0 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
23 август 2019, 16:32

Мишәр мәктәбенә - 70 ел

Мишәр мәктәбенә - 70 ел

Мишәр мәктәбенә - 70 ел
2019 ел мәктәбебез өчен юбилей елы булды – 70 ел элек, 1949 елда Мишәр авылында төп белем бирү мәктәбе (ул чагында сигезьеллык) ачыла. Ул “Ленин корно” колхоз идарәсе бинасында урнаша. Аңа кадәр 1926 елдан башлангыч мәктәп эшләгән була.
Мәктәп коллективы гомуми җыелышта мәктәпнең 70 еллыгын билгеләп үтәргә булды һәм юбилей тантанасына багышланган тантаналы чара әзерләде.
Бу көнне мәктәп кунаклар белән тулы булды, төрле елларда мәктәп тәмамлаучылар, ветеран укытучылар, төрле елларда мәктәптә эшләгән коллегалар, әти-әниләр һәм укучылар туган мәктәпләренең юбилей тантанасын уртаклашырга дип килделәр.
Чараның аерым бер өлеше берничә буын укучыларга белем һәм тәрбия биргән педагогик хезмәт ветераннарына багышланды. Алар С. А. Асылхуҗин, А. И. Асылхуҗина, С. И. Галина, З. М. Сәлимова, Л. М. Тимербулатова.
Район мәгариф бүлеге начальнигы М. З. Әхмадуллин, 2 санлы Шаран мәктәбе директоры Л. Р. Зыязетдинова, Акбарыс авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Р. Г. Ягудин бәйрәмнең почетлы кунаклары булдылар, алар педагогия коллективына, ветераннарга күп җылы теләкләрен белдерделәр, кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.
Бүгенге көндә белем бирү учреждениесендә уку, спорт белән шөгыльләнү, дәрестән тыш эшчәнлек, мәдәни ял өчен укучыларга тиешле шартлар тудырылган. Мәктәпне яшелләндерү буенча зур эш алып барыла. Биккол, Урсай, Уял һәм Чупай авылларыннан 58 баланы мәктәп автобусында йөртү оештырылган.
Укучыларның физик әзерлегенә зур игътибар бирелә. Шуның белән бергә, спортзалны заманча спорт җиһазлары белән комплектлау кирәклеген дә билгеләп үтәм. Авыл халкы әлеге башлангыч белән Урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашты, кызганычка каршы, быел конкурс сайлап алуыннан үтә алмадык. Бу юнәлештә эш дәвам итәчәк.
Мәктәптә 14 укытучы эшли, 12 укытучы – югары, 2 педагог – махсус урта белемле. Дүрт укытучы – югары, 8 укытучы беренче квалификация категорияләренә ия. Күп укытучыларыбыз үсеп килүче буынга белем һәм тәрбия бирү эшендә озак еллар хезмәт куйдылар: В. А. Танылбаева, Н. П. Хисмәтуллина, Г. Р. Ибәева, В. А. Ибәев, А. Д. Миңлегалин, Ю. М. Мещерякова – 30 елдан артык; Э. А. Атагуллина, В. Р. Пархоменко – 25 елдан артык. Бер укытучыбыз “Башкортстан Республикасы мәгариф отличнигы”, бер укытучы “Русия Федерациясе гомумбелем бирүнең почетлы хезмәткәре” мактаулы исемнәренә лаек булдылар.
Мәктәп заман белән бергә атларга тырыша. Укыту-тәрбия процессында дәресләрдән тыш вакытта гамәли эшчәнлеккә зур игътибар бирелә. Укучылар фәнни-гамәли эшчәнлек белән шөгыльләнәләр: фәнни-тикшеренү эшләре конкурсының муниципаль этабында Полина Галина (4 сыйныф) 2 урынны алды (җитәкчесе Ю. М. мещерякова), Егор Галин (5 сыйныф) “Тарих” секциясендә җиңүче булды (җитәкчесе Ю. П. Галина). Укучылар шулай ук Бөтенрусия укучылар олимпиадасында да актив катнашалар. Муниципаль этапта катнашучылар: Валерия Атагуллина (4 сыйныф) – рус теле буенча призер, Вениамин Миңлегалин (8 сыйныф) – биология буенча призер, физика буенча җиңүче. Укучылар Ю. А. Гагарин кубогына республика интернет-олимпиадада катнаштылар, “Җанлы классика” конкурсында иҗат сәләтләрен сынап карадылар.
Физкультура укытучылары Е. Б. Әхмәтова, В. А. Ибәев җитәкчелегендә укучылар командасы төрле район ярышларында катнашалар, призлы урыннарны яулыйлар, җиңүчеләр булалар. Бу юнәлештә мәктәп Шаран авылы балалар иҗаты һәм спорт үзәге белән тыгыз хезмәттәшлек итә, балалар “Туризм”, “Чаңгы әзерлеге”, “Спорт уеннары” секцияләрендә шөгыльләнәләр.
Мәктәп укытучылары педагогик осталык конкурсларында катнашалар. В. Р. Пархоменко “Ел укытучысы” конкурсының муниципаль этабында “Йөрәгемне балаларга бирәм” номинациясендә җиңүче булды, Е. Б. Әхтәмова “Өстәмә белем бирү педагогы” конкурсының республика этабында 3 урынны яулады.
Укучыларыбыз һәр елны дәүләт йомгаклау аттестацияләрен уңышлы тапшыралар, Башкортстан Республикасының урта махсус уку йортларына керәләр һәм 2 санлы Шаран мәктәбендә укуларын дәвам итәләр. 2018 – 2019 уку елында 9 укучы төп белем турында документ алды. Яңа уку елында 8 мәктәпкәчә бала беренче сыйныфка укырга керә.
Яңа 2019-2020 уку елына укучылар белән шәхси эшләү нигезендә белем бирү сыйфатын күтәрү, аларның укуга омтылышларын үстерү, педагогларның үз эшчәнлекләре нәтиҗәләренә җаваплылыкларын арттыру, социаль оптимизм мәктәбе модулен камилләштерү өстенлекле бурычлар итеп билгеләнде.
Ю. ГАЛИНА, Мишәр мәктәбе мөдире.
Мәктәп укытучылар коллективы чыгарылыш сыйныф укучылары белән.
Читайте нас: