+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
20 март 2020, 14:25

Һәр яңа туган көнгә шатланып яшиләр

Нөрәй авыл биләмәсендә яшәүчеләр Туймазы татар дәүләт драма театрына бардыларЛаеклы ялда булып, тулы канлы, бай эчтәлекле тормыш белән яшәргә мөмкин. Нөрәй авыл биләмәсе ветераннары да һәр яңа туган көнгә шатланып яшиләр: аларның күбесе үзешчән сәнгатьтә актив катнаша, скандинавча йөрү белән шөгыльлөнә һәм бергәләп экскурсияләргә йөриләр.

Нөрәй авыл биләмәсендә яшәүчеләр Туймазы татар дәүләт драма театрына бардылар
Лаеклы ялда булып, тулы канлы, бай эчтәлекле тормыш белән яшәргә мөмкин. Нөрәй авыл биләмәсе ветераннары да һәр яңа туган көнгә шатланып яшиләр: аларның күбесе үзешчән сәнгатьтә актив катнаша, скандинавча йөрү белән шөгыльлөнә һәм бергәләп экскурсияләргә йөриләр.
Бер төркем ветераннарыбыз инде икенче тапкыр Туймазы татар дәүләт драма театрына бардылар. Безнең бу баруыбыз Халыкара туган телләр көненә туры килде. Спектакль башланыр алдыннан алып баручы туган телне белү, аны өйрәнү һәм туган телдә сөйләшү кирәклеге турында сөйләде. Татар теле Русия Федерациясендә таралганлыгы буенча икенче урында тора һәм ул дөнья күләмендә төрки телле халыклар белән аралашу теле булып тора, 7 миллионнан артык кеше татар телендә сөйләшә. Без, тамашачылар, викторинада катнаштык, табышмакларга җаваплар әйттек, һәм бердәм хор белән татарча җавап бирүебез бик матур күренеш булды.
Аннары без күренекле татар драматургы Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” пьесасына режиссер Азат Җиһаншин постановкасы буенча куелган спектакль карадык. Әлдермеш авылында Әлмәндәр исемле карт яши. Аңа инде 91 яшь тулса да, үзенә карата “карт” дип эндәшүләрен кабул итми. Ул үзенә ничә яшь булуы турында уйлап та карамый бугай: алма бакчасында дача төзи, килене Өммияне үрти, мөлаем, әмма бик горур Хәмдебануга өйләнергә йөри, оныкчыгы Гөлфирә белән авылның яшь егете Мансур арасындагы матур хисләргә шатлана, яшь дусты Илсур исемле малайга такмаклар өйрәтә. Әмма Әлмәндәр янына күк патшалыгыннан Газраил илчесе Әҗәлне җибәрәләр. Әлмәндәр мондый карар белән бөтенләй килешми – ул тормышны сөя, энергиясе, планнары һәм идеяләре ташып тора, һәм гомумән, ул үзенең сугышта һәлак булган дүрт улы өчен яшәргә тиеш...
Озын һәм җиңел булмаган тормыш юлы үтеп тә яшәү дәрте сүнмәгән мондый картны беренче тапкыр очратып, Әҗәл аның гомерен озынайту өчен төрле юллар эзли. Спектакль ахырында Әлмәндәр шулай да таң алдыннан гына “татлы йокыга тала” - якты дөньяны калдырып китә, әмма аның балалары, оныклары, аны яратучы һәм онытмаучы кешеләр кала.
Тормыш сөюче картның якты образы бик дулкынландырды, бу рольне Башкортстан Республикасының атказанган артисты Данил Нуриханов башкарды.
Спектакль караганнан соң без дөньяның матурлыгына, һәр яңа туган көнгә сөнеп яшәргә кирәклегенә тагын бер тапкыр инандык.
Театрга барырга транспорт бүлеп биргәне өчен Шаран авылы балалар иҗаты һәм спорт үзәге директоры С. М. Хөсәеновка, безне уңайлы һәм хәвефсез йөрткән өчен шофер Рушан Тимеркәевка зур рәхмәт белдерәбез.
Н. ГАБДУЛЛИНА, Нөрәй авыл Советы авыл биләмәсе ветераннар советы рәисе.

Читайте нас: