-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
28 гыйнвар 2020, 13:07

80 яшь ул – озын гомер юлы, лаеклы тормыш

Кыр Теләүле авылында яшәүче Халә Габделмөгыйн кызы Шәрәфиевага шушы көннәрдә 80 яшь тулды.

Кыр Теләүле авылында яшәүче Халә Габделмөгыйн кызы Шәрәфиевага шушы көннәрдә 80 яшь тулды.
80 яшь... Күп яки азмы бу? Шушы яшькә җиткән кешеләрнең күбесе үзләрен бәхетле кешеләр дип исәплиләрдер. Аларга тормыш юлында күпне кичерергә, күпне күрергә туры килә. Озын дүрт елга сузылган Бөек Ватан сугышы, сугыштан соңгы авыр еллар, ачлык, ялангачлык, катлаулы 90нчы еллар – оныклары һәм оныкчыкларына сөйләр сүзләре күп аларның. Шунысы сокландыра, мондый кешеләр күңелсезләнә белмиләр, күзләрендә беркайчан да очкын сүнми. Алар тормышка сөенәләр!
Әлеге язмамда нәкъ шундый хатын-кыз турында сөйләргә телим.
Халә Габделмөгыйн кызы 1939 елда Туймазы районы Ярмунча авылында дөньяга килә. Әти-әнисе Габделмөгыйн белән Хаҗия Вахитовлар колхозда эшлиләр. 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлана. Бу сугыш ил, дөнья һәм һәр гаилә тарихында кара хәрефләр белән уелып калган. Юбилярыбыз тормышында да вакыт үтү белән җуелмый торган эз калдыра ул. Сугыш башланганда Халә ике яшьлек бала була. Тормыш алып бару бик авыр була – әтиләрен сугышның беренче көннәреннән үк фронтка алалар. Габделмөгыйн агай бөтен сугышны үтеп, Җиңүдән соң яңа, 1946 елга өенә кайта, әмма өч кенә ел яшәп кала, авыр яраларыннан вафат була. Әниләренә дүрт баланы ялгызы аякка бастырырга туры килә. Ниләр генә күрелмәгән, сүзләр белән генә әйтеп бетерерлек тә түгел. Ул вакытларда яшәмиләр, ә ничек бар шулай җан асрыйлар. Һәм түзәләр, сугышны һәм сугыштан соңгы авыр елларны үтәләр...
Халә апа 15 яшеннән туган колхозында эшли башлый, башта ике ел сарык фермасында, ә аннары ике ел савымчы була.
1959 елда Шаран районы Кыр Теләүле авылының чибәр, сынсыйфатлы егете Кәнзел Шәрәфиевны очрата һәм аңа кияүгә чыга, һәм бу авыл аның икенче кече туган иленә әйләнә. Ирле-хатынлы Шәрәфиевлар озак еллар колхозда эшлиләр, лаеклы хезмәтләре өчен күп тапкырлар төрле грамоталар һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнәләр. Халә Габделмөгыйн кызының хезмәт стажы 37 ел тәшкил итә.
Ире белән бергә 54 ел бергә мәхәббәт һәм татулыкта яшиләр, өч ул һәм бер кыз тәрбиялиләр, алар барысы да лаеклы кешеләр булып үсәләр. Олы уллары Фәүзел өйләнгән һәм гаиләсе белән Тында шәһәрендә яши. Якташыбыз БАМ төзелешендә катнаша, фидакарь хезмәте өчен югары дәүләт бүләкләре һәм акчалата премияләр белән бүләкләнә. Фәүзел Кәнзел улы “Байкал-Амур магистрален төзегән өчен” медале, өч бишьеллык медальләре белән, ә 1990 елның 10 августында СССР Президенты Указы белән 3 дәрәҗә Хезмәт даны ордены белән бүләкләнә. Ләкин, кызганычка каршы, 2007 елда автоһәлакәттә һәлак була. Аңа 48 яшь кенә була, әмма үзеннән соң якты эз калдыра... 2015 елда Кәнзел Гафият улы да бакыйлыкка күчә. Халә Габделмөгыйн кызы һәм туганнарының югалту кайгылары бик авыр була...
Әлеге бәхетсезлекләрне кичерергә балалары, туганнары һәм якыннарының мәхәббәте, игътибары ярдәм итә.
Уртанчы уллары Салават бүгенге көндә гаиләсе белән Түбән Варта шәһәрендә яши һәм эшли, ә кызлары Фина Тольятти шәһәрендә гаилә корды. Кече уллары Самат туган авылларында кала, шунда гаилә кора. 9 ел әти-әниләре белән бергә яшиләр, ә соңрак үз йортларын төзеп чыгалар. Самат Төньякта эшли һәм күп бүләкләргә лаек була, алар арасында “Шевроле-Нива” машинасы да бар.
Халә апа балалары белән горурлана ала. Аның сигез оныгы һәм җиде оныкчыгы бар, алар аны бик яраталар, хәстәрлекләре, игътибарлары һәм назлары белән сөендерәләр, ә ул аларга акыллы киңәшләрен бирә. Аның өендә һәрвакыт чисталык, тәртип һәм ниндидер үзенчәлекле кунакчыллык. Йөрәгенә якын кунаклары өчен өстәлендә тәмле ризыклары көтә. Менә шундый уңган һәм оста ул.
Ул һәрвакыт ачык йөзле, изге күңелле, аралашучан, кешегә ачу саклый белми, балаларына да шундый ук тәрбия бирә. Балалары үзара дус, тату яшиләр, әниләре янына бик еш кайталар. Оныклары һәм оныкчыклары да авылга дәү әниләре янына кайтырга яраталар.
Өлкән яшьтә булуына карамастан, Халә апа әле дә бик актив, тормышны ярата, авылның мәдәни тормышында, өмәләрдә бик теләп катнаша. Зиратны төзекләндерүдә зур ярдәм күрсәтте. Моның өчен авылдашларыбыз аңа бик рәхмәтле!
- Ягымлы кеше, чын авыл хезмәтчәне, кешеләргә күңеле һәрвакыт ачык, ярдәмчел. Изге күңеллелек һәм кеше хәленә керә белү – аның төп сыйфатлары, - диләр аның турында авылдашлары.
“Кайсы көнне үзегезнең иң бәхетле көнегез дип исәплисез?” дигән соравыма Халә апа елмаеп болай дип җавап бирде:
- Мин бәхетле. Гомерем буена һәр көнем, хәтта ул шатлыклы булмаса да, мин кемгәдер кирәк, дигәнне аңлатты. Авылдашларыма ярдәмем тиде, һәм мин кемгәдер ярдәм итә алуым белән бик бәхетле. Мин балаларыма, оныкларыма кирәк.
Өемдә балаларым, оныкларым, оныкчыкларым һәм якыннарым зур табын артына җыелганда - мин дөньяда иң бәхетле кеше. Шушы бәхет түгелмени? Миңа артыгы кирәк тә түгел.
Тормыш акылы туплаган Халә апаның бу сүзләрендә бәлки бәхетле озын гомернең рецепты бардыр?
Сиксән яшь – нинди матур сан! Сиксән ел лаеклы тормыш... сез никадәр игелек кылдыгыз! Хәзер сез туганнарыгыз һәм авылдашларыгыз өчен лаеклы үрнәк булып торасыз. Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек һәм күңел күтәренкелеге телибез. Балаларыгыз һәм оныкларыгызның яхшы мөнәсәбәте йөрәгегезне җылытсын. Юбилеегыз белән, Халә апа!
В. ФӘРРАХОВА, Кыр Теләүле авыл китапханәсе китапханәчесе.
Фото гаилә альбомыннан алынды.
Х. Г. Шәрәфиева балалары белән.
Читайте нас: