+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
13 март 2020, 16:48

А. С. Пушкин иҗатын сөючеләр

Чалмалы мәктәбендә IX рус сөйләм теле фестивале үттеБу көнне Чалмалы мәктәбендә кеше аеруча күп булды, кая карама шау-шу, рус сөйләме яңгырады, гитарада уйнадылар, А. С. Пушкин шигырьләрен укыдылар, коридор буйлап Пушкин китапларының геройлары – Татьяна, аның нянясы, Швабрин белән Гринев, шау-шулы чегәннәр төркеме, Дубровский, барыбызга да билгеле әкияттән хәйләкәр балда, поп һәм җен йөрде, Александр Сергеевич үзе дә үтеп китте.

Чалмалы мәктәбендә IX рус сөйләм теле фестивале үтте
Бу көнне Чалмалы мәктәбендә кеше аеруча күп булды, кая карама шау-шу, рус сөйләме яңгырады, гитарада уйнадылар, А. С. Пушкин шигырьләрен укыдылар, коридор буйлап Пушкин китапларының геройлары – Татьяна, аның нянясы, Швабрин белән Гринев, шау-шулы чегәннәр төркеме, Дубровский, барыбызга да билгеле әкияттән хәйләкәр балда, поп һәм җен йөрде, Александр Сергеевич үзе дә үтеп китте.
Узган елда Русиядә бөек рус шагыйре һәм язучысы, рус әдәбияты классигы А. С. Пушкинның тууына 220 ел тулуны билгеләп үттеләр. Һәм менә бүген шигърият сөючеләр аның шигырьләрен яттан сөйләделәр, ораторлар сөйләм осталыгында көч сынашты, аның иҗатын яхшы белүчеләр викторина сорауларына җавап бирделәр, поэзия һәм музыка яратучылар А. С. Пушкин шигырьләренә язылган романсларны җырладылар, яшь театраллар аның әсәрләре буенча инсценировкалар күрсәттеләр. Мәктәпләр конкурска Пушкинга багышланган стена гәзитләре әзерләгәннәр, рус телен яхшы белүчеләр тел буенча викторинада белемнәре буенча көч сынаштылар.
А. С. Пушкин әсәрләренә романслар һәм инсценировкалар конкурсы аеруча чагу һәм якты булды. Романслар башкаручылар арасында 1 урынга 2 санлы Шаран мәктәбеннән С. Нурмөхәммәтов лаек булды – аның гитарада уйнап матур тавыш белән җырлавы (“Цветок” романсы) берәүне дә битараф калдырмады.
Инсценировкалар конкурсы балаларыбызның А. С. Пушкин иҗатын никадәр яратуларын чагылдырды. Три Ключа мәктәбе укучылары сәхнәгә дәртле чегән биюе белән ургылып чыктылар һәм чын чегән рухын, ирек сөючәнлеген күрсәтә алдылар. Алар Александр Пушкинның “Цыгане” поэмасыннан өзекләрне сәхнәләштерделәр. Дәртле гүзәл музыка, матур сәхнә костюмнары, яшь актерларның яхшы уйнавы барысына да ошады. Мин исә экраннан нәфис фильм карагандай, таң калып карап утырдым. Искиткеч матур булды!
Гаҗәеп, әмма алардан соң ук М. Фәрхетдинов исемендәге Мичурин мәктәбе яшь сәхнә осталары да шушы әсәр буенча постановка күрсәттеләр. Текстны автор үзе... Александр Сергеевич (Василий Петров) укыды.
А. С. Пушкинның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган
стена гәзитләре бәйгесендә Чалмалы һәм Янәхмәт мәктәпләре 1 урынга лаек булдылар. Монда шулай ук 1 санлы Шаран мәктәбе 11 “а” сыйныф укучысы Эвелина Семенованың эшен билгеләп үтәргә кирәк, ул 2 урынны алды. Шунысы куанычлы, балалар Пушкин әсәрләрен укыйлар, аның портретын, әсәрләре буенча рәсемнәр ясыйлар (аларга Шаран авылы балалар сәнгать мәктәбе художество бүлеге вәкиле, жюри әгъзасы югары бәя бирде), викториналар, кроссвордлар әзерлиләр, биографиясеннән һәм хәтта Пушкинның гаилә тормышыннан иң кызыклы фактларны эзлиләр.
7 – 9 сыйныф укучылары арасында А. С. Пушкин иҗатын яхшы белүчеләр конкурсында И. Абдуллин исемендәге Зирекле мәктәбе 8 сыйныф укучысы Рената Равилова 1 урынны алды, 9 – 11 сыйныфлар арасында Чалмалы мәктәбе 10 сыйныф укучысы Ләйсән Кашапова җиңүче булды.
7 – 9 сыйныф укучылары арасында рус телен яхшы белүчеләр конкурсында 2 санлы Шаран мәктәбе 7 “б” сыйныф укучысы Ралина Базитова белән Чалмалы мәктәбе 7 сыйныф укучысы Максат Тюлюкбаев 1 урынны алдылар, 10 – 11 сыйныфлар арасында 2 санлы Шаран мәктәбе 11 сыйныф укучысы Карина Гыйльметдинова җиңүче булды.
10 – 11 сыйныф укучылары арасында ораторлык сәнгате бәйгесендә 2 санлы Шаран мәктәбе 10 “б” сыйныф укучысы Мөхәммәт Исроилов 1 урынны яулады. Шигырь сөйләүчеләр конкурсында А. С. Пушкин иҗатын яратучылар аның шигъри һәм проза әсәрләреннән өзекләр укыдылар. Монда 7 – 9 сыйныфлар арасында 1 санлы Шаран мәктәбе 9 сыйныф укучысы Айлина Хафизова, 10 – 11 сыйныфлар арасында - 2 санлы Шаран мәктәбеннән Максим Дюкарев (11 сыйныф) җиңүчеләр булдылар.
Рус теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе Л. Р. Сәгъдиева, педагоглар, район мәгариф бүлеге, Шаран авылы балалар сәнгать мәктәбе, Шаран авылы балалар иҗаты һәм спорт үзәге, биләмара үзәк китапханә, район руслар соборы вәкилләре жюри әгъзалары булдылар.
- Район мәгариф бүлеге оештырган чараларда актив катнашканнары һәм ярдәм иткәннәре өчен “Шаран киңлекләре” район гәзите редакциясенә һәм район руслар соборына рәхмәт белдерәбез, - диде жюри рәисе, район мәгариф бүлеге методисты Г. Ф. Галимова.
Маргарита ӘХМӘТОВА.
Стена гәзитләре оригинальлекләре һәм һәртөрле булулары белән аерылып тордылар.
Читайте нас: