+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
22 ноябрь 2019, 12:19

Сайлаган һөнәренә тугры калган

Сайлаган һөнәренә тугры калган

Сайлаган һөнәренә тугры калган
Мөсәвир Ямадыбаш авылында яшәгән Хәбировлар гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. Гаиләдә барлыгы тугыз бала үсә. Әтиләре Нурлыгаян колхозда гомере буе механизатор булып эшли, алдынгылар исәбендә була. Әнисе Дәүҗан колхоз производствосында төрле эшләр башкара.
Ямадыбаш сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, Мөсәвир озак уйлап тормыйча, Серафимовка һөнәр училищесына укырга керә. Ике елдан соң төзүче дипломы алып, хезмәт эшчәнлеген башлый. Бәләбәй шәһәре “Автонормаль” заводына нигез салу эшләрендә катнаша.
1968 елда Мөсәвир Хәбиров Совет Армиясе сафларына алына. Хәрби хезмәтен тугандаш Казахстан республикасында үтә. Намуслы хезмәт итә. Часть командованиесе аны, яхшы хезмәт иткәне өчен, ике тапкыр туган якларына ялга кайту белән бүләкли.
Совет Армиясе сафларыннан кайткач Мөсәвир Хәбиров Үзбәкстан совет социалистик республикасы Гөлстан шәһәренә бара, анда аның бертуган абыйлары яши. Төзелеш-монтаж идарәсенә ташчы-монтажлаучы булып эшкә урнаша. Бер елдан соң отпуск алып, М. Хәбиров туган авылына кайта һәм Наратасты авылы кызы Фәүләне очрата. Ул Ямадыбаш авылына кунакка килгән була. Яшьләр бер-берсенә бер күрүдән үк гашыйк булалар һәм бер елдан соң туй ясыйлар. Башта үзе эшләгән Гөлстан шәһәренә юл алалар. Фәүлә секретарь-машинист булып эшкә урнаша, ә Мөсәвир ташчы-монтажчы эшен дәвам иттерә. Монда аларның беренче уллары Руслан һәм кызлары Наилә дөньяга килә.
Үзбәкстанда җиде ел яшәгәннән соң, ирле-хатынлы Хәбировлар туган якларына кайталар. Мөсәвир Шаран совхозы төзелеш бригадасын җитәкли, ә Фәүлә секретарь-машинист булып эшли.
Менә нәрсә ди, ул вакытта Шаран совхозын җитәкләгән Рәис Рафаил улы Нургалиев Хәбировлар турында: “Без алдынгы механизаторларны, терлекчеләрне еш искә алабыз, ә никтер төзүчеләр турында онытабыз. Әмма иркен автопарклар, терлекчелек корпуслары булмаса, әлеге казанышларга ирешеп булмас иде бит. Мөсәвир Нурлыгаян улы белән Фәүлә Афзал кызы гадел, әдәпле кешеләр. Тәҗрибәле мастер Мөсәвир Хәбиров җитәкләгән төзелеш бригадасы совхоз производствосы үсешенә зур өлеш кертте. Тархан авылында мәктәп һәм фельдшер-акушерлык пункты, сыер һәм бозау фермалары, Темняковка авылында сыер фермасы, Томбагыш һәм Наратасты авылларында терлекчелек һәм дуңгызчылык корпуслары төзелде. Объектларны намус белән, ныклы итеп төзеделәр”.
Әйе, Рәис Рафаил улы хаклы. Мөсәвир Хәбиров һәм аның бердәм командасы вакыт белән исәпләшмичә, намус белән эшләде. Алар урман да кисте, такта да ярды, эшкәртте – һәммәсен дә үзләре башкардылар. Терлекчелек корпусларыннан тыш, совхоз эшчәннәре өчен утыздан артык йорт төзеделәр.
Мөсәвир Хәбировның тормыш иптәше Фәүлә Афзал кызы совхоз таралганчыга кадәр секретарь-машинист булып эшли. Килүчеләргә һәрвакыт ягымлы, ачык йөзле була. Аннары, лаеклы ялга чыкканчы, Дмитриева Поляна совхозында дуңгыз караучы булы хезмәт куя. Югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен дистәләгән мактау грамоталары, рәхмәт хатлары, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә.
Мөсәвир Нурлыгаян улы кебек кешеләр турында йорт салды, агач утыртты, лаеклы уллар үстерде, диләр. Алар ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстереп, аларны олы тормыш юлына бастырдылар. Олы уллары Руслан электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы, хатыны Зилинә үзәк район дәваханәсендә санитарка булып эшли. Ике кыз тәрбияләп үстерделәр, Илүзә белән Глүзә Башкорт дәүләт университетының Бөре филиалында уңышлы укыйлар.
Кызлары Наилә пешекче һөнәрен сайлады. Тормыш иптәше Ринат белән “Н. М. Дәүләтова” шәхси предприятиесендә эшлиләр. Кече уллары Марат Вахта ысулы белән Ноябрьск шәһәрендә эшли.
Совхоз производствосы ветераны Мөсәвир Нурлыгаян улы Хәбиров шушы көннәрдә 70 яшьлек юбилеен билгеләде. Юбилярны котларга дип балалары, оныклары, туганнары җыелдылар, аларга ныклы сәламәтлек, озын гомер, гаилә иминлеге теләделәр.
Ф. ГАЗИЗОВ, БР һәм РФ Журналистлар берлеге әгъзасы.
Читайте нас: