-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
20 август 2019, 17:00

Миңлифа һәм Анатолийга бәхет һәм мәхәббәт теләделәр

Миңлифа һәм Анатолийга бәхет һәм мәхәббәт теләделәр

Миңлифа һәм Анатолийга бәхет һәм мәхәббәт теләделәр
Базгыя авылында үзенчәлекле туй булды
Мәхәббәт яшьне сорамый - әлеге гыйбарәне еш ишетергә туры килде миңа. Әмма шушы әйтем җанлы үрнәк булыр дип башыма да китереп карамадым. Базгыя авылы картлар һәм инвалидлар йортының 30 еллык тарихында беренче тапкыр монда яшәүчеләр арасында никах тантанасы булды.
Яңа өйләнешкән Анатолий һәм Миңлифа шулкадәр бәхетле елмайдылар, аларның йөзләре шатлык һәм мәхәббәттән балкыды! Әйтерсең, моңа кадәр алар үзләре янәшәсендә беркемне дә күрмәгән, туй мәшәкатьләрен татымаганнар диярсең, гашыйклар бер-берсенә карап кына тордылар, оялчан гына елмайдылар.
Миңлифа Сәмикъ кызы үзенең Янәхмәт авылыннан икәнлеген әйтте. 1961 елда Мичурин совхозында төрле эшләрдә хезмәт эшчәнлеген башлап җибәрә. Аннары кайда гына һәм кем генә булып эшләмәгән ул: Мичурин совхозында киномеханик ярдәмчесе, кирпеч заводында төрле эшләрдә, киез итек цехында киез юучы, Шаран үзәк дәваханәсендә санитарка, кухня эшчесе, җыештыручы була. Аның хезмәт кенәгәсендә Үзбәкстанда төрле эшләр эшчесе дигән язма да бар. Авыр язмыш, ялгызлык әлеге ханымны картлар йортына китерә.
Анатолий Иванович Почуев – 3 группа инвалид, тумышы белән Туймазы районы Собханкул авылыннан. Миңлифа Фәткуллина картлар йортында дүрт елга якын яшәсә, Анатолий икенче елын гына монда яши. Миңлифа һәм Анатолий бик тиз дуслашалар, бер-берсенә ярдәм итә башлыйлар, тора-бара хисләре мәхәббәткә әйләнә. Базгыя авылы картлар һәм инвалидлар йорты мөдире Ф. З. Җәмилев гашыйкларның мәхәббәтләрен никахка теркәү теләген хуплый, төп оешма җитәкчелеге дә каршы килми.
Һәм менә июльнең ямьле бер көнендә Шаран ЗАГС начальнигы вазыйфаларын башкаручы Г. С. Хәлилова тантаналы шартларда никах терки. Яңа өйләнешүчеләр Мендельсонның туй маршы астында актлар залына үттеләр, анда аларны тантана кунаклары – картлар йортында яшәүчеләр көтә иде. Никах теркәү вакытында кайберәүләрнең күзләренә яшьләр килде, кемдер яшьлек елларындагы туй вакытларын исенә төшереп елмайды, ә кемдер: “Бәлки мин дә монда үз парымны табармын?”, дип уйлады.
- Бар да мөмкин! – Фәһим Зәки улы гаҗәпләнми. - Әбиләребез һәм бабайларыбыз (алар барлыгы 25 кеше) шифалы чишмә суларын эчәләр, шул су белән юыналар һәм коеналар, дүрт тапкыр ашыйлар, аралашалар, сыйфатлы медицина хезмәте алалар. Әйткәндәй, безнең пациентларыбыз бер-ике айдан аякка басалар, елмая һәм тормышка шатлана башлыйлар. Менә Анатолий да монда үзен яхшы хис итә башлады, аякка басты, үзенә тормыш иптәше тапты.
Ирле-хатынлы Анатолий һәм Миңлифа үз адресларына күп җылы котлаулар һәм бүләкләр алдылар, ШЭ Н. М. Дәүләтова матур итеп бизәлгән чәк-чәк, бәйрәм табынына пироглар җибәргән, хезмәткәрләр яңа өйләнешүчеләргә бергә яшәү өчен аерым бүлмә әзерләгәннәр.
Туй – һәр гашыйк тормышында матур вакыйга, ә язмыш кушуы буенча картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр өчен – үзенчәлекле вакыйга. Анатолий һәм Миңлифа тормышларының гади булмаган чорында табыштылар, бер-берсенә терәк һәм таяныч булдылар, якты хисләрен белдерүдән, бергә булу теләкләрен имзалары белән теркәүдән курыкмадылар. Әлеге гашыйкларның барысы да яхшы булыр, дип уйлыйбыз.
Ф. З. Җәмилов күчмә никах теркәү тантанасына килү мөмкинлеге тапканы өчен Шаран ЗАГС начальнигы вазыйфаларын башкаручы Г. С. Хәлиловага, бәйрәм табынына камыр ризыклары биргән өчен шәхси эшкуар Н. М. Дәүләтовага, чараны оештыруга ярдәм иткән өчен С. В. Ивановага һәм туй тантанасын видеога һәм фотога төшергән өчен А. В. Андреевка рәхмәт белдерә.
Маргарита ӘХМӘТОВА.
Автор фотосы.
Ирле-хатынлы Анатолий һәм Миңлифа.
Читайте нас: