+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
2 август 2019, 14:10

Галим, педагог, тикшеренүче

Галим, педагог, тикшеренүче

Галим, педагог, тикшеренүче
Икътисад фәннәре докторы, Башкорт дәүләт аграр университетының бухгалтерлык исәбе, статистика һәм икътисади мәгълүмат системасы кафедрасы профессоры, Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Г. Ә. Хәбиров быел 70 яшьлек юбилеен билгели
Гамир Әхмәтгали улы Шаран җиренең матур почмагында урнашкан Кәрәкәшле авылында дөньяга килә.
Аның әтисе Әхмәтгали Габделгали улы Бөек Ватан сугышында һәм Япония белән сугышта катнаша, күпләгән сугышчан медальләр, шул исәптән ике тапкыр “Батырлык өчен” медальләре, Кызыл йолдыз һәм I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденнары, Бөек Җиңүнең юбилей медальләре һәм “СССР Кораллы Көчләренә 50 һәм 70 ел” медальләре белән бүләкләнә. Фронттан әйләнеп кайтканнан соң Ф.Энгельс исемендәге колхозда комплекслы бригада бригадиры, дуңгыз фермасы мөдире һәм төзелеш бригадасында озак еллар нәтиҗәле эшли. Ленинград чолганышының барлык авырлыкларын кичергән әнисе Шәмселбаян Шакир кызы “Блокадалы Ленинград шәһәре кешеләре” значогы, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең юбилей медальләре белән бүләкләнә, Ф. Энгельс исемендәге колхозның комплекслы бригадасында һәм дуңгыз фермасында эшли. Гамир Әхмәтгали улының әти-әнисе хезмәт ветераннары.
Гамир Әхмәтгали улы гаиләдә Венера, Линеза һәм Шамил туганнары белән лаеклы хезмәт тәрбиясе һәм Дүртөйле мәктәбендә яхшы белем ала.
Мәктәпне тәмамлагач Гамир Әхмәтгали улы Уфа шәһәре приборлар төзү заводында слесарь булып эшли башлый. Белемгә һәм икътисад эшенә омтылышы аны Башкорт дәүләт авыл хуҗалыгы институтына алып килә, аны 1972 елда кызыл дипломга тәмамлый.
Институтны тәмамлаганнан соң Шаран районы “Правда” колхозында баш икътисадчы булып эшли, дипломлы яшь белгечне анда бик җылы каршы алалар. Монда ул 1972-1976 елларда икътисад хезмәтен җитәкли.
Яшь белгеч Ленин һәм Октябрь революциясе орденнары кавалеры, данлыклы рәис З. М. Сәләхетдинова җитәкләгән, ул вакыттагы алдынгы хуҗалыкның икътисад өлкәсенә “башы белән чума”.
Тынгы белмәс икътисадчы һәрдаим эзләнүдә була, студент чакта язган конспектларын актара, өем-өем китаплар укый. Яхшы производство нәтиҗәләренә ирешү өчен кыска вакыт эчендә икътисад фәнен практикада куллануга ирешкән сәләтле белгеч Воронеж авыл хуҗалыгы институты каршындагы аспирантураның көндезге бүлегенә укырга керә. Аны 1979 елда уңышлы тәмамлаганнан соң Башкорт авыл хуҗалыгы институтында (хәзер Башкорт дәүләт аграр университеты) гыйльми, педагогик эшчәнлеге башлана. Биредә ул барлык үсеш баскычларын – кафедра ассистентыннан алып профессор, кафедра мөдире дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә.
Тиздән Гамир Әхмәтгали улы 1982 елда кандидатлык һәм 2003 елда “Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре хуҗалык итү формаларының икътисади үсеше” темасына докторлык диссертацияләрен яклый.
2006 елда аңа “Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе” исеме, ә 2014 елда “Русия Федерациясенең почетлы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре” почетлы исеме бирелә.
Тикшеренү темалары буенча Гамир Әхмәтгали улы 632 фәнни һәм укыту-методика хезмәте, шул исәптән 30 монография һәм уку әсбаплары, 28 фәнни-методик эшкәртмә, БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан расланган 20 фәнни-гамәли рекомендация, РФ Югары аттестация комиссиясе тәкъдим иткән басмаларда 60 мәкалә, төбәк фәнни-гамәли журналларда 28 мәкалә һәм башка матбугат басмаларында 130 мәкалә әзерли һәм бастырып чыгара.
Г. Ә. Хәбировның авыл хуҗалыгы производство кооперативлары оештыру һәм аларның хуҗалык эчендә икътисади мөнәсәбәтләрен камилләштерү, крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм халык хуҗалыгы төзү буенча әзерләгән методик әсбаплары Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан күп төп документларны эшләгәндә файдаланылды.
Аренда мөнәсәбәтләрен камилләштерү (1990-1992 еллар), крестьян (фермер) хуҗалыклары ассоциациясе оештыру (1992-1994 еллар), халык хуҗалыгын үстерү (1994-1996 еллар), авыл хуҗалыгы предприятиеләрен реформалаштыру шартларында аларда оештыру формаларын һәм хуҗалык эчендә икътисади мөнәсәбәтләрне камилләштерү (1994-2004 еллар) буенча методик тәкъдимнәре фәнни-гамәли конференцияләрдә, Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы фәнни-техник советы утырышларында, БР аграр секторы җитәкчеләре һәм икътисад белгечләре киңәшмәләрендә тикшерелде. Тәкъдимнәрнең төп положениеләре киңәшмәләрдә катнашучылар тарафыннан хупланды һәм республика хуҗалыкларында производствога кертүгә кабул ителде.
Профессор Г. Ә. Хәбиров аспирантура аша гыйльми-педагогик хезмәткәрләр әзерләү өстендә актив эшли: 16 икътисади фәннәр кандидаты әзерләде, аграр икътисадның көнүзәк проблемалары буенча фәнни тикшеренүләр башкаручы 2 докторант, 7 аспирант һәм 5 тикшеренү эшенә фәнни җитәкчелек алып бара.
Аның методик һәм уку әсбаплары базар шартларында эшләү өчен югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә ярдәм итә. Ул учет-икътисад белгечлеге буенча 3910 белгеч әзерләде, аларның 200е – авыл хуҗалыгы оешмалары заявкалары буенча.
Профессор “Авыл хуҗалыгында экологик продукция җитештерү нәтиҗәлелеге” (2008 ел) монографиясе өчен менеджмент һәм икътисад буенча Халыкара гыйльми һәм методик басмалар күргәзмәсе сертификатына ия, 2009-2011 елларда Башкорт дәүләт аграр университеты икътисад факультеты укытучылар эшчәнлеген рейтинг бәяләве нәтиҗәләре буенча “Иң яхшы гыйльми-педагогик хезмәткәр” номинациясендә конкурс җиңүчесе, 2016 елда “Финанас отчетлыгын анализлау” китабы өчен “Икътисад һәм идарә” номинациясендә иң яхшы фәнни китап Бөтенрусия конкурсы лауреаты булды.
Ул Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Финанс һәм бюджет департаменты, Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы, БР агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюз оешмасы һәм Башкорт дәүләт аграр университеты мактау грамоталары белән бүләкләнде.
Киң колачлы гыйльми эшчәнлеге, көндәлек укыту-тәрбия эше, җәмәгать мәшгульлеге Гамир Әхмәтгали улына фәнни кызыксынулары өлкәсендәге барлык яңа юнәлешләр курсында булырга, димәк, чын мәгънәсендә һәрвакыт кирәкле, файдалы һәм заманча кеше булып калырга ярдәм итә.
Профессор Г. Ә. Хәбировның җәмәгать һәм гыйльми-производство эшчәнлеге республикада һәм Урал төбәгендә яхшы билгеле. Башкортстан Республикасы һәм илнең галим-икътисадчылары арасында абруе зур.
Производство һәм гыйльми-педагогик эшчәнлектә мактауга лаек 43 ел эш стажы – менә аның 70 яшьлек юбилеена иң кыйммәтле багажы.
ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ.
Фотолар гаилә альбомыннан алынды.
Әхмәтгали һәм Шәмселбаян Хәбировлар.
Г. Ә. Хәбиров.
Галимнең бүләкләре.
Г. Ә. Хәбиров студентлары белән.
Читайте нас: