+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
16 декабрь 2019, 13:55

Контр-адмирал Ю. М. Хәлиуллин кече туган илендә кунакта булды

Диңгезгә сәяхәт романтикасы, кояшта зөбәрҗәт төсле нурлар белән балкыган чиксез океан сулары, куәтле дулкын шкваллары, хәрби моряклар батырлыклары, һәм хәрби корабльләребез куәте кайсы гына малайны үзенә тартмый икән?!

Диңгезгә сәяхәт романтикасы, кояшта зөбәрҗәт төсле нурлар белән балкыган чиксез океан сулары, куәтле дулкын шкваллары, хәрби моряклар батырлыклары, һәм хәрби корабльләребез куәте кайсы гына малайны үзенә тартмый икән?!
Ә бит безнең Шаран егетләре өчен лаеклы үрнәк – Анисимова Поляна авылында туып-үскән контр-адмирал Юрий Михайлович Хәлиуллин бар. Ул – профессор, техник фәннәр докторы, РФ атказанган фән эшлеклесе, хәрби инженер-механик, Шаран районының почетлы гражданы, күпләгән санда мактаулы исемнәр, бүләкләр, орден һәм медальләр иясе.
Контр-адмирал Ю. М. Хәлиуллин чираттагы тапкыр районыбызга кайтты, район мәдәният йортында 2 санлы Шаран мәктәбе яшь кадетлары (сыйныф җитәкчесе Г. Ф. Исламгәрәева), Туймазы агросәнәгать колледжының Шаран авылындагы филиалы укучылары, шулай ук Санкт-Петербург шәһәре хәрби диңгез инженерлык институтының Шаран районыннан элекке курсантларының әти-әниләре белән очрашты, ул озак еллар анда укытучы, начальник булып эшли. Егетләребезнең күбесе хәрби диңгез эшен лаеклы дәвам итәләр, корабльләрдә диңгез чикләребезне саклыйлар һәм башка көч структураларында эшлиләр һәм хезмәт итәләр.
Юрий Михайлович булачак диңгез инженерларын ничек һәм нәрсәгә укытулары турында фильм күрсәтте.
- Безнең Хәрби диңгез политехник институтында кызлар да укыйлар (әлбәттә, аларны барлык дисциплиналарга да алмыйлар), - дип билгеләп үтте контр-адмирал.
Фильмда су асты костюмындагы курсант кызларның берсе су астында катлаулы задание үтәде, шулай ук курсантлар корабльләрнең су стихиясенә каршы тора алучанлыгы өчен көрәштеләр, су астында ремонт эшләре үткәрделәр һәм торпеда бүлеге аша корабльдән чыгып киттеләр. Билгеле, курсантларның яңа коралларны үзләштергән, зур һәм кече хәрби корабльләр, су асты көймәләре белән идарә итәргә өйрәнгән теоретик дәресләре кадрлар артында калды.
Шаран тарих-крайны өйрәнү музее директоры З. Г. Негуренко гади авыл малаеннан контр-адмирал дәрәҗәсенә кадәр үскән данлыклы якташыбызның тормыш юлы һәм хезмәт батырлыклары турында сөйләде.
Ул 120дән артык гыйльми эш, өч дәреслек, ике монография һәм техник эшләрнең авторы булып тора.
Очрашуда катнашучылар Юрий Михайловичны тын да алмыйча тыңладылар.
- Русия – диңгезләр иле. Телевизордан, интернеттан яңалыклар күзәтеп баручылар соңгы вакытта дәүләтебезнең хәрби диңгез флоты үсешенә зур игътибар бирүен яхшы аңлыйлар, яңа корабльләр төзелә, корабльләрдә кораллар һәм җиһазлар камилләштерелә. Күптән түгел генә “Уфа” су асты көймәсе төзелешенә нигез салынды. Башкортстан Республикасы делегациясе белән берлектә тантана чарасында катнаштым. Әлеге корабль аннары Тын океан флотында вахтада булачак. Безнең хәрби диңгез политехник институты өч хәрби училищедан төзелгән, ул диңгез офицерлары һәм хәрби инженерлар әзерләү урыны булып тора. Миннән үрнәк алыгыз – диңгез булмаган җирдә туып-үстем, әмма диңгез офицеры булдым, - диде Ю. М. Хәлиуллин.
Ул шулай ук диңгез офицерлары булган, хәрби диңгез вузында белем алган шаранлыларның исемнәрен атап үтте. Алар – Санкт-Петербург шәһәре Хәрби диңгез политехник институтының өлкән укытучысы, техник фәннәр кандидаты, әлеге вакытта диссертация өстендә эшләүче, өч бала атасы Анатолий Актимеров, Станислав Агапитов, Алексей Агапитов, Евгений Негуренко, Александр Николаев, Азамат Әхмәтшин, Марат Сөләйманов, бертуган Рамил һәм Рәмис Разетдиновлар һәм башка егетлар. А. Актимеровның әнисе – Анна Актимерова, С. Агапитовның әнисе – Нина Агапитова, Е. Негуренконың әнисе – Зилә Негуренко залда утырдылар. Алар улларына Туган илне саклау һөнәрен сайлауда стимул булган лаеклы үрнәге өчен Юрий Михайловичка ихластан рәхмәт белдерәләр.
Юрий Михайлович Шаран тарих-крайны өйрәнү музеена бүләккә “Диңгез инженерлары һәм илнең хәрби флоты” китабын, “Русия хәрби диңгез флоты” төсле альбомын, вуз турында буклет, шулай ук Камчаткадагы хезмәттәшләреннән сувенир тапшырды.
Чарада катнашучылар контр-адмиралга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
- Хәрби диңгез политехник институтына укырга керү өчен нинди фәннәрдән имтиханнар тапшырырга кирәк?
- Беренче чиратта, мәктәптә яхшы укырга, математика (профиль), физика һәм рус теле буенча БДИны яхшы тапшырырга, ныклы сәламәтлеккә һәм бик яхшы физик әзерлеккә ия булырга, шул исәптән йөзә дә белергә кирәк. Педагогларыгызга махсус буклетлар таратам, анда барысы да җентекле аңлатылган.
- Мәктәптә укыганда нинди фәннәрне ярата идегез?
- Математика һәм рус теле дәресләрен. Китаплар күп укыдым. Ул чагында журналист булу турында хыяллана идем, хәзер дә әдәби әсәрләрне күп укыйм. “Билгесез авторның зур китабын укуга караганда, танылган авторның зур булмаган китабын уку яхшырак” дигән акыллы гыйбарә бар. Шушы кагыйдәне үтәргә тырышам. Үз вакытында Эдуарт Асадов, Евгений Евтушенко, Владимир Маяковский, Рорберт Рождественский әсәрләрен укыдым. Даниил Гранин әсәрләрен укырга ярата идем. Хәрби диңгез училищесының 2 курсында укыганда әлеге язучыны булачак моряклар белән очрашуга чакыру бәхетенә ия булдым. Гранин белән очрашу гомергә хәтеребездә калды. Утыз елдан соң, диңгез офицерлары һәм хәрби инженерлар әзерләүче белем бирү учреждениесе начальнигы буларак, Даниил Гранинны курсантлар белән очрашуга чакырдым. Шатлануымның чиге булмады, ул мине таныды.
Юрий Михайлович Шаран тарих-крайны өйрәнү музеенда булды, З. Негуренко данлыклы контр-адмирал, хәрби диңгез вузында белем алган шаранлылар турында фотографияләр һәм мәгълүмат тупланган стендны күрсәтте. Ю. М. Хәлиуллин бүләк иткән экспонатлар музейны тулыландырачаклар.
Ю. М. Хәлиуллин 1 санлы Шаран мәктәбендә дә укучылар һәм кадетлар белән очрашты, аннары Юрий Михайлович Анисимова Поляна авылында кайчандыр үзләренең өе торган урында басып торды.
Чын диңгез офицеры буларак, Юрий Михайлович шәхси тормышы, гаиләсе хакында бик аз сөйли. Өйдә аның ышанычлы тылы – тугры хатыны көтә,алар бергә менә дигән ике кызларын тәрбияләп үстерделәр. Бу зур бәхет – тормышта үз омтылышыңны табу, тормыш иптәшең белән яхшы гаилә кору һәм яшьлектә генә түгел, гомер көзендә дә тормыштан ямь һәм тәм табу. Шуңа күрә ул яшь буынга: “Мәктәптә яхшы укыгыз, алдыгызга анык максатлар куегыз һәм шуларга ирешегез”, - дип мөрәҗәгать итә.
Маргарита ӘХМӘТОВА.
Ю. М. Хәлиуллин чыгыш ясый.
2 санлы Шаран мәктәбе яшь кадетлары белән.
Читайте нас: