+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
22 ноябрь 2019, 18:31

Ана мәхәббәте балаларның хәстәрлекле мөнәсәбәтендә чагыла

Ана мәхәббәте балаларның хәстәрлекле мөнәсәбәтендә чагыла

Ана мәхәббәте балаларның хәстәрлекле мөнәсәбәтендә чагыла
Фәния Хафизова – сөекле әни, дәү әни һәм карт әби
Нөрәй авылында яшәүче Фәния Әбүнәгыйм кызы Хафизова күптән түгел 92 яшен каршылады – аның барлык якыннары өчен зур бәйрәм бу. Өлкән яшьтә булуына карамастан, ул үз акылында, хәтере яхшы, күңел җылысын, тормышны сөюен саклап кала алган.
Ул Мәрьям белән Әбүнәгыймнең зур гаиләсендә дөньяга килә. Әти-әнисе хезмәт сөючән, тырыш кешеләр булалар, колхозда эшлиләр. Зирәк кыз һәрвакыт белемгә омтыла – авыр вакытлар булуга карамастан, Нөрәй мәктәбендә 7 сыйныф белем ала. Ул вакытлар өчен бу бик җитә кебек тоелса да, максатка омтылучан Фәния Чалмалы авылына шактый ерак араны җәяү йөреп, 8 сыйныфны тәмамлый. Ерак юл Кыр Теләүле, Тархан авыллары, Хәсән тегермәне аша үтә. Аннары ул Зирекле мәктәбендә 9-10 сыйныфларны тәмамлый.
Урта белем алып, (ул вакытлар өчен бик сирәк күренеш) туган авылында “Уку ызбасында” эшли башлый. Бу аның бай хезмәт биографиясенең башы була – аңа хас булган җаваплылык, пөхтәлек, башкаручанлыкны күрми калмыйлар. Фәния Әбүнәгыйм кызы беренчеләрдән булып авыл Советы депутаты була, төрле елларда Нөрәй авыл Советы секретаре, клуб мөдире булып эшли.
- Ул елларда авылда яшьләр күп, клубта һәрвакыт күңелле була торган иде. Спектакльләр, концертлар куйдык, аларны күрше авылларга да барып куя идек, - дип сөйли Фәния Әбүнәгыйм кызы.
Ф. Ә. Хафизова Нөрәй мәктәбе директоры Фәнир Габделхак улы Исхаковны җылы рәхмәт сүзләре белән искә ала. Ул, аның һөнәри сыйфатларын белеп, урындагы мәктәптә эш тәкъдим итә. Фәния Әбүнәгыйм кызы анда пенсиягә чыкканчы, 22 ел лаборант булып эшли. Мәктәп укучыларының истәлекләре буенча, Фәния Әбүнәгыйм кызы мәктәп инвентаре, дәресләргә кирәкле әсбапларның төгәл исәбен алып бара, кинопроектор белән эшли, мәктәптә төрле чараларга стена гәзитләре чыгара. Мәктәптә эшләгән елларын җылылык белән искә ала ул.
Ф. Ә. Хафизова язмышын туган авылында очрата – матур, сынсыйфатлы егет Фәһим белән бала чактан ук таныш була. 1952 елда алар гаилә коралар. Бер-бер артлы балалары Лена, Венер, Венера һәм Рәсим дөньяга килә. Йорт төзиләр, балалар үсеп килә,ләкин гаиләгә зур кайгы килә - 1983 елда тормыш иптәше Фәһим Сәлим улы вафат була. Фәния Әбүнәгыйм кызы авыр сынауны кичерергә үзендә көч таба, менә дигән балалар үстерә. Ул аларны гаилә кыйммәтләрен кадерләп сакларга өйрәтә, өлкәннәргә карата хөрмәт тәрбияли. Балалары инде үзләре дә дәү әни һәм дәү әти булдылар, әмма алар әниләрен яраталар һәм хөрмәт итәләр. Фәния Әбүнәгыйм кызының 7 оныгы, 9 оныкчыгы бар, ул аларның уңышлары турында сәгатьләр буе сөйли ала.
Улы Венер Нөрәй авылында яши, Каран авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый, хәзер үзенең фермер хуҗалыгы бар. Үз вакытында данлыклы “Сөн” колхозының алдынгы комбайнчысы, тракторчысы булды. Хатыны Фәйрүзә дә үзенә ошаган – аның эш сөючәнлеге, тырышлыгы барлык авылдашларга үрнәк. Алар 3 ул тәрбияләп үстерделәр.
Кызы Венера тормыш иптәше белән Зирекле авылында яши. Алар – авылдашлары арасында ихтирамга лаеклы гаилә. Венера Башкортстан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый, Зирекле авылы машина-трактор станциясендә, аннары урындагы авыл Советында эшләр идарәчесе булып эшли.
Улы Рәсим гаиләсе белән Октябрьский шәһәрендә яши, газ хезмәтендә эшли. Хатыны Лера – балалар поликлиникасында шәфкать туташы.
Газиз балаңны югалту – иң авыр кайгы. Фәния Әбүнәгыйм кызына бу кайгыны да кичерергә туры килә. Рәхәтләнеп яшәрдәй чагында кызы Лена якты дөньяны калдырып китә.
Барлык авырлыкларга карамастан, ул оптимист булып кала, һәр яңа туган көн өчен Аллаһка рәхмәтле булып яши. Ул әле дә бик чиста – аның өенә заманча ремонт ясалган, балалары һәрдаим ярдәм итеп торалар, һәрбер нәрсә үз урынында.
Ул күп укый - татар телендәге республика гәзит-журналларына өстенлек бирә. Авылдашлары аны “аяклы энциклопедия” дип йөртәләр. Шулар арасында “Шаран киңлекләре” район гәзитен дә яратып укый. Ул аны 60 елдан артык алдыра, һәр санын җыеп, төпләп бара. “Районкада” ул авыллар тарихлары, район кешеләре турында укырга ярата.
Өстәлендә матур итеп өеп куелган дәфтәрләр ята, аларда ул һава торышы күзәтүләрен, авыл тормышындагы вакыйгаларны теркәп бара. Әлеге көндәлекләрне актарганда туганнарының бер генә көндә дә аның сәламәтлеге һәм кәефе белән кызыксынмый калмауларын искә аласың. Венер белән Фәйрүзә, зур хуҗалыклары булуга карамастан, аның янына еш килергә тырышалар. Рәсим һәм Венера аның белән телефоннан сөйләшәләр, туган йортка кайтып торалар - Фәния Әбүнәгыйм кызының һәр көне мәхәббәттә һәм хәстәрлектә үтә.
Әлеге мәкаләнең Әниләр көне алдыннан чыгуы юкка гына түгел, Фәния Әбүнәгыйм кызы – лаеклы балалар тәрбияләгән әни, оныкларын яратучы сөекле дәү әни һәм карт әби.
Әлфия ГАЗИЗУЛЛИНА.
Читайте нас: