+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
17 июль 2019, 18:23

Авыл игелекле кешеләре белән матур

Авыл игелекле кешеләре белән матур

Авыл игелекле кешеләре белән матур
Мәчетебездә үткән Ураза бәйрәмендә катнашып, авылдашлар белән очрашканнан соң, аларга соклану, алар өчен горурлык хисе туды.
Әйе, гомерләре буе фидакарь хезмәтләре белән танылган, туган авылыбызның матур табигать кочагында үскән, шунда оя корган, тырыш, намуслы халкы белән матур авыллар. Чыннан да, илгә-көнгә тырышып хезмәт иткән, тормышларын үз куллары белән корып, әле бүген дә булганына шөкер итеп, матур итеп дөнья көткән, лаеклы балалар тәрбияләп, тормыш авырлыкларына, эш юклыкка сылтанмый гөрләтеп дөньясын алып барган гаиләләр күп икән Нөрәй авылында.
Авылыбызның искиткеч матур табигатенә өстәп, һәркайсының йортлары матур, каралты-куралары төзек. Барысын да атап китеп булмаса да, шундый берничә күркәм гаилә турында, хөрмәтле авылдашларым турында язып үтәсем килә.
Менә шушы изге бәйрәмне матур итеп алып баручы, авылыбыз имамы Раил хәзрәт – тыныч, сабыр холыклы, иң мөһиме, авыл имамы өчен кирәкле сыйфат – кешелекле. Әле күптән түгел генә күпчелек халык теләге белән сайланып куюга карамастан, дини бәйрәмнәр, өмәләр үткәреп, безнең “Нур” мәчетенә нур өстенә нур өстәде. Дин юлына ул зур югалту аша килгән. Тормыш иптәше Рәйлә белән алар, йөрәк парәсе, газиз улларын югалту кайгысын кичергәч, сынмыйча, сыгылмыйча, авылдашларына тик изгелекләр эшләп, матур итеп яшиләр. Мәчетебездә укылган догалар улыгызның рухын, әти-әниләр, әби-бабайлар рухын шат итеп, аларга барып ирешсен иде. Аллаһ ризалыгы белән, Нөрәй авылы тарихында исемең ислам динен күтәрүчеләрнең берсе булып калсын иде, Раил хәзрәт! Сезгә, гаиләгезгә иминлек, сәламәтлек, оныклар бәхете, тигез картлык телим.
Хөрмәтле укытучым, сыйныф җитәкчем Наилә апа Газнән кызы. Мәктәптән соң кайсы гына тармакларда эшләсә дә, ул Чын укытучы булып күңелдә калды.
Дәресләрен мавыктыргыч итеп үткәреп, һәркайсыбызга рус теленә, әдәбиятына мәхәббәт уята белде. Рус теле аша башка телләргә дә, бигрәк тә туган телебезгә, илебезгә хөрмәт тәрбияләде. Совет укытучысының эталоны булган, акыллы, тирән белемле, эчке культурасы, интеллекты югары булган Наилә апабыз безгә, укучыларына, һәрвакыт яхшы үрнәк булды. Бездә туган туфракка кадер-хөрмәт, матурлык хисләре генә тәрбияләп калмыйча, яхшылыкка, кешелеккә дә өнди белде. Шулай ук укытучы-филолог булып эшләгән тормыш иптәше Фәнир Габделхак улы Исхаков белән 50 елдан артык бәхетле никахта яшәделәр. 2016 елда аны хөрмәтләп соңгы юлга озатканнан соң да Наилә Газнән кызы гөрләтеп дөнья көтә (аның ярдәмче хуҗалыгы үрнәкле), тулы канлы тормыш белән яши, бердәнбер кызы Миләүшә һәм оныгы Әлфиянең уңышларына куана. Наилә Газнән кызы туган телебезне үстерү өчен әле дә янып яши. Шушы максатта авылдашлар өчен төрле мәдәни-ял чаралары оештыра: узган елда Туймазы районы Төмәнәк авылына Бабай утары этнография комплексына, быел – Туймазы дәүләт татар драма театрына, күптән түгел Татарстанга Болгар җыенына бардылар.
Озын гомер, ныклы сәламәтлек насыйп итсен Раббыбыз сезгә, Наилә апа! Халык өчен тырышкан хезмәтегезнең әҗерен күрергә язсын, гел уңышлар гына юлдаш булсын!
Авылыбызның менә тагын бер йөзек кашы, хөрмәтле Рәйсә апа. Ипле, сөйкемле, бер кешегә күтәрелеп авыр сүз әйтмәс, хатын-кызларыбызга үрнәк итеп куярлык, бик күп Коръән аятьләрен яттан белүче, акыллы ханым. Тормыш иптәше Миргасим абый белән үзләре кебек акыллы, уңган балалар тәрбияләп үстерделәр. Хәзер инде балалары төрлесе төрле якта үз гаиләләре белән яшиләр, оныклар белән кайтып, әти-әниләрен шатландырып торалар. Рәйсә апа белән Миргасим абый бер-берсенә терәк булып, яшьләргә гаилә мөнәсәбәтләре үрнәге булып яшиләр. Бакча тутырып чәчәкләр, җиләк-җимеш үстерәләр. Аларны еш кына юлда очратабыз без. Суык көннәр булса да, Миргасим абый белән парлашып, хәзер инде модага кергән скандинав таяклары белән күрше авылга барып кайталар. Хәрәкәттә - бәрәкәт, диләр. Сезнең тормышыгыз да гел шулай бәрәкәтле булып, сәламәтлектә яшәргә язсын, Рәйсә апа!
Фатих һәм Әлфия Моратшиннар гаиләсе турында да җылы сүзләр язып үтәсе килә. Бик тә саваплы һөнәр – сәламәтлек сагында торучы Әлфиябезне авылда хөрмәт итмәгән кеше юктыр! Шат күңелле, оптимист, барысы белән дә уртак тел таба белүче яхшы белгеч, тәүлекнең теләсә кайсы вакыты булса да, ярдәм сорап килгән авылдашларга бер дә авырсынмыйча йөгереп килә. Хәтеремдә, әнием чирләп киткәндә чакыргач, Әлфия елмаеп килеп керсә, барлык авыруларым, чирләрем онытыла, дип әйтә иде мәрхүмә. Чын доктор шундый була торгандыр ул! Тормыш иптәше Фатих та диндәге кеше, Раил хәзрәт белән изге эшләр башкаралар алар, мәчеттә дә өмәләр оештырып, бакыйлыкка күчкән туганнарыбыз, әби-бабаларыбыз яткан авыл зиратын да тәртипкә кертәләр.
Авылдан читтә яшәүче авылдашларым исеменнән дә сезгә чиксез рәхмәт белдерәм. Аллаһ сезне рәхмәтеннән, ярдәменнән ташламасын!
Авылыбызның штаттан тыш эшләүче мал табибы Адуллин Фаил турында да язмый кала алмыйм. Махсус белеме булмаса да, аңа бу сәләт табигатьтән бирелгәндер. Исемә төшсә, елмаеп куям, бервакыт безгә бәләкәч Фаилне җитәкләп Фәүзия апа килгән иде. Әнием бу сыер кайчан бозаулар икән инде, дип хафаланып йөргәндә, Фаил сыерга карап торды да, олыларча җитди итеп: “Бер атнадан бозаулый сыерыгыз”, - дип әйтеп куйды. Әллә бу бала малның телен белә микән, дип гаҗәпләнгән иде әни. Чынлап та ул шулайдыр. Авылыбызда барысы да күпләп мал асрыйлар, ә инде терлек асраган кешегә Фаилнең ярдәменнән башканы күз алдына китерү дә кыен. Ул һәр йортта кирәкле кеше, ярдәм сорап килүчеләрнең берсен дә читкә какмый. Зур рәхмәт сиңа, Фаил, ярдәмчеллегең, кешелеклелегең өчен, авылдашларга күрсәткән игелегең өчен. Тормыш иптәшең Венера белән килгән авырлыкларны җиңел кичереп, гел шулай бер-берегезгә терәк-таяныч булып, сәламәтлектә яшәргә насыйп итсен.
Яшь булсалар да үрнәк итеп куярлык тагын бер гаилә - Айгөл белән Мәхмүт Әхмәтгәрәевлар гаиләсе. Үтә дә тыйнак, уңган, ярдәмчел Мәхмүт мәчеттә, зиратта үткәргән өмәләрдә үз техникасы белән ярдәм итеп тора. Үзенә пар тормыш юлдашы Айгөл авыл мәдәният йорты җитәкчесе – бәйрәмнәрдә кызыклы чаралар үткәреп, авылыбызга ямь өсти. Алар Мәхмүтнең әнисе – авылның ак әбисе Фида апаны кадер-хөрмәттә тәрбиялиләр. Килен белән каенана арасындагы тату мөнәсәбәткә күпләр сокланырлык. Айгөл, Мәхмүт, сезнең дә тормышыгыз шундый ямьле булып, куйган максатларыгызга ирешеп, балаларыгыз бәхетен күреп, муллыкта, сәламәтлектә тигез гомер итегез!
Тыйнак кына итеп булса да үз туганнарым - Әхмәтшиннар гаиләсе турында да язып үтәм. Авылда алар өчәү: Флүр белән Сәрия, Фәнил белән Әфүзә, Азат һәм Резеда. Алар өчесе дә шул эш өчен туган, кулларыннан барлык эш тә килә, алтын куллы, уңган, тырыш, ярдәмчел гаиләләр.
Ерактан балкып торучы йортлары, үз тырышлыклары белән, хәләл көч белән булдырылган муллык, ишек алларына керүгә үк йорт хуҗаларының бик булган, хезмәт сөючән кешеләр икәненә инанасың. Гомумән, андый гаиләләр авылыбызда бик күп, аларның барысын да санап бетерү мөмкин түгел. Элек-электән безнең халык эшсөяр, тырыш саналган. Барыгызны да үтеп киткән бәйрәмнәр белән котлыйм!
Аллаһы Тәгалә һәркайсыбызга да иман ныклыгы, күңел тынычлыгы, бәрәкәтле тормыш, саулык-сәламәтлек, тыныч дөньялар, аяз күк йөзе, шатлык-куанычлар, уңышлар насыйп итсен!
Зилә МАГИНОВА. Уфа шәһәре.
Читайте нас: