-5 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
22 ноябрь 2019, 18:27

“Мин яратам сине Шараным – җанга якын газиз почмагым!”

“Мин яратам сине Шараным – җанга якын газиз почмагым!”

“Мин яратам сине Шараным – җанга якын газиз почмагым!”
Уфада Шаран районы көннәре үтте
Башкортстан Республикасының 100 еллыгына багышланган “Башкортстан тарихы битләре” фестиваль-марафоны республика муниципаль берәмлекләре казанышлары белән таныштыруны дәвам иттерә. Проект БР Башлыгы, БР Мәдәният министрлыгы, БР Халыклар дуслыгы йорты һәм Бөтендөнья башкортлар корылтае ярдәмендә тормышка ашырыла. Марафон бердәм социаль-мәдәни мәйдан формалаштыруга, зур тарихи һәм мәдәни потенциалга ия булган Башкортстанның төбәк буларак абруен ныгытуга юнәлтелгән.
Әлеге фестиваль кысаларында Х. Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясендә (Уфа шәһәре) Шаран районының “Тарих битләрен актарганда” дигән театральләштерелгән зур концерты булды.
Күргәзмә район тарихын, аның социаль-икътисади тормышын чагылдырды
Марафонда катнашучылар – шаранлылар – презентацияләренә нигезле әзерләнделәр. Филармониянең Зур залы фойесында киң күргәзмә оештырылды, анда район тарихы, аның традицияләре, социаль-икътисади хәле, мәгариф, мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте өлкәсендәге казанышлары чагылыш тапты. Шулай ук кунаклар районның декоратив-кулланма сәнгать осталары күргәзмәсе белән дә таныша алдылар, милли ризыкларны тәмләп карадылар, район җитештерүчеләре продукциясен сатып алдылар.
Күргәзмәнең чагу экспонатлары, кулланма сәнгать изделиеләре кунакларны үзенә тартып торды. Алар – БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутатлары, Шаран районыннан чыккан күренекле шәхесләр, Шаран районының Почетлы гражданнары, якташларыбыз.
Район эшкуарлары – “Н. М. Дәүләтова” шәхси предприятиесе, “Команда” җәмгыяте (Дүрмән авылы), “Шаранагрогаз” җәмгыяте аеруча үзенчәлекле һәм продукцияләренең бай булуы белән аерылып торды. “Шаранагрогаз” җәмгыяте директорының коммерция буенча урынбасары М, М. Тимерханов сүзләренчә, предприятие киләчәктә яңа технологияләр нигезендә ярымфабрикатлар һәм хәләл продукция җитештерергә җыена.
Шәхси эшкуар М. И. Мөхәммәтовның тимердән ясалган изделиеләре, “Житница”, “Сады Шарана” авыл хуҗалыгы кооперативлары, “Л. Г. Әхмәдиев” КФХ экспозицияләре чара кунакларында зур кызыксыну уятты, монда алмалар, төрле сорт баллар, теплица продукцияләре тәкъдим ителде.
Шаран авылы балалар иҗаты һәм спорт үзәге үзенең күп санлы бүләкләрен һәм иҗат изделиеләрен күрсәтте. Шаран авылы Балалар сәнгать мәктәбе – укучыларның сәнгать картиналарын, Шаран керамика комбинаты – кирпеч җитештерү процессын мультипроекторда күрсәтте, МГ Шаран ЛПИ экспозициясендә предприятие тормышының кызыклы моментлары чагылыш тапкан иде.
Һәр номерда – туган районыбызның тарих бите
Филармониянең зур залында 700дән артык якташларыбыз җыелды. Тулы тамаша залы беренче минутлардан ук кунакчыллык атмосферасына күмелде, һәр номер кече туган илгә тирән һәм ихлас хөрмәт, горурлык белән сугарылган иде.
Чараның тантаналы өлеше районның социаль-икътисади, мәдәни казанышлары турындагы фильмны презентацияләүдән башланды, аннары матур концерт программасы булды, анда район вокаль һәм бию коллективлары катнашты.
Концерт программасы берничә блоктан торды һәм Шаран районы тарихы, аның аякка басуы һәм үсешенең мөһим моментлары, әлеге тарихны тудырган кешеләре турында сөйләде.
Барыбызга да билгеле булуынча, авыл хуҗалыгы район үсешенең төп юнәлеше булып тора һәм аңа узган гасырның 20нче елларында, Шаран районы территориясендә республикада беренче коллектив хуҗалык төзелгән вакыттан ук нигез салына. Ул “Шәйморат” авыл хуҗалыгы артеле, соңрак “Кызыл чулпан” артеле була. Коллективлаштыру чоры “Данлыклы хезмәт” театраль композициясендә, “Шаран – икмәкле оҗмах” музыкаль-хореографик номерында чагылдырылды.
Сәхнәдә шаранлылар – Бөек Ватан сугышында катнашучыларны искә алдылар. Җыелма хор (җитәкчесе Г. Хөснуллина), дәһшәтле сугыш елларында халкыбыз батырлыгын данга күмеп, “Поклонимся великим тем годам” җырын башкарды. Шаран районыннан 8349 кеше, шул исәптән 18 кыз, кулларына корал тотып немец басып алучыларына каршы көрәшә.
“Ялкын” үрнәкле халык биюләре ансамбле күтәренке рухлы “Победная пляска” биюен башкарды.
“Девчата” вокаль ансамбле башкаруында “Я на печке молотила” рус халык җыры, “Сөмбел” татар халык вокаль ансамбле, “Нагыштар” башкорт фольклор ансамбле, “Ош пеледыш” мари халык фольклор ансамбле, “Илэм” чуваш вокаль ансамбленең якты чыгышлары Шаран районының күпмилләтле халкын сурәтләде.
Әлеге тантаналы кичәдә ир-егетләр вокаль ансамбле, Балалар сәнгать мәктәбе скрипкачылар ансамбле, “Нон-стоп” бию студиясе дә үзләренең иң яхшы номерларын башкардылар.
Башкортстан һәм Татарстан Республикаларының халык артисты Фән Вәлиәхмәтовның тальян гармун белән чыгыш ясавы тамашачыга зур бүләк булды.
Концерт программасы ахырында “Шаран районы казанышлары” парад-дефиле үтте.
Тамашачы концерт барышында барлык номерларны көчле алкышларга күмде. Җыелма хор башкаруында Шаран районы Гимнын һәм район мәдәният йорты вокаль ансамбле башкаруында “Башкортстанга җыр” җырын тамашачы басып тыңлады.
Кичә ахырында филармония сәхнәсендә Шаран районы муниципаль район хакимияте башлыгы Илгиз Сәмигуллин һәм Нефтекама шәһәре шәһәр округы хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев чыгыш ясады. Хакимият башлыклары истәлекле бүләкләр алыштылар, традиция буенча, И. Сәмигуллин фестиваль-марафонның киләсе катнашучысы – Нефтекама шәһәр округына штандарт тапшырды.
Чара бик матур, бер тын алуда үтте һәм катнашучылар тормышында онытылмаслык вакыйга булды. “Тарих битләрен актарганда” театральләштерелгән концерт программасы районның хезмәт, сугышчан, мәдәни елъязмасын чагылдырды. Тамашачы районыбыз белән якыннанрак таныша алды, аның данлыклы үткәне, гаҗәеп матур бүгенгесе турында белде.
Миләүшә ХӘМӘДИЕВА.
Әлфия ГАЗИЗУЛЛИНА.
Читайте нас: