+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
16 март 2020, 18:39

“Үсмер елларымда кичергәннәрне искә төшерү бик авыр...”

Язмам герое – Базгыя авылында яшәүче һәм 87нче язын каршы алучы Лариса СидороваУл 1933 елның 1 мартында Базгыя авылында Филипповлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Әтисе һәм аның өч абыйсы 1941 елда сугышка киткәндә аңа нибары сигез яшь була.

Язмам герое – Базгыя авылында яшәүче һәм 87нче язын каршы алучы Лариса Сидорова
Ул 1933 елның 1 мартында Базгыя авылында Филипповлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Әтисе һәм аның өч абыйсы 1941 елда сугышка киткәндә аңа нибары сигез яшь була. Шул китүдән әтисе һәм аның бертуганнары туган якларына әйләнеп кайта алмыйлар, сугыш кырларында ятып калалар.
Лариса Григорьевна сугыш чоры балалары кичергән бөтен авырлыкларны үз җилкәсендә татый. Гаиләдә ялгыз әнисе белән дүрт бала.
- Ашарга ипи, ягарга утын булмады, мичкә салам яга идек, ярый әле сыерыбыз бар иде, - дип искә ала ул елларны Лариса Григорьевна, күз яшьләре белән.
7нче сыйныфны тәмамлагач, 8 сыйныфка Зирекле мәктәбенә укырга бара. Монда бераз укый һәм торырга урыны, ашарга ризыгы, түләргә акчасы беткәч, кире Базгыяга кайта. Сарык фермасында бәрәннәр караучы булып эшкә урнаша. Ул вакытта ферма мөдире булып Антипов Николай эшли. Яхшы эшләгәне, бер генә бәрәнне дә югалтмыйча караганы өчен Лариса Григорьевнаны һәр елны бер бәрән белән бүләклиләр.
- Усманова Нина белән бергә үгезләр җигеп, басу тырмаладык, - дип дәвам итә ул сүзен. - Аннан соң шул басуга көнбагыш чәчә идек. Көнбагышны бригадир Афанасьева Ульяна Ивановна санап кына бирә. Чәчкәндә чабата башына бер көнбагыш орлыгы саласың, тагын бер адым атлыйсың һәм тагын саласың, үлчәме шулай иде, берсен дә ашарга ярамый, исәпле.
1947 елда Базгыя авылында клуб төзи башлыйлар. Яшьләр саман кирпеч сугуда актив катнашалар. Кирпечләр кипкән арада Юкәлекул тавында таш чыгаралар. Ә түбәсен ябар өчен Бакча авылы янындагы урманнан агач чыгаралар.
Фермада эшләгән елларындагы тагын бер вакыйганы искә алып үтте ул. 1947 елда Яңа ел алдыннан коеп яңгыр ява, кар эреп бетә һәм бөтен җир боз белән каплана. Ә аларга үгез җигеп, салам ташырга кирәк була. Шул вакытта үгез таеп егылып, аягын сындыра. Алар аны суеп, итен колхозга тапшыралар, ә үзләренә, ач-ялангач булуларына карамастан, үгезне түләргә дә туры килә.
- Үзәкләргә үткәнгә күрә, шундый вакыйгалар еш искә төшә, төннәр йокысыз үтә. Ниләр генә эшләмәдек тә, ниләр генә күрмәдек инде без, -диде ул уфтанып.
Лариса Григорьевна мәктәптә яхшы укый – мәктәптә ятлаган шигырьләрен әле дә сөйли. Төрле гәзит-журналлар алдыра, илдәге вакыйгалар белән даими кызыксынып тора.
Хәрәкәттә – бәрәкәт, - ди ул, елмаеп. Һәм чыннан да, бер дә тик тормый, карын да көри, тәмле ризыклар да пешерә, җәен кош-корт асрый, умарта карый.
Тормыш иптәше Клавдин Сидоров белән 59 ел бергә гомер кичерәләр, дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Әйткәндәй, хәзер барлык балалары да диярлек пенсионерлар инде. Сидоровлар үз вакытында алтын туйларын да билгеләп үтәләр, республика җитәкчелегеннән бүләк алалар.
Бүгенге көндә Лариса Григорьевна балалары, оныкларының уңышларына сөенеп, тулы тормыш белән яши.
- Хәзер дөньялар рәхәт, өй җылы, су кергән. Һәр яңа туган көнгә шатланып яшәргә дә яшәргә инде. Дөньялар имин булсын, сугыш афәте яңадан кабатланмасын, хәзерге яшьләр шушы рәхәт дөньяның кадерен белеп яшәсеннәр иде, - дип тәмамлады сүзен Лариса Григорьевна.
Хөрмәтле Лариса Григорьевнага ныклы сәламәтлек һәм балалары, оныклары янәшәсендә бәхетле озын гомер телибез.
Г. ГӘРӘЕВА, Базгыя авылы китапханәсе китапханәчесе.
Фото гаилә альбомыннан алынды.
Читайте нас: