+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
22 ноябрь 2019, 18:37

Әниләр көненә

Әниләр көненә

Әниләр көненә
Җирдә булган бөтен шатлыгыңны,
Хисләреңнең иң-иң яктысын,
Йөрәк әрнүеңне, хыялыңны,
Уйларыңның иң-иң татлысын –
Син тик безгә, безгә багышладың,
Һәм бүген дә моны аклыйсың.
Мәкаләмне шигырь юллары белән башлавым юкка гына түгел. Сүзем Ямадыбаш авылында яшәүче, бөтен гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, сабыр холыклы, акыллы, мөлаем, бар кешегә үрнәк булырлык укытучы, кадерле әниебез һәм дәү әниебез турында.
Хәзерге заман кешесенең акылына да, аңына барып җитмәслек чорда зур кыенлыклар кичереп, авырлыкларны үтеп, Мөбәширә Фәрди кызы Әфләтунова Ырынбур педагогия институтына укырга керә. Укырга керә дип әйтүе генә җиңел... Сугыштан соңгы авыр еллар (1952 ел). Кияргә кием, авыз тутырып ашарга ипи юк. Әмма дәү әниебезнең, ул вакытта 16 яшьлек Мөбәширәнең, укырга керү теләге бик көчле була. Әти-әнисеннән яшереп кенә, юлга дип сохари киптерә. Якыннарына үзенең укырга керү теләге турында иртәгә китәсе дигән көнне генә әйтә. Тик алар, кызларын укыту мөмкинлекләре юклыгын аңлап, каршы төшәләр. “Әгәр укырга керә алсам, сезгә бер кыенлык та китермәм, үз көнемне үзем күрермен, - дип сүз бирә ул. – Керә алмасам, кайтырмын, керә алсам - кайтып тормам”.
Тырыш, тәвәккәл кыз имтиханнарын “бишле” билгеләренә генә тапшырып, Ырынбур педагогия институты студенты булып китә. Укулар башлануга ике атна вакыт бар, яшәргә урын юк. Кайтсаң да кыен, кайтмасаң да... Ул кайтып килергә була. Аны әти-әнисенә бик шатланып, сөенеп каршы ала, укырга керә алмаган икән, дип уйлыйлар. Өч көн буе укырга керүе турында әйтергә куркып йөри ул. Әйткәч әти-әнисе бик борчыла, ничек тә укытырбыз әле, диләр. Акыллы кыз моннан да чыгу юлын таба: урманда урак белән урып, бер арба печән әзерли, аны Абдулла базарына алып барып сата, шул акчага Ырынбур шәһәренә юл ала.
Нинда авыр вакытта да белем алуга омтылган, тырышкан, яхшы укып чыгып, үз һөнәренә тугры укытучы булып 35 ел эшләгән!
Яшьли генә туган якларын калдырып, тормышта үз юлын, бәхетен табарга дип чыгып китә газиз кешебез. Тормышның сикәлтәле юллары аны Башкортстанның Шаран районы Ямадыбаш авылына китерә, андагы сигезьеллык мәктәптә эшли башлый. Коллективта да, авылда да тырышлыгы, уңганлыгы, намуслы һәм гадел булуы белән абруй казана хөрмәтле әнкәебез, дәү әниебез. Беркайчан да, бер кеше турында да начар уйламаган, кешене тик яхшы яктан гына күрә белгән олы йөрәкле кеше ул!
Өч балага гомер бүләк итеп, бүгенге көндә алар һәркайсы үз юлын табып, балалар, оныклар үстереп, гөрләтеп яшиләр.
Мин, килен кеше буларак, әнкәемә зур рәхмәтемне белдерәм. Ул миңа каенана гына түгел, дус та, сердәш тә, яклаучым, саклаучым да булды. Дөәнья булгач төрле хәлләр була, нәрсә генә булса да, ул үзенең акыллы, төптән уйланган фикерен җиткерә белде, дөрес киңәшләрен бирде. Балаларыбыз бүген тормыш юлыннан баралар икән, монда, беренче чиратта, каенанамның роле бик зур. Ул аларны кечкенә вакыттан хикмәтле әкиятләр һәм хикәяләр сөйләп үстерде, тәүге тәрбия орлыкларын ул салды. Без белеп һәм биреп җиткермәгән бик күп яхшы сыйфатларны да, кадерле әнкәебез, балаларда син үстердең!
Бүгенге көндә без, балалары, оныклары, туган-үскән ояга талпынып, ашкынып кайтабыз, чөнки анда безне сагынып көтеп торучы, бар күңел җылысын бирүче сөекле әнкәебез бар!
Бүген кадерле кешебез Мөбәширә Фәрди кызына 85 яшь тулды. Дөньяның ачысын-төчесен күп татыган, тормыш дилбегәсен бик күп еллар үз кулында тоткан, армый-талмый тормыш казанында кайнаган әнкәебезгә җан тынычлыгы һәм сәламәтлек телибез. Туган өебезнең утын һәм нурын сүндермичә, әткәебез Фәнил Хәким улы белән бергә бәхетле, шатлыклы тигез гомер кичерегез.
Сине чиксез яратып, хөрмәт итеп, балаларың, оныкларың исеменнән, киленең Рәзәнә МӘҖИТОВА. Илеш районы.
Читайте нас: