+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
16 сентябрь 2019, 01:45

Студент тормышы – күңелле вакыт

Студент тормышы – күңелле вакыт

Студент тормышы – күңелле вакыт
Белем көне – студентлар, аларның әти-әниләре өчен дә, укытучылар өчен дә һәрвакыт дулкынландыргыч көн! Яңа уку елы башлану белән яңа планнар, кызыклы танышулар, беренче тәэсирләр барлыкка килә.
Бу көнне Туймазы агросәнәгать колледжының Шаран авылындагы филиалы студентлар һәм аларның әти-әниләрен кунакчыл кабул итте.
Колледж фойесында күңелле ыгы-зыгы иде. Җәйге озын каникуллардан соң студентлар укытучылары һәм курсташлары белән очрашуга килгәннәр. Һәркайда да: залны бизәүдә дә, укытучылар һәм укучыларның шатлыклы йөзләрендә дә бәйрәм атмосферасы.
Белем көненә багышланган тантаналы линейканы производство белеме бирү мастерлары С. И. Бабина һәм К. В. Нелюбов алып барды. Линейка РФ һәм БР Гимны белән ачылды, аннары колледж филиалы мөдире Г. А. Кукса укучыларны, укытучыларны, мастерларны һәм әти-әниләрне яңа уку елы белән тәбрик итте. Галина Анатольевна барлык һөнәрләрнең җәмгыятьтә мөһимлеген һәм әһәмиятен билгеләп үтте һәм тантаналы линейкада катнашучыларга укуда уңышлар һәм эшкә дәрт, иҗат казанышлары, авырлыкларны җиңүдә түземлек һәм максатчан булуларын теләде. Алда якты һәм вакыйгаларга бай студент тормышы көтә, диде.
Шулай ук әти-әниләр исеменнән икенче курс студентының әнисе Э. М. Киреева тантаналы линейкада катнашучыларга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул барысын да чын күңелдән бәйрәм белән котлады, егет һәм кызларга үзләренең дә. әти-әниләренең, укытучыларының да йөзләренә кызыллык китермәүләрен теләде. Студент тормышы гомернең күңелле мизгеле һәм аның кадерен белергә кирәк. Һәм киләчәктә лаеклы тормыш бүгенге тырышлыкка бәйле.
Тантаналы линейкадан соң уку аудиторияләрендәТерроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган сыйныф сәгатьләре үтте, группалар кураторлары һәм администрация белән әңгәмәләр булды.
Беренче курс студентлары колледжга укырга керүләре турында нәрсәләр диделәр соң? Данил Хәйруллин: “Колледж турында әтиемнән белдем. Ул миңа монда авыл хуҗалыгы производствосы тракторчы-машинисты һөнәре алсаң, илнең теләсә кайчы почмагында һәм шактый югары түләүле эшең булачак, диде”. Ә Дима Феофанов менә нәрсә диде: “Минем дәү әтиемә ярдәм итәсем килә, шуңа күрә монда укырга килдем. Чөнки бездә техника бар һәм миңа трактор йөртү таныклыгы кирәк. Шаран авылы колледж филиалыннан да яхшырак тагын кайда укыталар? Иң яхшы, игелекле һәм сине аңлый белүче укытучылар эшли монда”. “Эретеп ябыштыручы һөнәре мине шул ягы белән кызыксындырды, хәзер чүкеп ясалган төрле бизәү әйберләре модада һәм тимердән мондый матур һәм нәфис әйберләр ясарга өйрәнү мөмкинлеге бар, - диде 5 группадан эретеп ябыштыручы һөнәренә укучы Энҗе Фәйзуллина. - Ә бу кызыклы эшкә мине Шаран авылындагы коллеж филиалында өйрәтәчәкләр”.
Аннары укучылар беренче студент лекцияләрен тыңларга аудиторияләргә таралыштылар.
Исегезгә төшерәбез, Туймазы агросәнәгать колледжының Шаран авылындагы филиалы түбәндәге һөнәрләр буенча 2019 – 2020 уку елына укырга кабул итүне дәвам итә: авыл хуҗалыгы производствосы тракторчы-машинисты, төзелеш эшләре мастеры һәм эретеп ябыштыручы (кулдан һәм механикалаштырылган эретеп ябыштыру).
Колледж тәмамлаучылар, бездән алган дипломнары нигезендә, укуларын югары уку йортларында уңышлы дәвам иттерәләр. Мәсәлән, Рөстәм Вәлиев – 2018 ел тәмамлаучысы – колледж филиалы укытучыларына һәм производство белеме бирү мастерларына монда яхшы белем алганы һәм колледж филиалы дипломы белән Башкорт дәүләт университетының Бөре филиалына укырга керә алуы өчен рәхмәт белдерде, бүгенге көндә укуын шунда дәвам иттерә.
Ел дәвамында укучылар киләчәктә һөнәри эшчәнлекләрендә кирәк булачак тиешле белемнәр һәм күнекмәләр алачаклар. Ә белемгә омтылыш, сайлаган һөнәреңә мәхәббәт аларга укудагы авырлыкларны җиңәргә һәм һөнәри белем алуга ярдәм итәчәк. Тормышыгызда һәрвакыт белемгә, тапкырлыкка һәм белем алу теләгенә урын булсын! Сезгә уңышлар, эш сөючәнлек һәм түземлек телибез!
Г. ЗАҺИДУЛЛИНА, Туймазы агросәнәгать колледжының Шаран авылындагы филиалы укытучысы.
Колледж филиалы мөдире Г. А. Кукса чыгыш ясый.
Читайте нас: