+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
5 февраль 2020, 18:21

Башкорт теленә мәхәббәт уяталар

Чалмалы мәктәбендә “Башкорт теле ел укытучысы-2020” республика конкурсының муниципаль этабы үтте. Конкурста 1 санлы Шаран мәктәбе башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Р. Л. Халикова, Наратасты мәктәбеннән Г. М. Ишмиева, Базгыя мәктәбеннән Г. Н. Габдуллина катнашты.

Чалмалы мәктәбендә “Башкорт теле ел укытучысы-2020” республика конкурсының муниципаль этабы үтте
Конкурста 1 санлы Шаран мәктәбе башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Р. Л. Халикова, Наратасты мәктәбеннән Г. М. Ишмиева, Базгыя мәктәбеннән Г. Н. Габдуллина катнашты.
Иҗат конкурсында катнашучыларны мәктәпнең 11 сыйныф укучылары башкорт телендә шигырьләр белән сәламләделәр һәм башкорт милли ризыгы – чәк-чәк белән каршы алдылар. 9 сыйныф укучысы Эльвина Миңлегәрәеваның башкортча җыры барысының да күңелләренә хуш килде.
Район мәгариф бүлеге методисты Г. Ф. Галимова конкурсантларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте, максатларына ирешүдә уңышлар теләде.
Чалмалы мәктәбе укучылары дәресләрдә үзләрен сынатмадылар, конкурсантларның сорауларына кыю җавап бирделәр, үзләрен иркен тоттылар, актив булдылар.
Мондый конкурсларда иң мөһиме – таныш булмаган укучылар белән ачык дәрес үткәрү барышында үз осталыгың һәм профессионализмыңны күрсәтә, ә аннары әлеге дәрескә үзанализ бирә белү.
Конкурста катнашучылар әлеге биремнәрне уңышлы башкарып чыктылар. Рәмилә Лотфулла кызы Халикова 5 сыйныфта “Ф. Исәнгулова иҗатында кыш темасы. Исем сүз төркеме, исемнәрдә күплек сан кушымчалары” темасына дәрес үткәрде. Дәрестә Ленинград камалышы өзелү, Шаран районының 85 еллыгы, кыш темалары чагылыш тапты.
Гөлнара Марат кызы Ишмиева җиденче сыйныф укучыларын “Кошка әйләнгән әби” әкияте белән таныштырды, дәрестә укучылар фигыль турында алган белемнәрен дә кабатладылар. Әкият ана белән баланың үзара мөнәсәбәтләре турында тәрбияви максатка корылган. Наратасты мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Миләүшә Солтанова башкаруында әни турында җыр бик урынлы булды.
Галия Нәҗип кызы Габдуллина 6 сыйныфта “Кыш дәвам итә. Фигыль (кабатлау)” темасы буенча дүрес үткәрде. Укучылар кроссворд чиштеләр, компьютердан тиешле сүзләрне таптылар, табышмакларга җаваплар әйттеләр һәм шигырьгә анализ ясадылар.
Конкурсантлар дәресләренә анык максатлар куйдылар, укучыларда дәрес темасына кызыксыну уятуны стимуллаштыручы алымнар кулландылар. Дәресләрдә башкортча сөйләм яңгырады, укыту материалының эчтәлеге фәнни, аңлаешлы, яңа иде. Дәресләрдә компьютер технологияләре, күргәзмә әсбаплар тиешле вакытта файдаланылды, уен моментлары, физкультминутлар үткәрелде. Педагоглар укучылар белән диалог төзи белүләрен, сөйләм культурасын, профессиональ осталыкларын күрсәттеләр. Гомумән алганда, дәресләр югары педагогик һәм интеллектуаль дәрәҗәдә үттеләр.
Конкурсның икенче биреме – осталык дәресе күрсәткәндә Р. Л. Халикова, сайттан файдаланып, “Интерактив башкорт телен” ничек үткәрүне күрсәтте. Видеофильмнан барысы да 1 санлы Шаран мәктәбендә үзләре теләгән барлык педагоглар, хезмәткәрләр, шул исәптән мәктәп директоры С. А. Петровның башкорт телен зур теләк белән өйрәнүләрен белделәр.
Г. М. Ишмиеваның осталык дәресе “Укучыларда башкорт теле һәм әдәбиятын өйрәнүгә кызыксыну үстерү максатларында проектлар методын файдалану” темасына багышланды. Чарада катнашучылар өч төркемгә бүленеп, Мостай Кәрим иҗаты буенча стена гәзите чыгардылар, “Безнең өйнең яме” повестеннан өзек сәхнәләштерделәр, шигырьләрен башкортча сәнгатьле итеп укыдылар.
Г. Н. Габдуллина шайтан таягы белән бакча чәчәген төрлечә күзаллау мисалында “Башкорт теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның фикерләү эшчәнлеген үстерү” темасына осталык дәресе күрсәтте.
“Визит карточкасы” конкурсында укытучылар үзләре, педагогик эшчәнлекләре, мавыгулары турында сөйләделәр. Гөлнара Марат кызы башкорт теле дәресләрендә укучыларның иҗади сәләтләрен үстерергә омтылуын белдерде. Моны укучылары да күрсәттеләр. 8 сыйныф укучысы Марсель Вәлиев башкорт биюе башкарды, 10 сыйныф укучысы Миләүшә Солтанова башкортча җыр җырлады. Рәмилә Лотфулла кызы балалар һәм өлкәннәр арасында башкорт теленә кызыксыну уятуны үзенең максаты итеп күрә. Галия Нәҗип кызы башкорт теле һәм әдәбияты дәресләрен үткәргәндә үзенең нинди максатлар һәм бурычлар куюы турында сөйләде.
“Башкорт теле ел укытучысы-2020” республика конкурсының муниципаль этабына мәгариф бүлеге методисты Г. Ф. Галимова йомгак ясады:
- Конкурс - безнең педагогларыбыз өчен зур бәйрәм ул. Дәресләр үткәргәндә һәр конкурсантның үз алымы, үзенчәлеге, педагогик яңалыгы бар. Башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларына ныклы сәламәтлек, киләчәктә эшләрендә уңышлар телибез!
Мәртәбәле жюри составында педагогик хезмәт ветераны З. Ә. Диярова, башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары район методик берләшмәсе җитәкчесе Г. Ф. Кадыйрова һәм Түбән Ташлы мәктәбе башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Э. Н. Шәйхуллина булды.
Рәмилә Лотфулла кызы “Заманча укыту чараларын нәтиҗәле файдалану” номинациясендә, Гөлнара Марат кызы “Педагогик эзләнүләр һәм табышлар” номинациясендә җиңүче булдылар. Галия Нәҗип кызы “Башкорт теле ел укытучысы-2020” республика конкурсы муниципаль этабының абсолют җиңүчесе булды. Аңа конкурсның республика этабында уңышлар телибез.
Конкурсантлар район мәгариф бүлеге мактау грамоталары белән бүләкләнделәр, шулай ук район педагогия хезмәткәрләре профсоюз оешмасы рәисе И. А. Никитина бүлмә гөлләре һәм кибетләр челтәренә бүләк сертификатлары тапшырды. Укытучыларга тормыш иптәшләре һәм коллегаларының чәчәк гөлләмәләре бүләк итүе башкорт теле һәм мәдәнияте бәйрәменә ямь өстәде.
Маргарита ӘХМӘТОВА.
Читайте нас: