+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
23 август 2019, 16:36

Укытучы шәхси грантын булдырды

Укытучы шәхси грантын булдырды

Укытучы шәхси грантын булдырды
Физика һәм лирика гармониядә булса... Бу бит искиткеч?! Шушы гүзәл идиллияне мин 2 санлы Шаран мәктәбе физика укытучысы Р. Г. Хөснуллина күңелендә таптым. Ул табигатьтән югары культуралы һәм тыйнак укытучы, кызыклы шәхес, педагогик һәм кешелек сыйфатларын берләштергән якты зат.
Ризидә Гыйләҗетдин кызы – туры сүзле һәм гадел кеше.
Ул катлаулы темаларны гади генә сүзләр белән аңлатып бирә ала торган, төптән уйлап эш итүче, талантлы педагог. Аның кулларына яшен дә буйсына һәм хәвефсез була ала, двигатель аның бер карашыннан эшләп китә, лампочка да аның җылы куллары тиюгә кабына сыман.
Әлеге педагогның тагын бер сыйфаты – балаларда кызыксыну очкыны кабыза, аларны сихри тирә-юньне тикшерү юлына юнәлтә белү. Аның дәресләре эшлекле, тиз темпта үтә, күргәзмә әсбапларны дөрес куллана һәм интернет мәгълүмат сиситемасы мөмкинлекләреннән киң файдалана. Катлаулы яңа материалны җиңел һәм мавыктыргыч итеп аңлата. Аның укучылары приборлар һәм двигательләр модельләре белән фәнни-гамәли конференцияләрдә чыгыш ясыйлар, физика буенча Бөтенрусия укучылар олимпиадасының муниципаль этабында актив катнашалар, техник вузларга укырга керәләр һәм халык хуҗалыгының төрле тармакларында кирәкле белгечләр булып чыгалар, педагог һөнәрен сайлыйлар. Мәсәлән, 2018 – 2019 уку елында Ризидә Гыйләҗетдин кызы 2 санлы Шаран мәктәбе тарыхында, ә бәлки, бөтен район тарихында беренче тапкыр үзенең шәхси грантын булдырды һәм аны чыгарылыш кичәсендә физика буенча БДИда 96 балл җыйган укучысы Илназ Хәйретдиновка тапшырды.
- Физика дәресләрендә фән нигезләрен яхшы үзләштерүенә, аларның имтиханда бик яхшы нәтиҗәләргә ирешүгә ярдәм итүенә бик шатмын, - диде Р. Г. Хөснуллина тыйнак кына итеп.
Аның бөтен үзенчәлеге дә шунда – үзен күрсәтү, шхси казанышларын белдерү түгел, ә укучыларына үз-үзләренә һәм киләчәккә ышаныч өстәп, аларны тагын бер баскычка күтәрү.
Ул белемен даими арттыра, үзлегеннән укый. Авырлыклар куркытмый, ниндидер яңа, моңа кадәр тикшерелмәгән нәрсәләрне өйрәнүдән курыкмый. Монда аның көчле характерының җиңеллеге һәм югары максатларга ирешүгә омтылышы сизелеп тора. Р. Г. Хөснуллина миңа бер биеклектән икенчесенә менеп, һаман да югарыга, күккә, болытларга күтәрелүче альпинистны, ак болытларга җитеп, кояшка кадәр үрләргә теләүче кешене хәтерләтә.
Ризидә Гыйләҗетдин кызы югары категорияле укытучы, шулай ук чын сыйныф җитәкчесе дә. Аны укучылары яраталар, һәм ул аларга теләсә кайсы минутта ярдәмгә килергә, үз сыйныфы укучылары мәнфәгатьләрен якларга һәрвакыт әзер. Әти-әниләр дә аны балаларының “икенче әниләре” дип йөртәләр. Ул сәяхәт итәргә ярата, моңа тәрбияләнүчеләрен – быел мәктәп тәмамлаучыларны да өйрәтте. Тынгы белмәс сыйныф җитәкчесе, 5нчедән 11нче сыйныфка кадәр, укучылары белән бергә туган Башкортстаныбызның күп матур почмакларында, шулай ук Чиләбе өлкәсе Зираткүл күлендә булды. Әлеге походларда, экстремаль шартларда, Ризидә Гыйләҗетдин кызы үзен үтә дә җаваплы һәм түзем педагог итеп күрсәтте. Барлык походлар өчен дә маршрутларны, кирәк-яраклар, меню, азык-төлек һәм башка бик күп нәрсәләрне үзе әзерләде, укучылары әти-әниләренең вакытын һәм финансларын экономияләргә тырышты. Сакчыл булу, укучылары һәм әти-әниләрнең хәленә керә белү – әлеге укытучының мөһим сыйфатлары, ул аның педагогика фәне “лабиринтларында” тышкы дөнья белән элемтәсен өзмәве, җирдә нык басып торуы, кешеләрдә гадилек һәм күңел җылысын яратуы турында сөйли.
Ризидә Гыйләҗетдин кызы Чалмалы авылында яши, үз вакытында Чалмалы мәктәбен тәмамлаган, анда физика һәм математика укытучылары Әбүзәр Фәйзерахман улы һәм Фаягөл Әбүзәр кызы Габдрахмановларның яхшы дәресләре, осталыклары укучыларын педагог һөнәрен сайлауга илһамландырган. Р. Г. Хөснуллина Башкорт дәүләт педагогия институтының (хәзер М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты) физика һәм математика факультетын тәмамлаганнан соң берничә ел шушы мәктәптә математика укытучысы булып эшли. Аннары ул Әстерхан өлкәсе Нариманов шәһәре “Лотос” заводы балалар бакчасында тәрбияче, шулай ук Дмитриева Поляна мәктәбендә физика һәм математика укытучысы булып эшли, 2001 елда яңа мәктәпкә - 2 санлы Шаран мәктәбенә килә һәм бүгенге көнгә кадәр шунда эшли. Биредә аның педагог-новатор, тәҗрибәле физика укытучысы сәләте тулысынча ачыла, тормышына тагын да күбрәк тотрыклылык һәм креативлык өстәлә.
Ризидә Гыйләҗетдин кызы укучылары белән генә түгел, ә кызлары Гүзәл һәм Гөлназ белән дә горурлана ала. Гүзәл Уфа дәүләт авиация техник университетының информатика һәм робототехника факультетын кызыл дипломга тәмамлады һәм хәзер Мәскәүдә эшли, ә Гөлназ Мәскәү дәүләт университетының геология факультетын кызыл дипломга тәмамлады, хәзер Саратов шәһәрендә эшли.
Ризидә Гыйләҗетдин кызы тәрбияләнүчеләре йөрәгендә яңа йолдызлар кабыза, зур тормыш ишекләрен ача.
Маргарита ӘХМӘТОВА.
Фото гаилә альбомыннан алынды.
Читайте нас: