-5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
4 март 2020, 13:55

Район тормышы белән аерылгысыз бәйле

Редакция коллективы гәзитнең 85 еллыгын билгелиРайон гәзитенең бай тарихы Шаран районы тормышының данлы битләре белән аерылгысыз бәйле. Үз тарихында гәзит берничә тапкыр исемен, форматын үзгәртә, әмма шушы барлык вакытта район тормышын актив гәүдәләндерә, халыкка дәүләт, муниципалитет органнары, иҗтимагый берләшмәләр, хезмәт коллективлары, Шаран районы производство алдынгылары эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында мәгълүмат бирә. Район гәзите битләрендә патриотик тәрбия, әхлак, мәдәният, спорт, медицина, табигатьне саклау мәсьәләләре күтәрелә.

Редакция коллективы гәзитнең 85 еллыгын билгели
Район гәзитенең бай тарихы Шаран районы тормышының данлы битләре белән аерылгысыз бәйле. Үз тарихында гәзит берничә тапкыр исемен, форматын үзгәртә, әмма шушы барлык вакытта район тормышын актив гәүдәләндерә, халыкка дәүләт, муниципалитет органнары, иҗтимагый берләшмәләр, хезмәт коллективлары, Шаран районы производство алдынгылары эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында мәгълүмат бирә. Район гәзите битләрендә патриотик тәрбия, әхлак, мәдәният, спорт, медицина, табигатьне саклау мәсьәләләре күтәрелә.
“Сталинчы”
Район гәзите 1935 елның 1 мартыннан “Сталинчы” исеме астында чыга башлый. Ул ике биттә чыга, латин шрифты белән җыела. Башта ул 200 нөсхәдә басыла, икенче санның тиражы 1000, ә 1936 ел ахырына 2600 нөсхә тәшкил итә.
Гәзитнең беренче мөхәррире Хөсәен Гомәров була. Ул бик аз – 1935 елның 1 мартыннан 20 маена кадәр генә эшли. Аны Зирекле авылында туып-үскән Фатыйх Кәримов алыштыра, ул да 2 ай гына эшли. Ул гәзит мөхәррире постыннан китә, чөнки оста һәм талантлы оештыручы буларак, аны ВКП(б)ның Шаран райкомы аппаратына сайлыйлар. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтка китә. “Сталинчы” район гәзитен беренче оештыручыларының берсе 1944 елның 30 июнендә дошманга каршы каты яуларның берсендә һәлак була.
1947 елга кадәр гәзиткә Нигъмәтулла Гафиятуллин мөхәррирлек итә. Ул елларда гәзит авылларны коллективлаштыру, халык арасында наданлыкны бетерү хәрәкәтләрен яктырта.
1948 елдан 1955 елга кадәр “Сталинчы” гәзитен Галим Гыйльман улы Ногманов җитәкли. Аның җитәкчелегендә гәзит тагын да эчтәлеклерәк һәм бизәлеше буенча кызыклырак була. Аның битләрендә алдынгы механизаторлар һәм терлекчеләрнең эш тәҗрибәсе пропагандалана, авылның иң яхшы хезмәтчәннәре, укытучылар һәм табиблар турында очерклар һәм язмалар барлыкка килә.
Шуның белән беррәттән гәзит җитешсезлекләрне кискен тәнкыйтьли, урта звено җитәкчеләре эшендәге гамьсезлекләр, хезмәт көннәрен үтәмәүчеләр турында тәнкыйть язмалары барлыкка килә. Г. Ногманов авыл хәбәрчеләре челтәрен киңәйтүгә зур игътибар бирә, партия оешмалары секретарьлары, район җитәкчеләренең чыгышлары күренә башлый. Зирекле авылыннан киләчәктә күренекле язучы һәм драматург булачак Ибраһим Абдуллин көнүзәк мәкаләләре белән чыгыш ясый. 1949 елда “Сталинчы” гәзите мөхәррире Г. Г. Ногманов колхоз производствосы алдынгылары белән беррәттән “Хезмәттәге батырлык өчен” медале белән бүләкләнә.
1955 елның 6 мартыннан “Сталинчы” гәзитен Рәйханә Абдуллина – Ибраһим Абдуллинның тормыш иптәше җитәкли. Ә 1955 елның 4 августыннан 1956 елның февраленә кадәр гәзит руле артында М. А. Гыйльметдинов була.
“За ленинский путь”
1937 елның 16 июненнән Шаран районында “За ленинский путь” дигән исем астында рус телендә үзаллы гәзит чыга башлый. Яңа гәзитнең башында Бөек Ватан сугышы катнашучысы, Советлар Союзы Герое Михаил Анисимович Егоров тора. 1941 елның мартыннан 1946 елга кадәр “За ленинский путь” гәзите мөхәррире Писарево авылында туып-үскән Валентина Прудникова була.
“За ленинский путь” гәзите 1941 – 1945 елларда Бөек Ватан сугышы чорында зур роль уйный. 1941 елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышы башлана, ә “За ленинский путь” район гәзитенең чираттагы саны инде 1941 елның 24 июнендә чыга. Аның беренче бите СССР Югары Советы Президиумының 1941 елның 22 июнендәге илдә хәрби хәл турында игълан итү, хәрби хезмәткәрләрне мобилизацияләү турындагы указларына багышлана.
Шушы саннан башлап гәзиттә совет халкының немец-фашист басып алучыларына каршы сугышы темасына зур игътибар бирелә Аның битләрендә совет солдатларының дошманга каршы көрәштә күрсәткән тиңдәшсез батырлыклары турында мәкаләләр, районыбыз яугирләре турында очерклар даими басылып килә. Безнең районнан Советлар Союзы Геройлары батырлыклары турында җентекле сөйләнә. Шул ук вакытта авыл хуҗалыгы үсешенә, фронтны барлык кирәк-яраклар белән тәэмин итүгә зур игътибар бирелә. (
1946 – 1949 елларда гәзит мөхәррире Раиса Журавлева була. Сугыш вакытында хәлсезләнгән колхозларны торгызу вакыты була бу, аларда, нигездә, хатын-кызлар һәм үсмерләр эшли.
1949 елның мартыннан 1951 елның декабренә кадәр гәзитне Преображенка авылыннан партия райкомы секретаре ярдәмчесе булып эшләгән Иван Никулин җитәкли. Ул КПССның Башкортстан обкомы каршындагы ике еллык партия мәктәбенә укырга киткәч, гәзит мөхәррире булып Бөек Ватан сугышы катнашучысы, Базгыя авылыннан Николай Фомин эшли.
“Октябрь байрагы”
Вакыт үтү белән “Сталинчы”һәм “За ленинский путь” гәзитләре бетә, ә алар урынына “Знамя Октября” гәзите һәм аның татар телендәге дубляжы - “Октябрь байрагы” гәзите чыга башлый.
1964 елның мартында районнарны берләштерү була, районара гәзитләр барлыкка килә. 1967 елның гыйнварына кадәр район гәзит укучылары Бакалы гәзите алалар.
“Знамя Октября” - “Октябрь байрагы” гәзите редакциясен яңадан оештыру эшен элек “За ленинский путь” гәзите мөхәррире булып эшләгән И. А. Никулинга тапшыралар. Ул иҗади коллективны яңадан җыя.
1968-1974 елларда тумышы белән Күгәрчен Бүләк авылыннан Җәүдәт Гәрәйшин мөхәррир булып эшли. 1974 елдан башлап 15 ел мөхәррир булып эшләгән Геннадий Федоров гәзит тарихында якты эз калдыра. Ул журналистларның абруен һәм дәрәҗәсен үстерүгә, гәзитнең тематикасын киңәйтүгә һәм эчтәлеген тирәнәйтүгә зур игътибар бирә. Ул эшләгән чорда редакциянең ике катлы бинасы төзелә. Беренче катта - типография, икенче катта редакция урнаша. Бу гәзитне чыгарганда бик уңайлы була.
1989 елда редакция коллективын Л. Х. Бадамшин җитәкли. Узган гасырның 80нче елларындагы ярсулы вакыйгалар кешеләрдә илнең иҗтимагый-сәяси тормышына зур кызыксыну уята, гәзитләрнең популярлыгы арта. 2000 елдан “районка” редакциясен Раил Мусин җитәкли. Ул редакциядә басма процессын компьютерлаштыруга зур өлеш кертә, аның турыдан-туры катнашуында бердәм челтәргә тоташтырылган заманча компьютерлар сатып алына, бу исә гәзит чыгару процессын күпкә җиңеләйтә.
“Шаран киңлекләре”
Заман җилләре гәзитнең исемендә дә чагылыш таба. 2002 елның 1 гыйнварыннан ул “Шаранские просторы” – “Шаран киңлекләре” дип атала башлый.
2010 елдан 2012 елга кадәр редакция коллективын М. Б. Нуретдинов җитәкли. Ул редакциянең матди-техник базасын ныгытуга зур игътибар бирә.
2012 елның октябреннән редакциягә М. Ф. Хәмәдиева җитәкчелек итә, моңа кадәр ул 2000-2006 елларда редакциядә хатлар бүлеге мөдире булып эшләп, тәҗрибә туплый. Эшенең беренче көннәреннән үк ул гәзит чыгаруга иҗади якын килүгә омтыла, һәм инде 2013 елда БР Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгының зона семинар-киңәшмәсендә редакция коллективы эше “Иҗади җиңү өчен” номинациясендә билгеләп үтелә. Миләүшә Фәнир кызы филиал директоры (гәзитнең баш мөхәррире) булып эшләгән елларда күп эшләр башкарыла – редакция бинасында электр үткәргечләре тулысынча алыштырыла, кабинетларда капиталь ремонт үткәрелә, эшнең оперативлыгын тәэмин итү өчен локаль челтәр алыштырыла, бинага керүнең яңа группасы ясала.
2015 елда гәзит редакциясе БР “Башкортстан Республикасы” Нәшрият йорты дәүләт унитар предприятиесенә кушылу формасында үзгәртелә. Бүгенге көндә “Шаранские просторы” – “Шаран киңлекләре” гәзите Туймазы мәгълүмат үзәге типографиясендә басыла.
Безнең гәзит вакыт белән бергә атлый – ул Интернет челтәрендә киң чагыла. Гәзитнең үз сайты эшли, ВКонтакте һәм Одноклассники социаль челтәрләре төркемнәрендә актив эш алып барыла, аларда Шаран районы, республика һәм илнең иң көнүзәк яңалыклары басыла. Социаль челтәрләрдәге басмаларны айлык аудитория караулары 180 000нән артык тәшкил итә. Болар барысы да туган районнарыннан читтә яшәүчеләргә яңалыклар белән танышу һәм якташларыбыз уңышлары турында укый алу мөмкинлеге бирә.
Гәзитнең кәгазьдәге гадәти версиясенә почта аша язылудан тыш, сайт аша электрон төрдә дә язылырга мөмкин. Шулай ук гәзитнең һәр җомга саны Шаран почта элемтә бүлеге аша ваклап сатыла.
Бүгенге көндә редакция коллективы җәмгыять тормышындагы барлык яңалыкны яктырак күрсәтергә омтыла, район тарихын язуны дәвам итә.
Әлфия ГАЗИЗУЛЛИНА әзерләде.
Читайте нас: