+2 °С
Облачно
Тат
Рус
Төрле мәкаләләр
15 Сентября 2019, 20:27
Тик күңелгә кагылма!
Тик күңелгә кагылма!
title
Тик күңелгә кагылма!
Сизелми гомер үткәне,
Кабат көз ишек шакый.
Мизгел алмашыныр вакыт,
Шулай бит гомер бакый.
Табигать яшел күлмәген
Алмаштыра сарыга.
Кайчак елый, әйтерсең лә
Сагышлана, зарыга.
Көз күптән үзен сиздерде,
Салкыннар алдан килде.
Җәйне куып, әй каккалый
Үзәкләр өзгеч җиле.
Җәй китәр шул, күпме генә
Тырышса да калырга.
Кил син, көзем, әмма ләкин
Күңелемә кагылма.
Көзне күпме яратсам да,
Җәйдә каласым килә.
Күңелдә җәй булсын, зинһар,
Күңелкәемә тимә!
Дания ШӘРИФУЛЛИНА. Ямадыбаш авылы.
Читайте нас
вк
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"