Борынгы Болгар җирендә булдык
“Изге Болгар җыены” 30 меңнән артык кешене җыйды
Минем күптәнге хыялым – борынгы бабаларыбыз яшәгән, өмет белән сәҗдә кылган төбәккә - Изге Болгар җиренә сәяхәт итү иде.
Ниһаять, быелгы җәйдә хыялым тормышка ашты: 14 июнь кичендә без Нөрәй авылыннан 18 кешелек делегация – Идел Болгарына ислам динен кабул итү көнендә тантаналы чарада катнашырга, тарихи урыннарга сәяхәткә юл тоттык.
Тирә-яктагы матурлыкка хозурланып, матур татар җырлары тыңлап бара-бара, 6 сәгатьлек юл сизелмәде дә! Изге Болгар җире безне үзенең Ак мәчете, төрле тарихи корылмалары белән каршы алды. Монда килгән һәркем үзен берничә гасырга үткәнгә кайткан кебек хис итәдер. Мин дә әлеге изге туфракка аяк басуга, тарих җилләрен, ата-бабаларыбыз сулышын тойгандай булдым.
Болгар шәһәре – Идел буе Болгар дәүләтенең башкаласы, соңрак Алтын Урданың мәшһүр шәһәрләренең берсенә, мәдәният, цивилизация үзәгенә әверелә. 922 елның май аенда Болгарда рәсми рәвештә ислам дине кабул ителә. Борынгы бабаларыбыз шәһәр салу өчен бик тә уңайлы урынны – Идел елгасының биек, текә яр буен сайлаганнар. Табигатьнең бу гүзәл почмагы бер яктан балык тоту һәм кыргый җәнлекләр аулау мөмкинлеген биргән, икенче яктан Болгар халкын зур, биек корылма саклаган, ә өченче ягында киң су юлы башланып киткән. Елга агымы буенча югары өлешенә барсаң, Балтик диңгезенә, ерак Төньякка килеп чыгасың, ә аскы өлеше җылы көньякка – Каспий диңгезенә барып тоташа. Мәгърур Идел ул чорда ук инде тирә-юньдә сәүдә елгасы булып исәпләнгән. Заманында сәүдәгәрләр аны “Бөек Идел юлы” дип йөрткәннәр. Болгар дәүләте халкы Урта Азия, Кытай, Византия илләре һәм күрше Русь дәүләте белән тыгыз элемтәдә торган, киң сәүдә эшләре алып барган. Юка күн ясау серләрен болгар осталары гына белгән! Болгарлар бөтен Европада беренчеләрдән булып чуен һәм корыч кою белән шөгыльләнә башлаганнар.
Вакыт узу белән Болгар үсә, зурая бара, шәһәр үзәгендә Җәмигъ мәчете, патша сарайлары төзелә. Шәһәр халкы сәләтле, укымышлы була. Ташлардагы язулар моның дәлиле булып тора. Болгарда шагыйрьләр дә күп яши. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәре дә нәкъ менә биредә язылган. Шулай итеп, Бөек Идел Болгарстаны елдан-ел ныгыган. X – XIV гасырларда биредә бик күп яңа биналар, мәчетләр һәм мәдрәсәләр төзелгән.
Сокланмыйча һәм горурланмыйча мөмкин түгел: монда торак йортларны таштан, ягъни кирпечтән салганнар. Әйе, кирпечне беренчеләрдән булып безнең Болгар бабаларыбыз уйлап тапканнар. Таштан корылган Кара пулат, кече манара, Төньяк мавзолей, Хан төрбәсе безнең көннәргә кадәр яхшы сакланганнар. Соңгы елларда Шәһри Болгар күзгә күренеп үзгәргән, искиткеч яңарган. Тарихи-мәдәни мирасны саклап калу ниятендә фәнни тикшеренүләр һәм реставрацияләү эшләре киң җәелдерелгән. Шулай ук күп кенә туристик маршрутлар ачылган. Болгар тыюлыгы берничә ел элек ЮНЕСКО халыкара оешмасының Бөтендөнья мәдәни мирасы исемлегенә кертелгән.
15 июнь иртәсендә Изге Коръән аятьләре укудан башланган бәйрәм көне буена дәвам итте. Изге Болгар җыенында катнашучыларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе М. Шәймиев, Үзәк Диния нәзарәте рәисе Т. Таҗетдин, Татарстан мөселманнары башлыгы, республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, шулай ук Мәскәү, Чечня, Дагстан, Ингушетия мөселман дин әһелләре сәламләде. Сату гөрләде – халык хәләл иттән шашлык ашады, чәйләр эчте, дини китаплар, Коръән китабы, истәлеккә төрле сувенирлар сатып алдылар. Бар җирдә дә татар моңы, татар сүзе яңгырады. Төрле төбәкләрдән: Ырынбур, Чиләбе, Пермь, Самара якларыннан җыелганнар, килүчеләр арасында әниемнең туган ягыннан уртак танышларыбызны да таптым хәтта. Безнең мөселман кардәшләребез бөтен дөньяга сибелгән булсалар да, үзенең татарлыгын онытмый, ә мондый чаралар берләштерә, элемтәне ныгыта.
Менә бәйрәм ахырына якынлаша, билгеләнгән вакытка халык автобуслар янына агыла башлады, ерактан килүчеләр төштән соң ук юлга кузгала башлады.
Без дә канәгатьләнү хисе белән автобус янына җыелдык һәм кайтыр юлга кузгалдык. Ару-талчыгу да сизелми, күңелдә рәхәт хис. Юл буе тәэсирләр белән уртаклашып, тирә-якның матурлыгына, юлларның төзеклегенә сокланып кайтып та җиттек.
Изге Болгар җирендә күргәннәребез, Ак һәм Кара пулатлар, дөньядагы иң зур Коръән китабы, хан мавзолее, төрле музейлар, Ак мәчетнең гүзәл күренешеннән якты тәэсирләр күңелләребездә озак сакланыр.
Изге Болгарга онытылмас сәяхәт оештырып, күптәнге хыялымны тормышка ашыру мөмкинлеге тудырган өчен Наилә Газнән кызы Габдуллинага барыбыз исеменнән дә аерата зур рәхмәт белдерәм. Шундый мавыктыргыч сәяхәтләр оештырыр өчен Аллаһ сезгә сәламәтлек бирсен. Күпчелекнең теләге буенча, алда торган сәяхәтебез Казан шәһәре булыр, дип ышанам.
Сәяхәтебездә өлкән яшьтәге кешеләр булгач, безнең сәламәтлекне кайгыртып барган медицина хезмәткәре Әлфия Моратшинага, уңайлы автобуста хәвеф-хәтәрсез алып барып кайткан, юл буе матур җырлар тыңлатып йөрткән шофер Шәүкәт Җаббаровка олы рәхмәтебезне белдерәбез.
Хөрмәтле гәзит укучылар, сезгә шуны әйтәсем килә, мөмкинлегегез булса, Изге Болгар җиренә барыгыз, үкенмәссез.