+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
16 апрель 2019, 11:39

Кадер (хикәя)

Кадер (хикәя)

Кадер (хикәя)
Шалтыр-шолтыр чиләкләр шалтыравына, шап-шоп итеп ишекләр ябылуына куркып уянып китте Нәфисә. "И, Аллам, йоклап кала язганбыз бит",-диеп хафаланып, тиз-тиз генә киенде дә, бүлмәсеннән чыкты.
Ишек ачып чыгуга аны тагын кайнанасы Галиянең җимерелгән чырае, каш астыннан гына караган усал карашы каршы алды.
-Ай-яй йоклыйсың. Сыртың тишелмәсә ярый инде,-диеп сүз башлады кайнана, чыраен сытып. Ул арада бүлмәсеннән Наил дә чыкты.
-И, әни, беләсең бит инде туйдан төннең бер уртасында гына кайтканны. Нәрсә ошамый инде тагын, иртә таңнан талашырга тотынмасаң,-диде ул, канәгатьсезлеген бер дә яшермичә.
-Шайтан кушкан мәллә сезгә төне буе йөрергә?..Каян килгән килмешәк!-дип әрләшүен дәвам итте Галия.
-Килмешәк түгел, киленеңнең бердәнбер энесе, онытма,- диде Наил ниндидер бер ирония белән. Шулай диде дә, ашап-эчеп, хәтта юынып та тормыйча, маллар янына чыгып китте. Ире артыннан Нәфисә дә иярде. Чыгып киткәндә, авыз эченнән нидер мыгырданган кайнанасын бүлдереп,сүз дәшәсе итте:
-Әни, зинһар өчен, чәйнекләр кайнап чыкса, комганга су гына салырсың әле,-диде.
Килененең әлеге йомышы Галиягә ошамады булса кирәк. Нәфисә ишекне ябып чыгып киткәч, мыгырдана-мыгырдана өй эчендә йөрде дә, килене артыннан ишегалдына ыргылды. Өйалды ишеген каерып ачты да, бер кулын бөеренә, икенчесен ишек яңагына куеп, абзар эчендә кайнашкан Нәфисәгә дәште.
-Нәрсә, килмешәк, сыртың тишелгәнче йоклавың гына җитмәгән, инде хәзер миңа команда бирә башладыңмы?-диеп кычкыра башлады Галия.
-Нәрсә булды инде тагын, әни? Кайсы аягың белән уяндың соң син бүген, ә?!-диеп, абзар эченнән Наил белән Нәфисә дә чыкты.
-Әнә, хатының миңа комганга су салырга кушып, команда биреп ята...
-Әни, тузга язмаган нәрсәләр сөйләмә инде, ә... Син бит өйдәге кеше. Салып куйсаң ни булган инде?-диде Наил, әнисенең хаксыз булуын аңлатырга тырышып. Һәм кулын селтәде дә, елмаеп, кире абзар эченә кереп китте. Галиягә малаеның хатынын яклап, сүз дәшүе ошамады, киресенчә, ярсытты гына.Ул, аягына тиз генә галошын элде дә, елан кебек ысылдап, килененең каршысына килеп басты.
-Нәрсә, килмешәк, иреңнең үзеңне яклавына куанып басып торам дисең инде син, ә? Синең тамашаларыңны белгәч, эт итеп изәчәк әле ул сине,-диде кайнана, төкерекләрен чәчә-чәчә.
-Бәррәч, әни, нишләгән соң әле мин шуның хәтле?!-диеп гаҗәпләнде Нәфисә.
-Мәми авызланып торма монда. Кияүгә чыкканчы кемнәр кочагында булганыңны сөйлә исмасам иреңә.
-Нинди кочак? Нәрсә сөйлисең син, әни?!.-диеп өзгәләнде Нәфисә, тамак төбенә килеп терәлгән төерне йота алмыйча.
Галиянең колагы теле ни сөйләгәнне ишетмәде. Сөяксез тел сөйләде дә сөйләде. Кайнана киленне җилбәзәк, дип атады, ялкау, кыяфәтсез, килмешәк, диеп битәрләде, хәтта тайчынмыйча фахишәлектә гаепләп, туачак оныгын да малаеныкы түгеллеген әйтеп такмаклады. Килен булып төшкәч тә Нәфисәгә биргән алтын йөзеген, туган көненә, бәйрәмнәргә биргән бүләкләрен кире сорап алды. Кыскасы, әле бер ел да бергә яшәргә өлгермәгән килене белән талашырга һәрчак җай эзләп йөргән Галия бу юлы артыгын кыланып ташлады.
Нәфисәгә кайнанасының әйткән сүзләре бик авыр тәэсир итте. Әнисе кебек, нахак сүзне күтәралмый иде ул. Авылларында үрнәк булып торган гаиләдә үсте Нәфисә. Әти-әниләре кулларыннан килгәнчә ярдәм иттеләр үзенә. Әтисе үлеп, ярты ятим калгач та, кеше булырга тырышты. Югары йортына укырга кереп, ике һөнәр үзләштерде. Клубларга, кич утыруларга йөрергә яратмаган Нәфисә турында берчак әллә нинди ямьсез гайбәт сүзләр сөйләнеп алган иде сөйләнүен. Имеш, ул өйләнгән кеше белән чуала икән дә, кичләрен кеше арасына чыкмый, шул сөяркәсен көтә икән. Әллә шушы гайбәт сүзләрне әйтүе булды микән кайнанасының?! Һич аңламассың...
Ярсый-ярсый киленен гаепләгән Галияне Наил дә туктата алмады.
-Син нәрсә телисең соң, әни? Гайбәтләргә ышанып, аерылуымнымы? -диде Наил, Галия бераз тынычлана төшкәч.
-Анысын үзең беләсеңдер инде, улым. Шушындый хатын белән ничек оялмыйча кеше арасына чыкмак кирәк?! Әнә, Нурияләргә кайтып йөри торган Фәнияне кара син... Бер кашык су белән йотарлык. Белмәдем бит элек шуның белән чуалганыңны, белмәдем,- дип өзгәләнүен белде Галия.
Бу мизгелдә үзен шулхәтле түбән җанлы итеп хис итте Нәфисә. Нахак сүзләр белән үзен кимсеткәне өчен кайнанасына күңеле рәнҗеде.Ә Наил әнисенең бу кыланмышларыннан бөтенләй телсез калган иде.
Берничә көн үтте. Галия, Наилнең көне бун өйдә юклыгыннан файдаланып, җае чыккан саен Нәфисәне кимсетүен дәвам итте. Он, песок, йомырка, хәтта чәйнек ише нәрсәләрне яшереп үк куя башлады. Беркөн, Нәфисәнең сулыш та алмыйча, чүмечтән су эчүен күргәч, тагын әче теллелеген күрсәтмичә түзә алмады Галия:
-Ну, килмешәк, салкын суга калдыңмени? Ул да әрәм әле сиңа...-дип сүз башлады ул, йөзенә чыккан канәгатьлек билгеләрен яшермичә.-Тәмләп чәй эчәсең килсә, эшкә чык. Малаем эшләгәнне ашап, муенына менеп утырдың инде...
-Эше юк бит аның авылда, әни. Мин дә калганнар кебек эшләр идем,кемнән ким соң мин?-диде Нәфисә, сабыр булырга тырышып. Аннан: "Синең нахак сүзләреңне тыңлап, өйдә ятканчы, бәдрәф чистартырга да риза булыр идем әле",-дип тә өстәде. Бу сүзләрдән соң Галия Нәфисәне йорттан ук куа башлады.
Икенче көнне Нәфисә, Наил эштә чакта кирәк-ярак әйберләрен җыйды да, туган нигезенә-әнисе янына кайтырга җыенды.
-Ярар, килмешәк, хәерле юл сиңа. Сөяркәләрең көтә торганнардыр... - диеп озатырга чыкты аны Галия.
Нәфисә әкрен генә сарай, мунча тирәләренә күз йөртеп чыкты да:
-И, әни, картайган көннәреңдә шул килмешәкнең кирәге чыкмагае әле сиңа,-дип, тыныч кына җавап кайтарды.
-Бар, бар, юлыңда бул. Малаем бар минем, ташламас,-диеп чәрелдәде аның саен усал кайнана.
Авылны чыгып, шактый баргач, шалтыратып, Наил белән саубуллашасы итте Нәфисә:
-Наил,-диеп йомшак кына сүз башлады ул.- Әйберләремне җыеп, мин авылга кайтып барам. Берүк, ялгыш аңлый күрмә, минем синнән туеп кайтып барышым түгел. Мин сине һаман да элеккечә яратам. Моны мин бары тик туачак балабыз хакына эшлим. Аның исән-сау булып тууын телим. Әниеңнең җәберләүләренә, нахак сүзләренә мин башка түзеп яши алмыйм. Сагынсаң, кайтырсың, мин сине һәрчак көтеп торырмын...
Наил ни әйтергә дә белмәде. Хатыны белән әнисе уртасында бәргәләнгән Наилгә бик авыр иде. Бер яктан күңеле, аны дөньяга тудырып, күкрәк сөте имезеп үстергән әнисе яклы булса, икенче яктан сөекле хатыны ягында өзгәләнә иде. Наил бер карарга килеп, атна-ун көн үтүгә, Нәфисәне кире кайтып алды. Галия янына алып кайтмады ул аны, авылда кечерәк кенә йорт сатып алып, шунда яңа тормыш башларга карар кылдылар. Ашарга ризыклары, кияргә рәтле киемнәре, ятып йокларга урыннары булмаса да, зарланмады Нәфисә. Йортта хөкем сөргән мәхәббәт, бер-береңне аңлау, тынычлык хакына ул ачлы-туклы торырга да риза иде. Эшеннән еш кына төшенке кәеф белән кайткан ирен дә: "Борчылма, кадерлем, саулык булса, барысы да булыр. Тырышырбыз. Ә бала дөньяга үз бәхете белән килә ул",- диеп, һәрчак тәмле теле белән каршы алды Нәфисә.
Айлар үтте. Бала туар вакыт җиткәнче, диеп, әз-мәз кирәк -яракларны да юнәлттеләр яшьләр. Туганнар, Наилнең эштәге дуслары да ташламады авыр вакытта. Авылдагы яше-карты сокланып, рәхмәт укыйлар иде аларга. Бары тик Галиянең генә, Нәфисә белән Наилнең аякка басканын күреп, эче поша иде. Кулыннан килгәнчә ярдәм итәсе урынга, килене белән малаеның яманатын сөйләп яши бирде.
-И, Галия, балаларың кылны кырыкка ярып, эшләп йөргән чакта, киленеңнең гайбәтен сату бер дә килешә торган эш түгел инде. Яхшымы-яманмы, синең килен инде ул, җаныем. Минеке дә түгел, күршең Рәисәнеке дә түгел. Җитмәсә, оныгың туарга тора. Нинди бетмәгән сүз сөйләп йөрү ди инде ул булмаганны... Шул балалар, киленнәр кулына каласыбыз бар әле, Галиякәем... -диеп, киңәш тә биреп карады авылның остабикәсе Халидә абыстай.
Гомере буе бар дөньясына ачу саклап яшәгән хатынны киңәш биреп кенә үзгәртеп була димени?! Киресенчә, малае белән киленен мактап авыз ачкан кеше Галиянең дошманына әверелә иде.
Айлар үтте. Айларны еллар, елларны бер-бер артлы килгән язлар, җәйләр, көзләр, кышлар алыштырды. Еллар белән бергә Галия дә тынычлангандай булды. Һәрхәлдә, үзенә карата әйтелгән нахак сүзләрне башка ишетмәде Нәфисә. Кайнана-килен, килен кайнана бусагасын атлап кермәде. Бердәнбер оныгы тугач та, оныгын кулларын алып сөяргә дә килмәде Галия. "Әллә безнең кан, әллә түгел!"-диеп кенә төкселәнде. Инде Айзатка да алты яшь тулып килә.
Наил әнисе янына еш йөрде. Айзатны да үзе белән ала иде.Өстәл артына утыргач: "Әни сиңа күп итеп сәлам әйтте. Вак-төяк эшләре бар иде, шуларны эшләп кайттым",-диеп, хис-кичерешләре белән уртаклаша иде Наил.
-Ярар, әйбәт булган, җаным,-диеп куя иде Нәфисә дә.
Шулай бер көнне, Наил чираттагы хәл белешүеннән кайткач, Нәфисә каршысына утырып, әкрен генә сүз башлады:
-Нәфисә, әни авырып китте бит әле. Көннән-көн начарлана бара. Бәлки, барып, хәлен белеп килерсең, ә?.. - диде.
Нәфисә, иренең күзләренә карап:
-Ачуланма, Наил, мине бернәрсәсез өеннән куып чыгарып, яманатымны сөйләп, намусымны пычратып йөргән кешенең бусагасын атлап керәсем юк. Булдыра алмастай нәрсәләрне, зинһар өчен, миннән таләп итмә. Бәлки, йөрәк яраларым бераз төзәлгәч, мин аны кичерә дә алырмын,- дип, тыныч кына җавап кайтарды.
-Табиблар аның биш-алты ай гомере калган, диделәр,- дип, үзенекен сукалады Наил.
-Миңа бик кызганыч, җаным. Ләкин мине мәҗбүр итмә,- диде Нәфисә.
Әлеге сөйләшүгә шуның белән нокта куелды. Наил бүтән бу хакта сүз кузгатмады. Әнисе йорты белән ике арада йөреп, яши бирде. Наилен чын күңеленнән кызганса да, Нәфисәгә гафу итә белү сәләте бирелмәгән иде булса кирәк. Хәер, аннан гафу үтенүче дә булмады.
Ярты ел сизелмәде дә, үтте дә китте.Әллә бик салкын булганга, әллә башка сәбәпләр аркасында, Галияне җирләргә әллә ни күп халык җыелмады. Ни кабер казырга, ни мәетне күтәреп барышырга ярамаган карчыклардан кала, эшкә ярарлык кешеләр сирәк күренде. Мәетне күтәреп алып китүгә, карчыклар Нәфисә янына җыелды.
-Иии, мәрхүмәкәем, бер рәхәт тә күрми үлеп китте шул, - диеп сузды берсе.
-Әйтмә дә инде, ахирәткәем, шул зәһәр теле, көнчелеге шулай иртә алып китте инде аны бакыйлыкка, - диеп өстәде икенчесе.
-Тилмертте инде киленен, бер көн күрсәтмәде, мескенкәемә, - диеп, Нәфисәнең салпы ягына салам кыстырырга маташып, әңгәмәне дәвам итте күршесе Люция. - Эткә эт үлеме инде.
-Сөйләмә дә инде, балакаем, үзенең явызлыгы аркасында озатырга кеше дә җыелмады. Дөрес әйтәм бит, кызым? - диеп, Нәфисәгә текәлеп карады авылның беренче гайбәтчесе Тәнзилә.
Нәфисә, күзләрен еракка төбәп, газиз әнисенең мәетен күтәрешеп барган сөекле ире Наилгә озак кына карап торды да, янәшәсендә бөтерелгән карчыкларга берәгәйле итеп җавабын да кайтарды.
-Бик әйбәт кеше иде әниебез. Урыны җәннәттә булсын,-диде ул.- Сез сөйләгәнчә явыз кеше булса, җир йөзендәге иң яхшы, иң изге күңелле малай үстерә алмас иде. Мең рәхмәт аңа.
Шулай диде дә Нәфисә, кайчандыр килен булып төшкән, инде җиде елга якын аяк та басмаган йортка кереп китте. Нахак сүздән, гайбәтләрдән меңгә телгәләнгән йөрәге әле һаман сулык-сулык килеп елый иде.
Гүзәл Хәбибуллина
Источник: https://ok.ru/profile/560705710946/statuses/69383882323298
Читайте нас: