+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
19 февраль 2020, 14:08

50 ел бергә иңне-иңгә куеп

Яңа Тамьян авылында яшәүче Рәфәгать һәм Галя Сафиуллиннар шушы көннәрдә алтын туйларын билгеләделәрАларда кунакта булып, тату яшәүләренә, хуҗалыкларында нинди матурлык һәм тәртип булуына сокландык

Яңа Тамьян авылында яшәүче Рәфәгать һәм Галя Сафиуллиннар шушы көннәрдә алтын туйларын билгеләделәр
Аларда кунакта булып, тату яшәүләренә, хуҗалыкларында нинди матурлык һәм тәртип булуына сокландык
Рәфәгать Гайса улы Сафиуллин 1944 елның 1 гыйнварында Яңа Тамьян авылында Гайсә белән Гөлзәйдә Сафиуллиннар гаиләсендә дөньяга килә. Аның хезмәт биографиясе Совет Армиясе сафларында, Махачкала шәһәрендә ракета гаскәрләрендә хезмәт итеп кайтканнан соң Калинин исемендәге колхозда башлана. Өч ел хезмәт итү чорында сержант званиесе ала, “Хәрби әзерлек отличнигы” билгесе белән бүләкләнә, полк мәктәбен тәмамлый, “3 разрядлы яугир-спортчы” билгесе бирелә. Тырыш һәм хезмәт сөючән егетне 1967 елда колхозның комсомол оешмасы секретаре итеп сайлыйлар, шул ук елда партия мәктәбен тәмамлый. 1968 – 1972 елларда Аксен авыл хуҗалыгы техникумында агроном белгечлеге ала. Ике елдан соң яшь һәм перспективалы белгечне Яңа Тамьян бригадасына бригадир-хисапчы итеп билгелиләр. Ул бу вазыйфада дүрт ел эшли һәм шушы вакыт эчендә бригаданы колхозда гына түгел, ә районда да иң яхшылар исәбенә чыгара. Урындагы товарлыклы-сөтчелек фермасы социалистик ярышта җиңүче була, ә бригадир Рәфәгать Сафиуллин бүләккә “Жигули” җиңел автомобиле ала.
1970 елда аңа эшен алыштырырга, нефть сәнәгате операторы булырга тәкъдим итәләр, һәм ул ризалаша. Пенсиягә чыкканчы Михайловка нефть промыселларында хезмәт куя. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Рәфәгать Гайсә улы күп бүләкләр ала, ул - хезмәт ветераны.
Хәзер, лаеклы ялда булып, ул авылның җәмәгать тормышында актив катнаша: Яңа Тамьян авылы старостасы була, хәзерге көндә зират караучысы, авыл биләмәсе ветераннар советы әгъзасы булып тора. Әлеге тату һәм хезмәт сөючән гаиләне 2014 елда Базгыя авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте Гаилә елына багышланган тантаналы чарада иң яхшы ветеран ихатасы өчен рәхмәт хаты белән бүләкли.
Сафиуллиннар ихаталарында күпләп терлек, кош-корт асрыйлар, умарталары бар, бакчаларында яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерәләр.
Рәфәгать Гайсә улының тормыш иптәше Галя Александровна да үзе кебек эшсөяр, хезмәт эшчәнлеге елларында һәрвакыт алдынгылар рәтендә була. Ул 1947 елның 5 июнендә Базгыя авылында дөньяга килә. Базгыя мәктәбен тәмамлаганнан соң Туймазы шәһәрендә сатучы белгечлеге ала. 1967 елдан пенсиягә чыкканчыга кадәр һөнәренә тугры кала һәм сәүдә өлкәсендә хезмәт куя. Күпьеллык тырыш хезмәте һәм производствода югары күрсәткечләре өчен Галя Александровна күп тапкырлар ведомство грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнә, үз вакытында “Районның иң яхшы сатучысы” дип таныла, исеме районның Мактау тактасына кертелә. Авылдашлары аны берничә тапкыр авыл Советы депутаты итеп сайлыйлар, ул шулай ук район Советы депутаты да була. Хезмәт эшчәнлеге чорында ул “Совет сәүдәсе отличнигы” билгесе һәм “Башкортстан кулланучылар берлеге ударнигы” исеменә лаек була.
- Элек типлаштырылган кибет биналары юк иде, шуңа күрә авыр шартларда эшләргә туры килде, - дип искә ала ул. – 1975 елда Базгыя авылында дүрт кешелек эш урыны белән яңа кибет ачыла. Анда азык-төлек продуктлары һәм хуҗалык товарлары сатыла. Иске кысан бинадан яңасына күчкәч, безгә бик иркен булып тоелды. Минем белән бергә Тамара Максимова, Галина Кадышева, Анисия Афанасьева, Люба Хөснетдинова, Әнисә Закирова, Дуся Андриянова, Әүфә Янгирова, Фәнзилә Закирова эшләде.
1980 – 1982 елларда Галя Александровна Базгыя авыл Советы рәисе булып эшли, ул – хезмәт ветераны.
Ирле-хатынлы Сафиуллиннар өч кызларын: Гөлнара, Гүзәл һәм Гөлнурны тәрбияләп үстерәләр. Аларның һәркайсының үз гаиләләре бар, Уфа һәм Туймазы шәһәрләрендә яшиләр. Балалары әти-әниләре янына еш кайталар, дәү әни һәм дәү әтиләрен биш оныгы һәм бер оныкчыклары уңышлары белән сөендереп торалар.
Никахта яшәүче юбилярларны Базгыя авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Т. Ә. Закиров алтын туйлары белән тәбрик итте, Сафиуллиннарга БР Башлыгы бүләген тапшырды, Г. А. Гришукова ветераннар советы исеменнән котлады, Базгыя авыл мәдәният йорты хезмәткәре Венера Йосыпова җыр бүләк итте.
Рәфәгать һәм Галя Сафиуллиннарны никахта яшәүләренә 50 ел тулу - алтын туйлары белән котлыйбыз һәм аларга ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм якыннары янәшәсендә бәхетле озын гомер телибез.
Г. ГРИШУКОВА. Базгыя авылы.

Читайте нас: