+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
3 апрель 2019, 14:27

Әнисе котырткандыр

Әнисе котырткандыр

Әнисе котырткандыр
Газета аша Илнур исемле бер егет белән танышкан идем. Без аның белән ике ел аралаштык. Башта телефоннан сөйләшеп тордык, аннан ул миңа килде, аннан мин аңа бардым. Күрше районнар гына без, ерак түгел. Автобуслар да, такси машиналары да йөреп кенә тора.
Илнур мине нык ышандырып йөрде, өйләнәм, сине беркемгә дә бирмим, диде. Мин дә ошаттым аны, әни дә “әйбәт” диде. Мин Сабага килгәндә, ул каршы ала торган иде. Әмма әнисе никтер беренче күрүдә үк мине ошатмады. Бер елмая белмәде, ачык итеп сөйләшмәде. Юлдан килгән кешегә чәй хәстәрлисең бит инде. Мин дә буш кул белән килмим, килеп керүгә, өстәлгә чыгарып куям. Кайчак батон, йә ипи, “Лимон” конфеты, каплы чәй алып барганым булды. Илнурның әнисе “ә” дип тә, “җә” дип тә әйтми. Күтәренеп килгән кешегә: “И-и, мәшәкатьләнеп йөрисең юк иде инде, чыгым чыгарып, үзебез дә ач утырмыйбыз, булганы белән ашап-эчеп алыр идек әле”, – дигәнрәк ише сүзләр әйтәбез бит инде. Минем әни, мәсәлән, кунакка килгән бөтен кешегә дә шулай ди. Әмма аңлашыла бит инде, кунак булгач, буш кул белән килмисең, ә хуҗабикә тәртип өчен генә шулай дип әйтергә тиеш. Әни үзе дә кешегә беркайчан да буш кул белән керми минем. “Ипидән дә олы булып булмас. Иң тәмле күчтәнәч – шул”, – дип үстерде ул мине. Илнурның әнисе ул сүзләрне дә беркайчан әйтмәде. Мине өстәлгә дәшкәндә дә: “Әйдә, утыр”, – дип кенә әйтә иде. Бер дә яратмый торган идем инде аның шулай дип әйткәнен. Ник, кешегә исем белән дәшәсең бит инде, әйдә дип кенә түгел. Исем белән дә дәшмәгәч, өмет юк дигән сүз бит инде, мин шулай аңлый торган идем. Минем, мәсәлән, мәчем дә, этем дә бар. Мәче кайчак өйгә үк кереп җитә, эт гел бәйдә генә тора инде. Авыл җирендә, шәһәрдәге сыман, этне өйләргә кертеп утырмыйсың бит инде. Менә шушы хайваннарымның да исеме бар минем. Мин аларга ашарга салганда гел исем белән дәшәм. “Мә, аша!”– димисең бит инде, исем белән дәшәсең. Песиемә: “Кил әле, Мурзигым, аша әле”, – дисәм, этемә: “Мәле, Тузик, ашап җибәр әле, суынып боз катканчы”, – дим. Кыш көне шулпаны җылытып бирәм мин этемә шулай. Көненә бер тапкыр да кайнар шулпа ашамаса, бик туңыр, дибез. Шуңа гел шулпа бирәбез аңа. Кайчак боткага кайнар су өстәп тә биргәлибез инде. Ит шулпасы ул кадәр көн дә биреп булмый бит инде эт хайванына. Әмма ничек кенә булмасын, мин аларның икесенә дә исем белән эндәшәм. Ә Илнурның анасы миңа – юк. Шулай булмый бит инде! Мин аларга кунакка барсам, беркайчан да кунача калмадым. Йә кайтып китә идем, йә Илнурның апасына барып куна идем. Ул Илнурлардан аерым яши иде, кияүдәге хатын, балалары да бар иде. Илнурның сүзләренә алданып, ике ел вакытымны әрәм иттем, хәзер бик ачу килә шуңа. Берни аңлашмыйча аерылдык без аның белән. Мин аңа шалтыратам – йә алмый, йә телефоны сүнгән була шунда, белмәссең. Аптырагач, апасына шалтыратып эзли идем. Баштарак ул да: “Ярар, әйтермен яме, шалтыратыр ул сиңа”, – диде. Алай да шалтыратмагач, берничә көннән тагын аптырап, аның номерын җыя идем. Хәзер әйтә инде, имеш тә Илнур “ычкынды” бит әле ди. Сигез ай бер дә эчмәгән иде, хәзер тагын “китте” ди. Белмим, дөрестерме инде, юктырмы. Бик ышанып та батмыйм. Әни әйтә, алай “ычкынырлык” эчә торган кешегә охшамаган да иде ул Илнурың, ди. Бәлки әнисе котырткандыр. Мин шулай уйлыйм. Анасы бик әшәке кеше иде бит аның. Мине яратмаганлыгы күренеп тора иде. Шул гына котырткандыр.
Миләүшә
Читайте нас: