+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
27 март 2019, 17:07

Гөлли мәхәббәте

Гөлли мәхәббәте

Гөлли мәхәббәте
Бер ялгыш адым күпме кешене бәхетсез итте.
Алар бик яшьли яратыштылар. Егет кызга тәү тапкыр фоторәсемен күргәч тә гашыйк булды. Беренче хатын шигырь юллары белән язды. Мәктәп баласының шундый гыйшык утында януын һәркем үзенчә аңлады.
Кыз да икеләнеп тормый, матур итеп җавап хаты язды. “Егет белән хат алышуның ни гаебе бар?” — дип, үзенчә уйлады. Эх, белсәче шушы егет аның бар булмышын гыйшык утында яндырачагын! Ике арада хатлар йөрде. Җәйге каникулда алар инде күптәнге танышлар кебек очраштылар. И үсмер бала! Гөнаһсыз чак. Яшьтәшләре белән бергәләп су коендылар, урманга җиләккә йөр деләр. Уртада Хәлил белән Гөлгенә иде. Кешедән оял мыйча, гел бергә йөрделәр.Кичләрен урамнар тынып калгач, гармун моңы агылды. Гөлли ул уйнаганга кушылып җырлады. Аның моңлы тавышы күпләрне әсир итте. Биеп тә китәләр иделәр икәүләп. Беркем аларга комачауламады. Сөю тулы кайнар йөрәк өчен киртәләр булмас кебек иде. Хәтта бит алар туачак сабыйларына исем нәргә кадәр сайлап куйдылар.
Еллар үткәч тә аларның мәхәббәте керләнмәде. Сабыр булып икесе дә һәр очрашуны көтте.
Хәлил армиягә китте. Автобусның ачык тәрәзәсен нән егетенең кулына тотынып озак атлады кыз. Шофер соңыннан “Хәзерге заманда шундый мәхәббәт булыр икән”, —дип сөйләгән. Авылга кайткач, Хәлиле калдырып киткән гармунны кочып үкседе кыз.
Эшендә сагынулары басыла төште. Үз эченә йомылып, баш күтәрми эшләде Гөлли. Әйе, өлгереп җиткән “алма”га кызыгучылар күп иде. Тик берсен дә якын җибәрмәде. Хатларын укый алмаса да, көтте, сабыр булды. Ә хатларны бүлмәдәш кызы укып ерта торган булган. Моны бик соң гына белде шул. Солдатыннан озак хатлар килмәгәч, үзе башлап язарга уңайсызланды. Аннары сөю тулы сүзләр белән солдат хатлары әнкәсенең өенә килә башлады. Ә аларын бүген дә саклый ул. Укый да уйга кала: “Никадәр тирән сөю сүзләре... буш сүзләр булды микәнни?”
Ике ел да өч ай көтте Гөлгенә. Хәтта көннәренең санынача белеп көтте. Ар миядән кайту белән егете сөеклесе укыган училищега килде. Оялчанлыгын җуеп, беркемнән кыенсынмый, солдаты кочагына атылды кыз.
Егет элек эшләгән урынына китте. Сөйгәне янына атна саен ашкынып кайтты. “Өй ләнешик, бүлмә бирәләр, шунда яшәрбез”, — диде ул. Гөлкәй генә шунда: “Бераз көтик, баш-күз ал”, – дип көттерде.
Гөлгенә бервакыт, мин ялга кайткач, күргән төшен сөйләде. Яхшыга юрадык. Әмма бар да син дигәнчә буламыни?!
Хәлил бер очрашуда үзенә бер кыз тагылуын әйткән. “Туйда очрашкан идек. Мин берни белмим, эчкән идем”. Шул сүзләрне сабыр гына тыңлап торган Гөлли: “Чынмы, дөресме бу хәбәр?” – дип сораган. “Әйдә бергә булыйк. Минем паспортым чиста. Мин бит сине генә яратам”, – дигән Хәлил. Әмма үзен чәчәк атмас борын өзеп атылган гөл кебек хис иткән Гөлгенә: “Җир шарында тагын бер сабыйны ятим итикмени? Мин бит бар җанымны сиңа багышладым. Туебызга кадәр намусымны сакладым. Ник соң син оныт тың?” – дигән. Күпме күз яшьләре койды бер гөнаһсыз кыз! Йөрәге әрнегәнгә үз эченә ныграк бикләнде. Елап күз яшьләре кипте. Ниләр бәрабәренә булды соң ул өзелеп көткән сөйгән ярының ачы хыянәте?
Хәлил бөтенләй башка кызга өйләнде. Тиз картайган диләр. Нишлисең, кылган гөнаһы эзсез үтмәгәндер. Сөйгәненә биргән вәгъдәсен бозучылар әрнешсез калмас.
...Бүген ахирәтем Гөл генәнең тормышы үз җаена ага, бәхетсез кешегә санамый ул үзен. Әмма әле булса яшьлек мәхәббәтенең (ничәмә еллар үтсә дә!) хатларын, бүләкләрен кадерләп саклый.
Гөлшат СӘЛӘХОВА.
Дүртөйле районы.
Читайте нас: