-25 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
19 февраль 2020, 13:42

Сәләтле, актив педагоглар һәм укучылар өчен

1 санлы Шаран мәктәбе базасында М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты укытучылары белән дискуссия мәйданчыгы оештырылды, анда район мәктәпләреннән 50 педагог һәм 60 укучы катнашты.

1 санлы Шаран мәктәбе базасында М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты укытучылары белән дискуссия мәйданчыгы оештырылды, анда район мәктәпләреннән 50 педагог һәм 60 укучы катнашты.
Мәгариф эшкәртмәләре идарәсе начальнигы Л. Ю. Вәлиева “Project Camp” проект сессиясе үткәрде. Проектта тәкъдим ителгән “Киләчәк мәктәбе”, “Киләчәк укытучысы”, “Киләчәк укучысы” һәм “Киләчәк кабинеты” темалары катнашучыларның теоретик һәм гамәли кызыксынуларын чагылдырды. Чыгыш ясаучылар билгеләнгән кагыйдәләрдән чыкмаска тырыштылар: озак сөйләмәделәр, максатка нигезләнделәр, активлык күрсәттеләр. “Шаран мәгариф реакторы” проект мәйданчыгы катнашучыларының үз эшләрен яклаулары эшнең нәтиҗәле күрсәткече булды, алар аны ел дәвамында тормышка ашырдылар. Иң актив педагоглар М. Акмулла исемендәге БДПУ мәгариф эшкәртмәләре идарәсе мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
“Педагог өчен тайм-менеджмент. Прокрастинация корбаны булмас өчен” тренингында М. Акмулла исемендәге БДПУ социология фәннәре кандидаты, сәламәтлек саклау һәм тормыш иминлеге кафедрасы доценты Э. Н. Сафина 15 яшь педагогка көн дәвамында ничек арымаска һәм вакытны рациональ файдаланырга өйрәтте. 1 санлы Шаран мәктәбе рус теле һәм әдәбияты укытучысы Г. Ф. Хәйруллина тәэссоратлары белән уртаклашты: “Кыска гына курс дәвамында без күп кызыклы һәм яңа нәрсәләр белдек. Элина Нур кызы безне шәхси вакытыбыздан, шул исәптән, машинада, чәчтарашта, кабул итү көткәндә һәм башка төрле хәлләрдә рациональ файдаланырга өйрәтте. Тест биремнәрен чишү, пазлларны вакытка җыю кызыклы булды. Арымыйча, шуның өстенә ялга һәм гаиләгә вакыт калдырып та эшләргә була икән”.
Мәгариф эшкәртмәләре идарәсе әйдәүче белгече “Мәктәп проекты: аның турында ниләр белергә телисез һәм сорарга курыкмыйсыз” осталык дәресендә укучыларга уку-тикшеренү һәм проект эшчәнлеге нигезләрен ачты. Бүгенге көндә зур игътибар бирелгән уку проектларыннан тыш, укучылар төрле конкурсларда катнаша алдылар. Нинди төр проект сайларга? Нәрсәдән башларга? Типик хаталарны ничек булдырмаска? Бәяләү критерийлары ни өчен кирәк һәм алар проект эшендә ничек ярдәм итә ала? Осталык дәресе барышында укучылар шушы һәм башка сорауларга җаваплар алдылар. 1 һәм 2 санлы Шаран мәктәпләре, И. Абдуллин исемендәге Зирекле, Чалмалы, М. Фәрхетдинов исемендәге Мичурин, Акбарыс, Наратасты мәктәпләренең сәләтле балаларыннан торган һәр төркемнең проектлары уникаль, стандарт булмаган төрдә иде, бу турыда аларның исемнәре дә сөйли: "Влюбленные кроссовки Купидона”, “Резиновый день рождения в Карибском море”, “Твой стол. Наш флешмоб#Го_на_улицу”, “Играй не в кресле, а на катке”, “Праздник турника в России”. Хәзер алар проектларын үз мәктәпләрендә тормышка ашырачаклар.
1 һәм 2 санлы Шаран мәктәпләренең 8 сыйныф укучылары өчен “Башкортстан Республикасы яңа һөнәрләр атласы” темасына багышланган һөнәри юнәлеш тренингы да кызыклы оештырылды. Мәгариф эшкәртмәләре идарәсе белгече И. В. Дудкина укучыларга “Һәр кеше тормышы дүрт өлкәдән тора: интеллектуаль – мәгариф, яңа компетенцияләр; физик – безнең сәламәтлегебез; социаль - тирә-юньдәгеләр белән мөнәсәбәт, рухи - эчке дөньябыз, тормыш кыйммәтләре. Тормышның дүрт өлкәсендә үсеш – җиңүләргә ачкыч” фикерен җиткерде. Монда һәркем үзенең уй-фикерләрен белдерә, яңа һөнәрләр сайлау буенча идеяләре белән уртаклаша алды.
“Дискуссия мәйданчыгы – актив һәм сәләтле укучыларга үзләрен күрсәтү, үз фикереңне белдерергә өйрәнү, чыгыш ясау тәҗрибәсе, ораторлык сәнгате күнекмәләре алу өчен менә дигән мөмкинлек. Педагоглар төрле проблемалар буенча фикер алыштылар, аларны төрле позицияләрдән чыгып тикшерделәр, төрле карашлар һәм бәяләүләр күрделәр. М. Акмулла исемендәге БДПУ мәгариф эшкәртмәләре идарәсе кафедрасы укытучыларына рәхмәт белдерәбез һәм алга таба да хезмәттәшлек итәрбез, дип ышанабыз”, - диде район мәгариф бүлеге методика кабинеты мөдире Р. Р. Латыйпова.
Прокрастинация – хәтта мөһим һәм ашыгыч булган эшләрне дә даими читкә куеп тору гадәте, ул тормыш проблемаларына китерә һәм файдалы психологик нәтиҗә бирә.
С. ТАМИЛИНА, 1 санлы Шаран мәктәбе укытучысы.

Читайте нас: