+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
2 март 2020, 11:26

Типография һәм редакциядә эшләгән елларын яратып искә ала

Флүрә Галәветдин кызы 40 елдан күбрәк хезмәт стажының 15 елын Шаран типографиясендә хәреф җыючы булып эшли, тагын 23 елын “Шаранские просторы – Шаран киңлекләре” гәзите редакциясендә дубляж бүлеге корректоры эшенә багышлый.

Флүрә Галәветдин кызы 40 елдан күбрәк хезмәт стажының 15 елын Шаран типографиясендә хәреф җыючы булып эшли, тагын 23 елын “Шаранские просторы – Шаран киңлекләре” гәзите редакциясендә дубляж бүлеге корректоры эшенә багышлый.
Ул сугыштан соңгы авыр чорда Наратасты авылында Галәветдин һәм Зөләйха Хәлимовларның гади крестьян гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. Башка яшьтәшләре кебек үк, бәләкәйдән авыр крестьян хезмәтенә күнегеп үсә. Наратасты мәктәбендә җиде сыйныф белем ала, аннары укуын Шаран мәктәбендә дәвам итә.
Өлгергәнлек аттестаты алганнан соң, Флүрә Галәветдин кызы Туймазы шәһәрендә хезмәт биографиясен башлый. Башта Туймазы элеваторында хисапчы, аннары – Туймазы медицина пыяласы заводына ампулаларны сортларга аеручы-төргәкләүче өйрәнчеге булып эшли.
Авылда үскән кыз шәһәр ыгы-зыгысын үз итә алмый, күңеле кире туган районына тарта. 1967 елда Шаран типографиясендә хәреф җыючы булып эшли башлый. Флүрә Галәветдин кызы искә алуынча, ул эшли башлаганда типография директоры Н. И. Чешуин була. Аңа Елизавета Федорова, Мария Чешуина, Серафима Лаптева, Сәхия Халикова, Серафима Агапитова, Людмила Савельева, Римма Мөхәммәтова, Рәйлә Хәйбрахманова кебек хәреф җыючылар белән бергә эшләргә туры килә. Аларның бер өлеше рус, ә икенчесе – татар гәзитен җыя.
- Эш шартлары җиңел түгел иде. Типография ике бүлмәле агач бинада урнашкан, тәрәзәләре зур түгел, көндезге яктылык җитми иде. Көне буе электр уты яктысында эшләргә туры килде. Гәзит материаллары текстларын кулдан, һәр хәрефне аерым җыйдык. Текст шрифтлары вак. Өстәвенә, куллар гел кара буяуга буяла, аны юып бетереп булмый. Хәреф җыю хуҗалыгы ярлы иде. Һәр җыючының үз кассасы: хәрефләре, линейкалары бар. Ә берәр әйбер җитмәсә, бер кассадан икенчесенә йөрдек. Көне буе аягүрә эшләдек, утырырга рөхсәт ителми иде, - дип сөйли Флүрә Галәветдин кызы. – Бинаның яртысын хәреф җыю цехы били, ә икенче өлешендә директорның эш урыны һәм шунда ук – зур күләмле яссы печатьләү машинасы урнашкан, эшләгәндә ул каты гүли иде. Печатниклар көндез бланклар бастырса (гәзит, нигездә, кич белән бастырылды) колакны ярырдай каты гүләү торды. Һәр битне печатьләү машинасы янына гомум авырлыгы 25 килограммга җиткән гранкаларда күтәреп килә идек. Бу вакытта чиктән тыш саклык таләп ителде. Хәрефләр чәчелсә (сирәк булса да, булгалый иде), типография эшчеләренә һәм редакция хезмәткәрләренә төне буена җитәрлек эш була иде, чөнки гәзит чыгаруны берничек тә өзәргә ярамый. Гәзит чыккан көннәрдә кичке 8 – 9ларга кадәр эшләдек, редакция хезмәткәрләре дә шулай ук тоткарланалар иде.
Шундый авырлыкларга карамастан, Флүрә Галәветдин кызына үзенең эше ошый, чөнки ул ниндидер әһәмиятле, кешеләргә кирәкле эшкә катнашы булуын тоя. Нәкъ типографиядә эшләгән елларда булачак ире, авылдашы Рәшит Шәйбәк улы белән дуслашып йөри башлый. 1969 елда алар чәчләрен чәчкә бәйлиләр һәм Латыйповларның яшь гаиләсе барлыкка килә. Бер елдан беренче балалары – уллары Азат туа, ә 1974 елда уллары Филүс дөньяга килә. Алар Наратасты авылында Рәшит Шәйбәк улының әти-әнисе белән бергә зур һәм тату гаилә булып яшиләр.
1981 елда гаилә башлыгы Себер якларына эшкә китә. Сөекле ирен сагынуы көчле булганлыктан, бераздан, типографиядәге эшен калдырып, Флүрә Галәветдин кызы да аның артыннан юлга чыга. Ләкин алар кече туган илләрен, ата-ана йортын сагыналар. Күпмедер вакыт читтә йөргәннән соң, Латыйповлар 1984 елда туган якларына кайталар.
Туган районнарына кайтканнан соң, Флүрә Галәветдин кызы хезмәт юлын инде үзенә таныш оешмада – “Октябрь байрагы” район гәзите редакциясендә дәвам итә. Һәм 1984 елның 24 сентябреннән 2007 елның 2 апрелендә лаеклы ялга киткәнче татар гәзитенең корректоры булып эшли.
1988 елның апреленнән типография филиал хокукларында Туймазы шәһәр типографиясенә тапшырыла. Район гәзите шул вакыттан Туймазы шәһәрендә бастырыла башлый, Шаранда төрле бланк продукциясе генә бастырыла. Флүрә Галәветдин кызына рус гәзите корректоры З. И. Романова белән бергә ун елдан артык көн саен Туймазы шәһәренә йөрергә туры килә. 2000 елда редакциягә заманча компьютерлар сатып алынганнан соң гына гәзитне монда җыя һәм төзәтә башлыйлар, аннан соң аны пленкага төшерәләр һәм бастыру өчен Туймазыга җибәрәләр.
Флүрә Галәветдин кызы район гәзитенә багышланган гомер елларын һәм үзе белән бергә эшләгән хезмәттәшләрен яратып искә ала. Һәм алар да аны үз эшенең остасы, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торган киң күңелле кеше, дип бәялиләр. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен җитәкчелек тарафыннан күп тапкырлар дәртләндерелә ул. Мәсәлән, бишьеллык планны вакытыннан алда үтәгән өчен аңа “Коммунистик хезмәт ударнигы” дигән исем бирелә һәм аның исеме типографиянең Мактау кенәгәсенә кертелә. Типографиядә намуслы хезмәте өчен шулай ук Шаран район редакциясе һәм типографиясе администрациясе, партия һәм профсоюз оешмалары Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Флүрә Галәветдин кызы хәзер лаеклы ялда. Ул бу ялга чыннан да лаеклы, чөнки аның кебек, бернигә карамастан, үз эшенә тугры калган кешеләрдән башка бүгенге көндә гәзитебез булмас та иде, бәлки. Ул үзен чын мәгънәсендә бәхетли әни һәм дәү әни дип исәпли. Ике улы, киленнәре һәм алты оныгы Шаран авылында яшиләр. Алар аның янына даими килеп торалар, бар эштә ярдәм итәргә тырышалар. Аларның ярдәме хәзер, биш ел элек кадерле ире, 46 ел мәхәббәттә тату гомер кичергән Рәшит Шәйбәк улы кинәт вафат булганнан соң, бигрәк тә әһәмиятле. Флүрә Галәветдин кызы язмышның бу сынавын сабыр кичерде, сынмады-сыгылмады. Ул бүген дә актив тормыш белән яши: мал-туар, кош-корт асрый, бакчасында төрле яшелчә үстерә, якыннарын сөт ризыклары һәм тәм-том белән сыйлый.
Барлык хезмәттәшләре исеменнән Флүрә Галәветдин кызын район гәзитенең 85 еллыгы белән котлыйм, аңа ныклы сәламәтлек, якыннары һәм туганнары янәшәсендә бәхетле озын гомер кичерүен телим.
Гөлнара ӘХМӘТШИНА.
Фото гаилә альбомыннан алынды.
Читайте нас: