+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
26 декабрь 2019, 13:30

Иҗади, күтәренке рухлылар, заманча фикер йөртүчеләр конкурсы

А. Кондратьев исемендәге Дүртөйле мәктәбендә яшь педагогларның “Педагогик дебют-2020” район конкурсы булды

А. Кондратьев исемендәге Дүртөйле мәктәбендә яшь педагогларның “Педагогик дебют-2020” район конкурсы булды
Иҗади бәйгедә Чалмалы мәктәбе тарих укытучысы Р. И. Моратов, И. Абдуллин исемендәге Зирекле мәктәбе педагог-психологы А. Ә. Гыйниятова һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы Э. И. Минһаҗева, 1 санлы Шаран мәктәбе чит телләр укытучысы М. С. Царькова, М. Фәрхетдинов исемендәге Мичурин мәктәбе тарих укытучысы Т. В. Вәлиуллина һәм рус теле,әдәбияты укытучысы Т. Г. Петрова катнашты.
Конкурс тантаналы төстә ачылды. Район мәгариф бүлеге начальнигы М. З. Әхмадуллин яшь укытучыларга ныклы сәламәтлек, иҗади эзләнү, уйланган эшләрен уңышлы тормышка ашыруларын, һөнәри мәнфәгатьләрне яклауда бердәмлек, шулай ук сәләтле һәм битараф булмаган укучылары булуын теләде. А, Кондратьев исемендәге Дүртөйле мәктәбе директоры С. Н. Каюмова да яшь укытучыларга матур теләкләрен җиткерде.
Конкурс ике этапта үтте: читтән торып – анда укытучылар методик эшкәртмәләрен күрсәттеләр, икенче этап (турыдан-туры) – ачык дәресләр этабы, анда дәрес проектлары һәм яңа технологияләр модернизацияләү буенча презентацияләр күрсәтелде.
Бу лаеклы чыгышлар һәм сәләтләрнең ачык чагылышы булды! Афәрин!
Һәр ачык дәрес алдыннан дәрес проектлары күрсәтелде, һәм үткәрелгән дәресләргә шулар буенча үзанализ ясалды. Конкурста катнашучыларның барысы да дәрес материалын дөрес, анык һәм төгәл итеп бирде. Район мәктәпләренең тәҗрибәле укытучылары составындагы жюри М. С. Царькованың дәрес проекты һәм үзанализын югары бәяләде.
Аннары методик эшкәртмәләрне яклау булды. М. С. Царькованың методик эшкәртмәсе эшендә кулланган укыту формалары, методларын, заманча педагогик технология элементларын ачып бирде; Э. И. Минһаҗеваның методик эшкәртмәсен яклавы оригинальлеге белән аерылып торды; А. Ә. Гыйниятова үз эшчәнлегенә анализ ясады; Т. В. Вәлиуллина ораторлык осталыгы белән аерылып торды; Р. И. Моратов теманың актуальлеген ачып бирә алды; Т. Г. Петрова профессиональ терминологияне яхшы белүен күрсәтте.
Педагогик осталык конкурсында катнашучы яшь укытучылар бар яклап та гадәти булмаган кешеләр – иҗади, күтәренке рухлы, дәртле һәм искиткеч сөйкемлеләр. Тәнзия Владимировна Вәлиуллина “Үз эшенең остасы” номинациясендә, Татьяна Георгиевна Петрова – “УКытучы – минем омтылышым”, Радмир Илмир улы Моратов – “Һөнәргә бер адым”, Альбина Әсгать кызы Гыйниятова - “Мәгариф өмете”, Эльвина Илдар кызы Минһаҗева – “Йөрәгемне балаларга бирәм” номинацияләрендә җиңүче булдылар,
Марина Сергеевна Царькова – “Педагогиканың алтын фонды” номинациясендә җиңде һәм “Педагогик дебют” конкурсының абсолют җиңүчесе булды.
Конкурста катнашучылар почет грамоталары, район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы бүләкләре белән бүләкләнделәр, акчалата бүләкләр алдылар.
Һәр конкурс – ул иҗади эш, катнашучылар өчен генә түгел, ә жюри әчен дә киеренке эш. Конкурсантлар жюри әгъзаларыннан яхшы киңәшләр һәм тәкъдимнәр алдылар, аның составында районның тәҗрибәле укытучылары: Яңа Юмаш мәктәбеннән рус теле һәм әдәбияты укытучысы Людмила Михайловна Сергеева белән тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Рида Мөнәвир кызы Якупова, Наратасты мәктәбеннән рус теле һәм әдәбияты укытучысы Елена Сергеевна Сәлимгәрәева, Три Ключа мәктәбеннән чит телләр укытучысы Ольга Аркадьевна Григорьева, Түбән Ташлы мәктәбеннән тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гүзәл Фәрвазетдин кызы Насыйбуллина, Шаран авылы Яшьләр үзәге педагог-психологы Снежана Тимергали кызы Никифорова иде.
Район конкурсы барышында мәктәп укучылары концерт номерлары белән чыгыш ясадылар, Дүртөйле авылы мәдәният йорты директоры Г. А. Михайлов та җыр бүләк итте.
Мәктәп укытучыларының мондый конкурсларда ешрак катнашуын телибез. Яшь педагогларга – әлеге конкурста катнашучыларга ышаныч һәм максатка омтылучанлык, якыннары һәм дусларының ныклы ярдәмен, шулай ук кыюлык, тәвәккәллек һәм позитивлык телибез. Сайлаган һөнәри юлыгыз сезгә шатлык һәм уңышлар китерсен, ә һәр яңа көн һөнәрегездә яңа горизонтлар ачсын.
Р. ЛАТЫЙПОВА, жюри рәисе, район мәгариф бүлеге методика кабинеты мөдире.
Читайте нас: