен мин Сезгә чиксез рәхмәтле.
— Минем урында һәркем шулай эшләр иде, Нәзилә ханым. Очрашуыбыз очраклы гына булса да, ничектер бер күрүдә күңелгә кереп калдыгыз... Шулчак телевизордан Кремль курантлары травышы ишетелде. Касыйм Галимович, шампанское шешәсен ачып, бокалларга шәраб салды.
— Яңа ел мөбарәк булсын, Нәзилә ханым!
— Рәхмәт, Касыйм Галимович. Сезне дә Яңа ел белән!
Эчеп куйдылар. Касыйм Галимович бокалларга яңадан шәраб өстәде.
— Киләчәктә күңелле шартларда гына очрашырга насыйп булсын, Нәзилә ханым. Ә бу тостны мин
Сезнең хөрмәткә тәкъдим итәм.
— Рәхмәт, Касыйм Галимович, зурлавыгыз өчен рәхмәт!
Нәзилә шәрабны аз гына йотып куйды. Бүлмәдә берничә минутка тынлык урнашты. Икесе дә сүз
башларга кыймый тордылар. Касыйм Галимович, торып, музыка җибәрде. Бүлмәгә ягымлы, җитез вальс аһәңнәре агыла башлады.
— Сезне биергә чакырырга мөмкинме, Нәзилә ханым?
— Әйе, Касыйм Галимович.— Нәзилә, нәзакәтле хәрәкәт белән, аның сузылган кулына бармак очларын гына тидереп торып басты. Касыйм Галимович оста һәм җиңел бии иде. Гаҗәеп рәхәт иде аның белән биюе. Нәзилә унсигез яшьлек чагына кайткандай булды, вакыты-вакыты белән чәчкәләр өстендә очкан күбәләк халәтендә калды. Инде очып китәм дигәндә генә, Касыйм Галимович аны йомшак кына итеп тотып кала һәм менә алар яңадан вальс ритмына бөтерелә башлыйлар.
— Очып китәм бит, Касыйм Галимович!
— Мин Сезне беркая да җибәрмим, Нәзилә ханым! — Һәм Нәзилә Касыйм Галимович кочагында калуын сизми дә калды.
— Кирәкми, Касыйм Галимович, зинһар, кирәкми. Сез бит мине бөтенләй белмисез.
— Кичерегез, зинһар, Нәзилә ханым! Бер минутка онытылып киттем.
— Безнең кызлар нишли икән, Касыйм Галимович?
— Әйдәгез, барып карыйбыз.
Алар ачык ишектән Сания бүлмәсенә күз салдылар. Кызлар, тәмам арып, җәелгән урында йокыга талганнар иде. Аяк очларына гына басып керделәр дә, кызларның өсләренә ябылган юрганны рәтләп, утны сүндереп залга чыктылар.
— Безгә дә йокларга вакыттыр инде, Касыйм Галимович.
— Игътибарсызлыгым өчен гафу итегез, Нәзилә ханым. Юлда килеп аргансыздыр инде. Урын-җир әйберләре стенканың иң аскы бүлемендә. Тыныч
йокы Сезгә!
— Рәхмәт, Касыйм Галимович! Имин төн насыйп булсын.
*****
Нәзилә йокыдан уянганда, Касыйм Галимович кухняда чәй әзерләп йөри иде. Нәзилә, юынып, өстен-башын рәтләде. Бераздан акрын гына ишек шакыдылар.
— Әйе, керегез...
Ишектә арбалы кечкенә өстәл белән Касыйм Галимович күренде. Өстәлгә җиләк-җимеш һәм ике чынаяк кофе куелган иде.
— Хәерле иртә, Нәзилә ханым! Бик иртә уянгансыз.— Ә Сез йоклап та тормагансыз, ахры, Касыйм Галимович?
— Йокладым, Нәзилә ханым. Кем әйтмешли, сабый йокысы белән татлы төшләр күреп йокладым.
— Алай ук булмагандыр инде.— Нәзилә, чишмә челтерәгән тавыш белән, рәхәтләнеп көлде.
— һич арттырусыз, Нәзилә ханым. Ә Сез ничек йокладыгыз?
— Үзегезчә җавап бирим инде. Өстемдә фәрештәләр канат җәеп торгандай булды.— Икесе дә эчкерсез елмайдылар.
Күрше бүлмәдә кызларның көлә-көлә сөйләшкән тавышлары ишетелде. Берничә минуттан үзләре дә залга чыктылар.
— Исәнмесез!
— Хәерле иртә!
— И-и, үңган кызларыбыз торган икән. Хәерле иртә сезгә! Йә, ничек, йокыгыз туйдымы?
— Туйды, әти! — Монысын Сания әйтте. Ә Эльвира аның җилкәсе артына качып, оялып кына дәшми-тынмый басып тора иде.
— Хәзер, кызлар, чәй эчәбез! — Касыйм Галимович кухняга чыгып китте. Аңа Нәзилә дә иярде. Көлешә-көлешә, гөрләшеп чәй эчтеләр.
Сания, иелеп, әтисенең колагына пышылдады:
— Әтием, мин матур төш күргән идем. Сөйләсәм ярыймы?
— Әйе, кызым, рәхим ит! Нәзилә апаң белән Эльвирага да кызыклы булыр.
— Мин Эльвирага сөйләргә өлгердем инде, әтием. Ә Нәзилә ападан оялам.
— Күр инде, онытканмын да! — дип, Нәзилә шулчак урыныннан сикереп торды.— Мин бит духовкага торт пешерергә куйган идем.
— Әнием, мин дә карыйм әле,— диде Эльвира.
Алар чыгып киткәч, Касыйм Галимович кызы янына күчеп утырды.
— Сөйлә, кызым.
— Әтием, мин төшемдә әниемне күрдем. Бик матур, бәйрәм киемнәреннән иде ул. Артында Нәзилә апа да басып тора иде. «Әнием, мин сине бик сагындым, нигә озак кайтмый тордың?» — дип, мин аның муенына сарылдым. «Бик еракта идем шул мин, кызым. Шуңа кайта алмадым»,— диде әнием, башымнан сыйпап. Аннары Нәзилә апага борылды да: «Бу
апа синең яңа әниең була»,— диде. Шул җирдә төшем өзелеп, уянып киттем.
— Кызым! — Касыйм Галимович Санияне кочагына алды, йөзен аның чәчләренә яшерде.
— Син елыйсың, әтием. Нәрсә булды?
— Болай гына ул, кызым, болай гына.
— Нәзилә апа яхшы кеше бит, әтием, әйеме?
— Әйе, кызым.
— Ә син нигә аңа бу турыда әйтмисең?
— Әйтермен, кызым, әйтермен. Син миңа азрак уйларга вакыт бир инде, яме?!
— Ярый, әтием. Бигрәкләр дә әниемә охшаган инде Нәзилә апа. Елмаюларына кадәр әниемнеке.
— Шулай, кызым, шулай. Ул сезгә яхшы әни булыр иде.— Аннары ата, авыр көрсенеп, сүзне башкага күчерде.— Йә, ничек, Эльвира ошадымы сиңа?
— Ошады, әтием. Без аның белән дуслаштык инде. Бер-беребезгә серләребезне сөйләдек.
— Сезнең серләрегез дә бармыни, кызым?
— Булгалый инде. Барысын да әтигә сөйләп булмый бит. Әни булса, аңа сөйләр идем.
— Минем дә әниеңә генә сөйләр сүзләрем була шул, кызым. Ә хәзер, әйдә, кухняга чыгыйк. Нәзилә апаң нинди торт пешерә икән. Нәкъ вакытында өлгерделәр: алар кергәндә, Нәзилә тортны духовкадан алып ята иде. Аннары ул, махсус җайланма белән, торт өстенә бизәкләр өстәде, уртага суыту камерасыннан алынган кып-кызыл җиләкләр тезде.
Саниягә бу торт җиләкле урман аланын хәтерләтте. Һәр елны, җәйге ял вакытында алар, авылга кайтып, кышка җитәрлек җиләк, төрле гөмбәләр җыялар иде. Әтисе ул гөмбәләрне бик оста тозлый, ә җиләкләрне суыту камерасына куя. Боз булып катсалар да, алардан җәйге урман, чәчәкле алан исе килә. Бик ярата иде аларны әнисе, авырып ятканда да сорады: «Бер-ике җиләк ашасам, терелеп китәрмен күк тоела ,— диде. Әнисен савыктыру өчен, ниләр генә эшләмәде әтисе: базардан моңарчы исемен дә ишетмәгән җимешләр алып кайтты, хәтта Мәскәүгә алып барып, атаклы табибларга да күрсәтте. Әмма
әнисе савыкмады, йөзе көннән-көн сулып, аларны калдырып китеп барды...
Саниянең күңелсез уйларын Нәзилә апасының тавышы бүлде.
— Без бу тортның иң тәмле, җиләкле җирләрен кисеп, Саниягә бирербез инде, Касыйм Галимович?
— Әлбәттә, Нәзилә ханым, Саниягә һәм Эльвирага. Алар үзләре дә җиләк кебек матурлар бит.
Нәзилә белән Касыйм бер-берсенә карап елмаештылар. Шулвакыт өйгә Гадел кайтып керде.
— Бик вакытлы өлгердең, улым, хәзер торт белән чәй эчәрбез.
— Рәхмәт, әти, Яңа ел белән сезне!
— Рәхмәт, улым. Сине дә Яңа ел белән! Йә, кичәгез ничек узды?
— Әйбәт. Башкалар йоклап калды, ә мин менә сүземдә торыйм дидем.
— Шулай, улым, егет сүзе бер булырга тиеш!
Чәй янында Нәзилә китү турында сүз кузгатты:
— Безгә бүген китәргә кирәк иде, Касыйм Галимович.
— Ачулансагыз ачуланырсыз, Нәзилә ханым. Без бүген сезне беркая да җибәрмибез! Кичке концертка билет алынган. Шулай бит, Гадел?
— Шулай, әти. Бүгенгә калыгыз инде, зинһар, Нәзилә апа! Мин сезне әле күрергә дә өлгермәдем.
— Китмәгез инде, Нәзилә апа,— дип, сүзгә Сания дә кушылды.— Без әле Эльвира белән туйганчы сөйләшә дә алмадык.
Нәзиләгә ризалашудан башка чара калмады. Концерт бик күңелле узды. Нәзиләнең яшьлегендәге җырларны да, заманчаларын да башкардылар артистлар. Әле сәхнәдә беренче адымнарын гына ясаган сәләтле яшьләр дә чыгыш ясады. Өйгә бик канәгать калып, төн урталарында гына кайтып керделәр. Икенче көнне иртән кибетләрдә йөрделәр, Нәзиләнең ай-ваена карамый, төргәк-төргәк бүләкләр алдылар.
— Сиңа түгел ич ул, Нәзилә, ә Эльвирага,— диде Касыйм Галимович, карулашырга урын калдырмыйча.— Кайткач, Казан истәлеге итеп кияр.
Эльвира, киемнәрне киеп карый-карый арып бетте, хәтта. Аңа бүләкләрне Сания дә сайлашты. Әлбәттә, Саниянең үзен дә онытмадылар. Моны Нәзилә эшләде. Кыз аңа шулкадәр ияләште, үз итте ки,
«әни» дип эндәшүен сизми дә калды. Нәзилә, башкалардан яшереп кенә, күз яшен сөртте.
Өйгә кайтып, әйберләрне урнаштыра башлагач, Нәзилә: «Ничек кайтып җитәрбез!» — дип, чын-чынлап хафага төште. Ахырда, Әгерҗедәге сеңлесенә шалтыратып, каршы алуын үтенде. Нәзиләләрне озатырга өчәүләп төштеләр. Касыйм Галимович белән Гадел әйберләрне вагонга кертеп урнаштыргач та, Сания белән Эльвира аерылыша алмый тордылар:
— Эльвира, хат яз, яме?
— Язармын, Сания. Син дә җавапны озаклама, ярыймы?
— Ярый, Эльвира. Мин сиңа Наталья Орейроның фотосын да җибәрермен.
Нәзилә Санияне кочагына алды.
— Язгы каникулда әтиең белән безгә кунакка килегез, Сания. Без сезне зарыгып көтәрбез.
— Киләбезме, әтием?
— Карарбыз, кызым, карарбыз!
Алар сөйләшкән арада, Гадел каядыр юкка чыккан иде. Касыйм Галимович белән Сания вагоннан чыгарга торганда гына, бик матур розалар букеты күтәреп, Гадел керде:
— Үзегез кебек бу матур чәчәкләр әтием белән икебездән, Нәзилә апа! Җәен без сезне яңадан көтәбез.
— Зур рәхмәт сезгә! Кунак итүегез, якын кешеләрегездәй каршы алып, кадерләп озатуыгыз өчен рәхмәт.
— Сез безнең иң кадерле кешеләребез, Нәзилә ханым! Хәерле-имин юл сезгә!
Поезд китеп күздән югалганчы, Сания аларга кул болгады.
*****
Касыйм Галимович сүзендә торды. Каникулның икенче көнендә алар Сания белән икәүләп Нәзиләләргә килеп керделәр. Дөрес, бу Нәзилә өчен көтелмәгән хәл булмады: Касыйм Галимович, өч көн алдан шалтыратып, киләсе көнен хәбәр иткән иде. Чәй эчүгә, кызлар, рөхсәт сорап, урамга чыгып йөгерделәр. Хәл-әхвәл сорашкач, Касыйм Галимович фикерен турыдан әйтте:
— Мин Сезнең кулыгызны сорарга килгән идем, Нәзилә ханым. Каршы килмәсәгез иде, зинһар!
— Мин ни дип тә әйтергә белмим инде, Касыйм Галимович.
— Син диеп кенә эндәшсәгез иде, Нәзилә ханым.
Без ят кешеләр түгел бит. Мин дә, Нәзилә, дип кенә әйтер идем.
— Ничектер көтмәгәндәрәк булды шул, Касыйм.
Хәтта башым әйләнеп китте. Мин сезгә... сиңа бик рәхмәтле, кызым да якын-үз итте. Кунактан кайткач, күзләремә тутырып карады да: «Нинди яхшы әти, безне үзенә алмасмы икән?»— дип сорады.
— Минекеләргә дә син бер күрүдә ошадың, Нәзилә. Кызым Сания: «Бигрәкләр дә әниемә охшаган инде Нәзилә апа. Елмаюларына кадәр әниемнеке»,— диде. Улым да сине бик ихтирам итә.
Нәзиләнең, бу сүзләрдән күңеле тулып, күзләренә ирексездән яшьләр бәреп чыкты.
— Ялгыз сагышым син минем! — Касыйм Галимович, юатырга теләп, кулъяулыгы белән аның күз яшьләрен сөртте, иңнәреннән җиңелмә кочаклады.
— Ялгыз түгел инде хәзер, — дип, Нәзилә ирнең күкрәгенә сыенды.
Бу минутларда алар бер-берсенең йөрәк тибешен генә ишетәләр иде...
Фирдәвес Зәриф
Читайте нас: