+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
6 декабрь 2019, 04:02

Дөньяның көчле штангачылары унлыгында

Дөньяның көчле штангачылары унлыгында

Дөньяның көчле штангачылары унлыгында
Зирекле авылы – кайчандыр алдынгы “Правда” колхозы үзәге – үзенең соклангыч кешеләре белән данлыклы.
Монда күренекле башкорт язучысы һәм драматургы Ибраһим Абдуллин дөньяга килгән. Аның улы Марат Ибраһим улы – химия фәннәре докторы, профессор. Зарема Әхәт кызы Әхмәтҗанова үз вакытында Зирекле мәктәбен алтын медальгә тәмамлый, аннары Уфа нефть университеты кызыл дипломын ала. Ул талантлы шагыйрә, СССР Язучылар берлеге әгъзасы.
Әнвәр Сәйфулла улы Сәмигуллин Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Авыл хуҗалыгын механизацияләү факультеты деканы булып эшли, профессор.
Гаяз Абзалетдин улы Гыйльметдинов – Бөек Ватан сугышы катнашучысы. 1943 елда авыр яраланып, туган якларына кайта. 1962 елдан Гаяз Абзалетдин улы совет эшендә: башта Бүздәк, аннары Туймазы район советлары башкарма комитетлары рәисе. Аның күкрәген Туган илнең югары бүләкләре: 1 дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, ике Кызыл Йолдыз ордены, ике Почет билгесе ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены һәм күпләгән медальләр бизи. Бу исемлекне дәвам итәргә дә була, әмма, зирекле җиренең нинди лаеклы кешеләр үстергәнен аңлар өчен әйтелгәннәр җитәрлек, дип уйлыйм.
Гомерен спортка багышлаган Димфир Малик улы Вәлиевны да әлеге танылган кешеләр арасына кертер идем. Зирекле мәктәбендә сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң Димфир Октябрьский шәһәре 2 санлы һөнәр училищесына (электр һәм газ белән эретеп ябыштыручылар әзерләү) укырга керә. Укуын тәмамлагач аны Дүртөйле шәһәренә җибәрәләр, шуннан Кораллы көчләр сафларына алына. Архангельск шәһәрендә хезмәт итә.
Хәрби хезмәт вакытында Димфир Вәлиев спорт белән ныклап шөгыльләнә башлый, часть данын яклый, авыр атлетика буенча ярышларда катнаша. Совет армиясе сафларыннан демобилизацияләнгәч ныклы гәүдәле егет Ленинград шәһәренә бара һәм Балтик корабльләр төзү заводына белгечлеге буенча эшкә урнаша. Бер үк вакытта авыр атлетика белән шөгыльләнүен дә дәвам итә. Шәһәр, союз, халыкара ярышларда һәм фестивальләрдә катнаша. Хәзер аның тәрбияләнүчеләре арасында яхшы нәтиҗәләргә ирешкән спорт мастерлары һәм разрядлы спортчылар бар.
1977 елда Димфир Вәлиев физик культура институтына укырга керә һәм яраткан спорт төре белән шөгыльләнә. Ул авыр атлетика буенча 13 тапкыр Ленинград шәһәре чемпионы һәм гәүдә авырлыгы категориясендә дөньяның көчле штангачылары унлыгына керә. Аңа СССРның халыкара класслы спорт мастеры мактаулы исеме бирелә.
Димфир Вәлиев үзенең ышанычлы тормыш иптәшен Ленинград шәһәренә барганда поездда очрата. Бүздәк районының сөйкемле, озын толымлы чибәр кызы Мәүлиха Ленинград шәһәрендә укыган ахирәте янына бара. Яшьләр бер-берсенә бер күрүдән үк гашыйк булалар һәм бер елдан соң гаилә коралар.
Ирле-хатынлы Вәлиевлар менә дигән ике бала тәрбияләп үстерәләр. Уллары Денис әтисе һөнәрен сайлый, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы булып эшли. Кызлары Светлана чит телләр буенча Ленинград педагогия институтын тәмамлый, мәктәптә укыта.
Лаеклы ялга туктаганнан соң Димфир Вәлиев кече туган иленә кайтырга була. Алар зур йорт сатып алалар һәм Шаран авылында яши башлыйлар. Яшьлек елларындагы кебек үк, танылган спортчы сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Тәмәке тартмый, алкоголь кулланмый.
Өлкән яшьтә булуына карамастан, аңа 73 яшь, спорт белән шөгыльләнүен дәвам итә. Дөрес, авыр атлетиканы ташлый, аның каравы чаңгыда йөрергә ярата. Теләсә нинди һава шартларында: буранда да, ачы суыкларда да унар километр юл үтә. Ә җәй көннәрендә җәяү йөрергә ярата.
Димфир Вәлиевка ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм гаилә иминлеге теләп калабыз.
Ф. ГАЗИЗОВ, БР һәм РФ Журналистлар берлеге әгъзасы.
ЯНӘШӘБЕЗДӘ ЯХШЫ КЕШЕЛӘР
Читайте нас: