Авылымның чишмәсенә килеп,
Карап торам сулар агышын.
Салкын суын эчеп йөрәгемнең,
Басып булыр микән сагышын.
Сагыш дигән булам да соң үзем,
Нәрсә соң ул сагыш, кем белә?
Татлымы ул, әллә бик авырмы,
Нигә соң ул йөрәкне телә?
Ник кешеләр генә моңсулана,
Ә кичерешләр һәм тойгылар сүнсә,
Әллә нинди уйлар башка килә,
Күңелемдә бушлык, юксыну.
Аңлый алмыйм һаман, ни өчен соң,
Кош баласы кебек талпыну?
Чишмә, су агышы, әрәмәлек
Ә шулай да нидер җитми сымак
Йөрәгемдә һаман шул сагыш.
Бу сагышым сагыну сагышы бит
Балачакны, мәктәп елларын.
Сагыну бу үткән яшьлегемнең
Назлап искән йомшак җилләрен.
Бу сагыну туган авылымны,
Дусларымны өзелеп сагыну.
Бу сагыну әткәй-әнкәемне,
Сихри матурлыктан мин исерәм,
Су агышы кебек әкрен генә,
Менә шулай Чулпаныма килеп,
Дәва алам һәрчак күңелгә.
Киләчәккә карап яшәсәм дә,
Онытмам сине авылым гомергә.
Фирдат ВӘЛИЕВ. Иске Теләүле авылы.