Тешләр – сәламәтлек һәм матурлык билгесе
20 март – Бөтендөнья стоматологик сәламәтлек көне, бу көнне табиб-стоматологлар җәмәгатьчелек игътибарын авыз куышлыгы сәламәтлегенә кагылышлы мәсьәләләргә җәлеп итәләр.
Тешләрне даими чистарту кариес һәм пародонтитның үсеш алуында төп сөбәпләрнең берсе булган авыз куышлыгы микрофлорасын азыклы тирәлектән мәхрүм итә.
Шуның белән бергә урт тешкә массаж ясау кан әйләнешен көчәйтә һәм пародонт тукымаларындагы матдәләр алмашы процессын яхшырта, казналыкта урнашкан биологик нокталарны активлаштыра, иммунитетны арттыра, ахыр чиктә бу – бөтен организмның каршы торучанлыгына уңай йогынты ясый. Тешләрне даими чистарту тонзиллит, ревматизм кебек хроник авыруларның көчәеп китү ешлыгын киметә.
Авыз куышлыгы гигиенасы - бүгенге көндә дә пародонт һәм теш авыруларын кисәтүдә мөһим моментларның берсе.
Авыз куышлыгы гигиенасы төрле этапларны үз эченә ала: тешләрне чистарту (брашинг), теш җепләре куллану (флоссинг) һәм авызны махсус сыеклык белән чайкау.
Теш щеткасы – тешләрне чистарту өчен иң киң таралган җайланма. Теш арасындагы ризык калдыкларын, куныкны юып төшерү өчен ирригаторлардан (авыз куышлыгы өчен душ, гидромассажерлар) файдаланырга мөмкин. Алар тешләр һәм авыз куышлыгын чистартып кына калмый, уртлардагы микроциркуляцияне дә яхшырта.
Тешләрне щетка белән чистартуның билгеле бер тәртибе бар. Иң элек тешләрнең тышкы өслеге буйлап югары казналык буенча - өстән аска, аскы казналык буенча астан өскә таба 10-20 тапкыр ышкыйсың. Аннары аңкауга яки телгә таба караган эчке өслеккә чират җитә. Шуннан соң урт тешләргә күчәсең. Моның өчен щетканы горизонталь рәвештә тотарга, башта - өске, аннары аскы казналык буйлап алга-артка таба йөртергә кирәк. Әлеге процедура тешләрнең тышкы өслеге буйлап массаж ясаган кебек хәрәкәтләр ясау белән төгәлләнә. Шулай ук телне чистартырга да онытмыйбыз. Тешләрне чистарту 3 минут тирәсе дәвам итәргә тиеш. Соңыннан авызны махсус сыеклык белән чайкыйбыз.
Сәламәт тешләр – чәйнәү аппараты һәм ашкайнату органнарының нормаль эшләве генә түгел, ә бәлки, йөз матурлыгы һәм күркәм елмаю да дигән сүз. Алар азыкны үзләштерүдә әһәмиятле роль уйныйлар. Әгәр азык начар чәйнәлсә, вакланып бетмәсә һәм җитәрлек дәрәҗәдә юешләнмәсә, организм аны начар үзләштерә, ашказаны һәм эчәкләр эшчәнлеге бозыла.
Теш авыруларын кисәтүдә каты, тупас азыкның да әһәмияте зур. Ул тешләрне ныгыта. Ашыгып ашау, азыкны яхшылап чәйнәмәү, бер як белән генә чәйнәү, йомшак ризык кына ашау тешләр өчен дә, тулаем организм өчен дә зарарлы. Ашау арасында андый ризыклар кулланмаска кирәк, алма, кишер кебек чи җиләк-җимеш яки яшелчә ашап кую яхшырак. Организм өчен кирәкле матдәләр һәм витаминнарның иттә, балыкта, сөт ризыкларында, кара икмәктә, җиләк-җимеш һәм яшелчәләрдә булуын онытмаска кирәк. Әгәр тешләрегез таза, матур булсын дисәгез, елга ике тапкыр теш табибына күренергә һәм ул биргән киңәшләрне үтәргә онытмагыз!
В. ГАЛИЕВА, үзәк район дәваханәсе табиб-стоматологы.
фото интернеттан алынган.